16+

Яңа балдан авыз иттегезме әле?

Яңа пешкән ак күмәчкә яңа гына аерткан бал ягып ашый торган көннәр килеп җитте бит, ниһаять! Игенчеләрнең басу-кырлардан кайтып кермәгән чагы булса, хуҗабикәләр кышка кайнатмалар, компотлар, салатлар әзерләсә (ә аларга эш җитәрлек, бакча җимешләре ишелеп уңды быел: карлыганы, чиясе, алмасы һәм башка җиләк-җимешләр), умартачыларның да «урак өсте» җитте - күпчелек...

Яңа балдан авыз иттегезме әле?

Яңа пешкән ак күмәчкә яңа гына аерткан бал ягып ашый торган көннәр килеп җитте бит, ниһаять! Игенчеләрнең басу-кырлардан кайтып кермәгән чагы булса, хуҗабикәләр кышка кайнатмалар, компотлар, салатлар әзерләсә (ә аларга эш җитәрлек, бакча җимешләре ишелеп уңды быел: карлыганы, чиясе, алмасы һәм башка җиләк-җимешләр), умартачыларның да «урак өсте» җитте - күпчелек...

Яңа пешкән ак күмәчкә яңа гына аерткан бал ягып ашый торган көннәр килеп җитте бит, ниһаять! Игенчеләрнең басу-кырлардан кайтып кермәгән чагы булса, хуҗабикәләр кышка кайнатмалар, компотлар, салатлар әзерләсә (ә аларга эш җитәрлек, бакча җимешләре ишелеп уңды быел: карлыганы, чиясе, алмасы һәм башка җиләк-җимешләр), умартачыларның да «урак өсте» җитте - күпчелек бал аерта. Умартачылар өчен иң дулкынландыргыч һәм җаваплы вакыт ул. Кемнәрдер, эшләрен төгәлләп, аны урнаштыру хәстәрен дә күреп йөри торгандыр. Умартачылык белеп шөгыльләнгән кешегә бик тә табышлы шөгыль инде, чөнки балга һәрвакыт сорау зур. Бал быел ничегрәк булган икән соң? Корылык аңа да тәэсир итми калмагандыр? Районнардагы умартачылар нинди фикердә икән?
Республиканың «Умартачылык буенча идарә» учреждениесе бик сөендерми әле: быел җәй эссе, коры булгач, бал да аз булачак дип белдерә. Алар әйтүенчә, яхшы уңышны яңгырлар яуган авыл-районнар гына ала алачак. Чыннан да, быел балның аз булуыннан зарланучылар да һәм, киресенчә, яхшы уңыш алучылар да бар икән. Мәсәлән, Алабуга районында уңыш ике тапкырга кимегән. Якын-тирәдә урман булган, юкә үскән умарталыкларда гына бал күп. Корылык аркасында, күпләр балны бер генә тапкыр аерткан, ә башка елларны бу эшкә ике тапкыр җыела торган булганнар.
Кама Тамагы районының Олы Кариле авылы умартачысы Рәшит Равилов исә быелгы бал уңышыннан бик тә канәгать. «Бездә бал бик яхшы булды, хәтта узган елга караганда да күбрәк, - диде ул, шалтыратып белешкәч. - Яңгырлар аз яуды анысы безнең якларда да, әмма урман кырыена якын урнашкач, бал кортлары юкәдән файдаланып кала алды, күрәсең. Узган елны, кортлар табигатьтә нектар булмагач, 40 көнгә якын бер-берсеннән урлашып, талашып йөргәннәр иде. Аннары гына тынычландылар. Быел андый хәл күзәтелмәде, тыныч булды, Аллага шөкер. Без балны бер тапкыр суырттык инде, әле икенче тапкыр да суыртырбыз дип торабыз». Үз эшеңнең нәтиҗәсен күргәч, күңелләре дә шат, кәефләр дә күтәренке умартачының. Рәшит абый әйтүенчә, бал анда гына түгел, ә авылның барлык умартачыларында да куандырырлык булган быел.
Мамадыш районының Чия башы авылы умартачыларының да йөзләре балкып тора - монда да бал уңышы яхшы булган. Һәрхәлдә, 10 елга якын умартачылык белән шөгыльләнүче Петр Гурьянов өчен ел уңышлы: «Быел әйбәтрәк булды бал! Дөрес, яңгыр азрак яуды инде, әмма күп яуса да зыянга, чөнки чәчәкләрне юдыртып бетерә. Артык корылык исә киптерә. Балны күптән түгел генә аерттык әле менә. Без, нигездә, бер генә тапкыр аертабыз. Урманга якын урнашкан умарталыкларда гына, нигездә, ике тапкыр була ул. Бал уңышы начаррак еллар да булгалады, шулай да гел балсыз ел булганы юк әле. Быел исә уңыш аеруча да сөендерде», - диде ул.
Бал бәяләре быел 3 литры 1300-1500 сум тирәләрендә тибрәлә. Кайбер районнарда исә 2000 сум.

Чын балны ничек ачыкларга?
Чын балны ялганыннан аеруның халык арасында төрле ысуллары кулланыла. Балда он һәм крахмал бармы-юкмы икәнен бал салынган кашыкка бер тамчы йод тамызып белергә мөмкин, әгәр дә ул зәңгәрләнә икән, димәк, бал чиста түгел. Аннан соң табигый бал хуш исле булуы белән аерылып тора. Балга шикәр кушылган икән, аның исе юк диярлек. Булса да, ул баллы суны гына хәтерләтә. Тагын бер ысул: балны киптергеч кәгазьгә тамызып карагыз. Җәелеп китә һәм юеш таплар барлыкка килә икән - димәк, балга су кушканнар. Су барлыкны тагын болай ачыклап була: балга ипи кисәген салыгыз. Әгәр дә ул ката икән, чын бал була, киресенчә, йомшый-җеби икән, димәк, сироп кына. Ә иң яхшысы, әлбәттә, аны белгән кешеләрдән генә алудыр, мөгаен...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading