16+

Умартачы Мансур Фәйзуллин: «Кортларны озак сайлыйбыз. Усалларын алмыйбыз»

Питрәч районы, Пимәр авылына баргач, кортчылык эшенең бөтенләй икенче яклары белән танышып кайттык. Мансур Фәйзуллин умарталыгы тулы бер институт эшчәнлеген хәтерләтә.

Умартачы Мансур Фәйзуллин: «Кортларны озак сайлыйбыз. Усалларын алмыйбыз»

Питрәч районы, Пимәр авылына баргач, кортчылык эшенең бөтенләй икенче яклары белән танышып кайттык. Мансур Фәйзуллин умарталыгы тулы бер институт эшчәнлеген хәтерләтә.

Бабалары һөнәрен ул замана таләпләренә туры китереп дәвам итә

– Бабайлар да умартачылык белән шөгыльләнгән, әни дә кортлар тотты безнең. Мин агрономлыкка укыган кеше, шунда институтта умартачылык буенча да дәресләр керде. Шул чакта кызыгып калган идем. Колхозның умартачылыгына кергәч тә, менә кайда рәхәтлек дип уйлый идем. Дөрес юнәлеш буенча укымаганмын, ахры, дигән чакларым да булды. Шуннан 1996 елда йорт хуҗалыгына умарталар алдык һәм бу эшкә керештек. 2000 елларда умарталарны 50 башка җиткердек, – дип сөйли Мансур Фәйзуллин.

Мансур абый белән бакча якта урнашкан умарта оялары арасыннан узабыз. Минем бу кортлар чакмый, ди. Алдамый икән, мине дә кортлар чакмады.
– Усал корт гаиләсенең соры кортлары белән аталанмасын өчен, без аларны инструменталь аталандырабыз. Чакмый торган ана кортларны тынычлык яраткан кортлар белән кушабыз. Бу эшне Татарстан шартлары өчен яраклашкан токымны булдыру өчен алып барабыз. Безнең кортлар үзләре үк тынычлык ярата торган токымнан. Шулай итеп, «Карника» дигән токымның безнең яклар өчен туры килгәннәрен сайлап, тагын безнең шартларда яхшы нәтиҗә күрсәткәннәре белән кушылдырабыз, – дип сөйли ул. 

«Карника» токымы безнең зонада урта рус кортлары белән чагыштырганда, кышны авыррак чыга икән. Шуңа да арадан кышны яхшырак чыккан, салкыннарга бирешми торган кортларны сайлыйлар. 
– Кортларны күп критерийләр буенча сайлыйбыз. Усалларын алмыйбыз. Бал җыюын да карарга кирәк. Күч аермый торганнарын алу да бер шарт булып тора әле. Авыруларга бирешмәүчәнлеге дә мөһим, – ди ул. 
Бу эш белән алар ун елдан артык шөгыльләнә. Әнкә корт белән эшләүнең дә хикмәте бар икән. Мансур абый әйтүенчә, алар ясаган токым балны тагы да күбрәк җыя. 

– 2007 елларда әнкә чыгара башладым. Аталандыра белми идек әле. Һавада гына аталаналар иде. Аннан соң 2014 елда инструменталь осеменения куллана башладык. Без, һавада усал кортлар белән аталанмасын өчен, яшь килеш аталандырабыз. Бу – бик нечкә эш, микроскоп белән башкарырга кирәк. Ана кортның канаты киселә, ул башка чыгып аталанмый, – дип сөйли Мансур абый.

Яңа токым булдыру, корт әнкәләрен тарату-сату буенча зур эш алып бара Фәйзуллиннар. Яңа токым кортлар Татарстан эчендә генә түгел, читкә дә китә башлаган. «Бездән ясалма аталандырган әнкәләрне үзләре әнкә чыгаручы кешеләр, белеп эшләүчеләр генә ала. Бу сезонлы эш. Бу эш май-июль аенда башкарыла», – дип сөйли ул.

Кышлаучы умарта башы 300дән артып китә. Мансур абый аларның төгәл санын белеп тә бетерми.
 – Төп умарталык – урманда һәм болында. Йорт тирәсендәге кортлар алар, нигездә, тәҗрибә мәйданчыгы өчен хезмәт итә. Болар бал җыяр өчен түгел, ә әнкәләр чыгару өчен генә тотыла. Бал яхшы быел, яңгырлар күп яуды, – дип сөйли ул.
Бал кортларының үлеме турында да сөйләштек. Мансур абый агроном кеше буларак үзенең кызыклы фикерләре белән дә уртаклашты.

– Кортлар үзләре үлми, аларны агулыйлар. Бездә бит умартачыны санлап тору юк. Без дә эшләгәндә агулый идек. Үзем дә агулаудан качып киттем. Басуларны агуламыйча булмый, әмма саграк эшләргә кирәк. Бөҗәкләргә каршы кулланылган пестицид төрләрен сайлаганда, куркынычсызрак класслысын кулланырга кирәк. Гадәттә 1-2 класс белән агулыйлар. Алар нәтиҗәле дә, арзан да. Ә 3-4нче класслысын алырга кирәк. Яки биологик төрен сайларга була. Алар аның кадәр үк кортларга зыян салмый. Көн салкын булганда, кортларны ябып торырга мөмкин. Үч иткәндәй, андый вакытта көне дә эссе тора. Эссе булганда ябып куйсаң, кортлар пешеп үлә. Бервакыт салкын булганда ябып торган идем, әйбәт кенә узып китте. 

Агрономнар вакытын­да эшләп бетермәсә, бө­җәкләрдән агулау чәчәк аткан вакытка туры килә. Мәсәлән, рапс чәчәк атканда түгел, алданрак эшкәртелсә, мондый хәлләр килеп чыкмас иде. Бездә чәчәк атканда бик эшкәртмиләр, эш яхшы оештырылган, ул яктан тыныч, – дип ачыклык кертте Мансур абый. 

Бүген Фәйзуллиннар хуҗалыгы бал аерту эшләре белән мәш килә. Бал бәясе алдагы еллардан әллә ни аерылмый. Бәя арттыруны да максат итеп куймый алар. Авылда 1300 сумнан саталар. Алып барып биргәндә, 1500 сум була икән. Шулай ук әнкә кортлар сату белән дә шөгыльләнәләр.
Фәйзуллиннар тәҗрибә умартачылыгыннан кеше өзелми. Сатып алырга килүчеләр дә, өйрәнеп китүчеләр дә күп.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading