Балык Бистәсе районындагы Күки авылында төзек хәлдәге 12 чишмә челтерәп ага.
Тау бите мәрҗәннәре
Риваятьләргә караганда, Бүкәш Чаллысы авылыннан Күке, Уразай һәм Шүшмәк исемле ир-атлар ауга чыккан бер көннәрендә чишмә буенда ял итәргә туктаган. Тирә-як урман белән капланган, тау башында тигез аланлык, челтерәп чишмә ага, кул сузымында гына елга урнашкан. Шушы җиргә гаиләләре –нәселләре белән күченеп утырырга карар кылган болар.
Булачак авыл – Күке, беренче очраткан чишмә – Уразай, ә янәшәдәге елга Шүшмәк атамасын йөртер, дип “киңәшмә” дә үткәргәннәр. Хәзерге вариантта авыл – Күки, елга – Чошы (Суша) рәвешендә кулланыла. Юл билгесендә Суша елгасын “Коры елга” дип беркетеп куйганнар. Бу фәкать “коры” тәрҗемә генә, тарихи җирлеккә бернинди мөнәсәбәте юк. Уразай чишмәсе бүген дә-Уразай.
Күки авылы болыннарындагы тирән булмаган инешләр: Чошы (Клин елгасы варианты да бар), Сөяп (Сөяк елгасы), Чишмәле, Чыршылы, Иңле, Кушелга, Баткак, Алмагач, Мунчала, Күке атамаларын йөртә. Шушы инешләрдәге чишмәләрне санап бетергесез. Болында иң көчле булып типкән су чыганакларының берсе – Якты чишмә, ул Чошы елгасына ага.
Изгеләр чишмәсе
Күки авылының хәзерге җирлегенә нигез салачак кешеләр башта Чошы елгасы белән Сөяп елгасы кисешкән урында яшәгән. Анда хәзер болын, “Иске зират” каберлеге генә сакланган. Күкидән көнчыгыш тарафка юнәлгән Урта юл (Бүкәш юлы) белән Иске зират арасындагы кырның урта бер җирендә чишмә саркып тора. Калкулык өстендә чишмә булуы – үзе могҗиза. “Изгеләр чишмәсенең суы шифалы, тәнгә сихәт бирә”, – дип сөйли иде бабайлар һәм әбиләр. Илле еллар элек тә чит төбәкләрдән кунакка кайткан өлкән авылдашлар шул Изге чишмәгә барып, намаз укып, суын пыяла шешәләргә тутырып, кадерләп төреп, үзләре белән алып китәләр иде.
Көмеш толымнар
Күки күп санлы су чыганаклары башлангыч алган тау битенә урнашкан.
– “Чиста су” федераль программасы ярдәмендә йортларга су кертелде. Аңа кадәр дә һәр йортта диярлек электр суырткычлы коелар бар иде. Бер чорда чишмәләргә игътибар кими төште, чөнки, су өй эчендә генә бит. Шөкер, чишмәләргә кадер-хөрмәт кабат уяна бара. Бүген 12 чишмә төзек хәлдә, – ди Күки авыл җирлеге башлыгы Альберт Бәдретдинов.
Күкинең көнчыгыш тарафыннан саный китсәк, Сәлах чишмәсен – Камил Нуретдинов, ә Ташлык чишмәсен Илһам Бәдретдинов төзекләндерткән. Илшат Ризаев, Гөлсәрия Сафина, Гөлнур Шәрипова үз очларындагы чишмәләрне, ә Раушания Мусина үзләренең урамнарына якындагы Баһау чишмәсен төзекләндерүгә ярдәм иткән, эшне башлап йөргән. Күкинең көнбатышындагы Гөлбан чишмәсен якын-тирәдәге урамнар халкы җыелышып яңарткан.
– Җитәкче вазифасындагы Альберт Фәхретдинов ярдәмендә Уразай чишмәсе бетоннан ясалды. Бөек Ватан сугышы инвалиды Гайнетдин Мусин хәстәрләп торган чишмә бар. Аның улы Харис Мусин әтисенең истәлегенә әлеге Гайнетдин чишмәсен төзекләндерде. Авылыбыз чишмәләрен саклауга ярдәм күрсәткән кешеләрнең барысына да зур рәхмәт! – ди Альберт Бәдретдинов.
Уразай чишмәсе
Күки авылының тарихи Уразай чишмәсенең гөрләп аккан заманнарын өлкәннәр хәтерли. Суы нык салкын һәм тәмле иде аның. Ни кызганыч, бу чишмә корыды, су агымы тау күтәрелешендәге юлның икенче ягындагы су чыганагына күченде. Шушы су чыганагы Уразай чишмәсе атамасында төзекләндерелде. Уразай чишмәсенең төп чыганагы шомлы кыяфәттә коп-коры булып калды. Аллаһының рәхмәте, яңа күргәнемдә борынгы Уразай чишмәсеннән акрын гына су ага. Җыйнаулашып чын Уразай чишмәсен төзекләндерсәк, борынгы авылдашларыбызның рәхмәтенә ирешер идек, мәгәр. Күки авылының башлангычы бит ул Уразай чишмәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар