Шәһри Казан

Тыңламаста кем кемне тыңламый?

Актаныш районында беркемне дә тыңламаучы кешеләр яши торган авыл бар. Гәрчә, андый уй атамасын ишеткәч кенә туа. Аның исеме – Тыңламас. Тарихын белер өчен шунда юл тоттык.

Тыңламаска килеп җиткәнче вакыт ике сәгатькә алга күчте. Баксаң, ул Башкортостан белән чиктәш икән, шуңа күрә күршеләрнең йогынтысы көчле, күрәсең. Авылны урталай елга бүлә, башында ук өр-яңа клуб бинасы балкып тора. Шуның каршында ук бер йортта атказанган колхозчы яши дип язылган такта күренде.

Ерак түгел генә матур итеп эшләнгән кое бар, тирәнлеге 10 метр чамасы. Гадәттә, башка җирләрдә колонка күренә, Тыңламас авылында бу үзенчә хәл ителгән. Юлларында ни асфальт түгел, ни вак таш җәелмәгән, безнең күз ияләшмәгән башка төрле материаллар кулланалар бугай. Ну йортларын матур бизиләр инде! 
Шулай йөри-йөри Илгизә Муллаянова өенә килеп җиттем. Ул Тыңламас авылы тарихын яхшы белә, диләр. Ә безгә шул кирәк тә. Героем сүзен, җирле халык бик әйбәт, эш сөючән һәм тату яшиләр, диюдән башлады. Тыңламый торган кешеләр турында сораудан шүрләгәндер инде. Үзе шушында туган, хезмәт юлын сыер савучыдан башлаган, ферма мөдире һәм хисапчы булып эшләгән.

Илгизә апа шунда ук Тыңламас авылының исеме килеп чыгышының беренче версиясен сөйләргә кереште. Аның сүзләренчә, авылны икегә аерып, елга ага, элеккеге вакытларда аны буганнар, әмма ул тыңламаган, аккан да киткән. Шулай берничә тапкыр кабатланган. Шуннан соң җирле картлар: “Әй, бу барыбер тыңламас инде”, – дигәннәр дә, шул исем авылга ябышып калган. Икенче версия буенча, борынгы вакытларда берәү: “Намазга соңга калабыз бит, тол намаз”, – дип әйткән, шуннан да кереп калырга мөмкин дигән риваять яшәп килә.

“Сезне нинди тыңламас кешеләр, дип әйтеп йөртмиләрме соң?” – дим шаяртып.
– Йөртәләр инде. Әле шундый кызыклы тарих бар. Бер елны авылыбыздан бер егет Башкортостандагы Яркәйгә чыккан да, шунда каты гына исергән, моны айныткычка кертеп япканнар. Аннан кайсы авылдан булуын сораганда, бу Тыңламас дип әйтә икән. Милиция хезмәткәрләре моңа ышанмыйлар, ди. Шулай берничә тапкыр сорап караганнар, егетнең җавабы бер: “Тыңламас!” Тегеләр исә: “Һаман тыңламас мени, әле син һаман тыңламыйсың мени?” – дип, авылдашыбызга бераз биргәләп тә алганнар. Шул хәлне үзе кайткач безгә мәзәк итеп сөйләгән иде, – дип, җаваплады Илгизә Муллаянова.

Рәсми документларда авыл 1722нче еллардан искә алына, әмма аның 17нче гасыр ахырында да исәпләнүе шик тудырмый.
– 1467-1478 елларда идарә иткән Казан хакиме Ибраһим хан тарафыннан Котлыгыш Бигәр һәм Тыңламас авыллары янындагы җирләрне бүләк итүе турында мәгълүмат бар. Истәлекләрдә исә иң элек монда 9 гаилә килеп төпләнгән дип әйтелә. Тик соңрак алар Сөн елгасының югарырак агымына Аккүз авылына күчеп китүләре ихтимал, – диде Илгизә апа. 

Реклама

Казкәй авылы җирлеге башлыгы Камил Әхмәтгалиев шушы урынында бер еллап кына эшли әле. Моңарчы хокку саклау органнарында хезмәт куйган. Аның әйтүенчә, җирлеккә ике авыл – Казкәй белән Тыңламас керә, анда барлыгы 568 кеше яши. Ике торак пункт та картаеп бара, яшьләр, күбесенчә, читтә эшлиләр. Мондагылары җирле “Актаныш” агрофирмасында хезмәт куялар икән. Камил Әхмәтгалиев сүзләренчә, Тыңламас авылының исемен күп кеше мәзәк итеп кабул итә, шулай да ул халыкка яшәргә бер дә комачауламый. 

Шушы Тыңламас авылыннан Фәйрүзә Имамгалиева гармунда уйный. Нинди генә чара булмасын, ул анда чакырулы. Үзе шушында туып үскән, 17 ел колхозда, аннары 24 ел балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшләгән.

“Гармунда кайчан уйный башладыгыз? Гадәттә, кызлар башка инструментларны сайлыйлар бит”, – дим.
– Минем әти гармунчы иде, аның кебек булам дип, сәкегә чалкан ятып, гармунны күкрәккә куеп, шулай уйнап ятканмын икән. Әтиемнең “Вараксин”ы бар иде, аны мин дә еш кына кулга алганмын, шуннан калган инде. Монысын тормыш иптәшем 50 яшемә бүләк итте, аңа да 30 ел булган. 
Шулай диде дә, Фәйрүзә апа гармунын сузып та җибәрде. Болай булгач, Тыңламаста тыңламый торган кешеләр яши дип бер дә әйтә алмыйм инде. 

Рәсим Хаҗиев. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (3)
Осталось символов:
  • 18 сентябрь 2022 - 13:39
    Без имени
    Архивта 1673 елгы грамота бар, анда Тынламас авылына хэзерге Эгерже районы Тордэле(Кырынды авылынын бер олеше) кешелэре нигез салуы турында язылган
  • 16 сентябрь 2022 - 14:36
    Без имени
    Бигрэк кызык исемле авыллар бар
  • 16 сентябрь 2022 - 12:20
    Без имени
    Тынламасны узен Дэ,исемен Дэ БИК яратам.нинди авылдан дип сорасалар,рэхэтлэнеп ,,Тынламастан" дип эйтэм.