16+

“Узган елгы уңышның яртысын алып булса да ярар иде”

Авыл хезмәтчәннәре урып-җыю эшләренә кереште. Кәефләр генә алай күтәренке түгел. Корылык аркасында уңыш күләме шактый ким булырга охшаган. Узган елгы уңышның яртысын алып булса иде, дип борчыла авыл халкы. Өчтән бер өлеше кадәр генә дә булырга мөмкин, диючеләре дә юк түгел.

“Узган елгы уңышның яртысын алып булса да ярар иде”

Авыл хезмәтчәннәре урып-җыю эшләренә кереште. Кәефләр генә алай күтәренке түгел. Корылык аркасында уңыш күләме шактый ким булырга охшаган. Узган елгы уңышның яртысын алып булса иде, дип борчыла авыл халкы. Өчтән бер өлеше кадәр генә дә булырга мөмкин, диючеләре дә юк түгел.

10 июльгә булган мәгълүматларга караганда, республикада 5,3 мең гектар мәйданда уңыш җыеп алынган, бер гектардан 20,2 центнер уңыш чыккан.
Белгечләр бөртеклеләрнең дымлылыгын тикшереп тора. Мондый һава торышында һәр көн 1-1,5 процент дым урынына 3 проценты юкка чыга. Татарстанда туфракның бер метр катламында дым запасы канәгатьләндерерлек түгел.

– Бөртеклеләрнең тулай күләме азрак булса да, урып-җыю эшләре җиңел булмаячак. Басуларның күбесендә салам тәбәнәк булып үскән. Быел бөртеклеләр вак һәм зәгыйфь булып формалаша, – дип белдерде республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә.
Июнь ахырында корылык аркасында Татарстанның 38 районында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Корылыктан аеруча зыян күргән районнар арасында Зәй районы да бар. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фәргать Камалиев сүзләренчә, аларда 6 майдан бирле яңгыр яумаган.

– Язгы кыр эшләре иртә башланып, 13 майга чәчүне тәмамлаган идек. Май башына кадәр авыл хуҗалыгы культуралары өчен һава торышы идеаль булды. Кар суы да агып китмәде, туфракка сеңеп барды. Кырлар көздән бик коры калгач, моңа сөенгән идек. Соңгы тапкыр яңгыр 6 майда яуды. Шуннан бирле дымга тиенгәнебез юк. Язга чыкканнан бирле 38 мм гына булды, бер айлык норма да юк дигән сүз. Урып-җыю эшләренә узган атнада ук керештек. 3 мең гектар мәйданда икмәкне суктырдык. Узган елны район буенча көзге бодай 64 центнер алган булсак, быел әлегә 28 центнер гына чыгып бара. 24-25 центнер белән генә булса да тәмамлап чыга алсак иде торабыз. Терлек азыгы әзерләү дә бара. 1700-1800 тонна печән әзерләдек, беренче һәм икенче кат чапкан люцерналарны сенажга салдык. Районга җитәрлек сенаж артыгы белән бар дип әйтергә була. Кукурузга өметләнеп торабыз, аның массасы яхшы. 250 центнер алсак, 40 мең тонна силос әзерләрбез дип ниятләп торабыз, – дип сөйләде ул.

Азнакай районында сигез хуҗалык уҗым культураларын суктырырга керешкән. Көзге бодайның уртача уңыш күләме – гектарына 23,5 центнер.  
– Корылык үзенекен эшләде. Уңыш көткәннән начаррак. Әмма ашлама кирәкле күләмдә кертелгән, яфрактан тукландыру яхшы оештырылган хуҗалыкларда уңыш ярыйсы. Азнакай агрофирмасында көзге бодай 28 центнер чыга. 35-40 центнер булган участоклар да бар. Быелгы ел өчен бу бик әйбәт күрсәткеч. Чагыштыру өчен әйткәндә, 2010 елдагы корылык вакытында 6-8 центнер гына иде. Ул елларда әле яфрактан тукландыру яңалык кына иде, – ди районның авыл хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Исламов.  

Печән белән хәлләре авыррак икән. Районда маллар саны шактый, шуңа да терлек азыгы җитәрлек булырга тиеш. Хуҗалыклар үзләрен тәэмин итә ала, ә шәхси хуҗалыкларга читтән кайтаруны оештырганнар. Мари Эльдә быел корылык күзәтелмәгән, башлыча шуннан кайтарылачак, ди әңгәмәдәшем. Печән начар булгач, бәясе дә яхшы гына арткан. Узган ел 1100-1300 сум булса, быел 1500-1800 сумга кадәр күтәрелгән.
– Булган уңышны югалтмыйча җыеп бетерәсе бар. Ә язгы бодайга, күпьеллыкларга яңгыр бик кирәк, – ди Рамил Исламов.


Быел Татарстан аграрийлары 1,6 млн гектарда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алырга ниятли. Моның өчен 3 390 ашлык суктыру комбайны бар. Республика буенча бер комбайнга 520 гектар җир туры килә, әмма кайбер хуҗалыкларда бу 1 мең гектардан артып китә.

Фото: http://agro.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading