Язгы кыр эшләренә керешергә бер айдан да кимрәк вакыт калып бара. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы тармагына мөнәсәбәте булган һәр кешенең телендә дә, башында да менә шушы тема.
Моңа кадәр җитәкчеләр, әзерлек мәсьәләсендә берникадәр проблемалар булса да, гомуми хәл яхшы, дип белдереп килде. Әмма шушы көннәрдә телдән төшмәгән тагын бер мәсьәлә баш калкытты. Аграрийлар өчен гаять җаваплы вакытта Россия хөкүмәте аларга биш процентлы ташламалы кредитлар алу мөмкинлеген бирде. Эш шунда ки, быелдан кыр эшләренә ташламалы кредит алу схемасы бөтенләй башка төрле. Алдагы елларда хуҗалык югары процент белән кредит алып, соңрак аның субсидиясен Авыл хуҗалыгы министрлыгы аша кайтара иде. Моның өчен кредит алучыга компенсацияне алыр өчен акчаларның максатчан тотылуын раслаган хисаплар һәм башка төр документлар тапшырырга туры килде. Быел исә Авыл хуҗалыгы министрлыгы кредит алу схемасында катнашмый. Клиент биш процентлы кредитны турыдан-туры банктан ала. Моның нәрсәсе начар соң, диярсез? Дөрестән дә, бар да яхшы кебек, әмма Татарстан ситуациянең киеренке хәлдә булуы турында әйтә. Кредит алу ресурслары арттырылуга, юллары да җиңеләйтелүгә карамастан, кредит алу чагыштырмача авырлык белән бара. Сәбәп нидә соң? Беренчедән, әлеге программа бик соң гамәлгә ашырыла башлады, икенчедән, урау юллар кыскартылса да, документлар җыю, кредит алу шартлары катлауландырылган.
- Бүгенге кебек хәлгә калмас өчен, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы хөкүмәт белән алдан килешеп, яңа системаны пилот рәвешендә берничә төбәктә эшләп карарга тиеш иде. Шул ук вакытта кредит алуның элеккеге тәртибен дә калдырырга кирәк иде. Ә безнең алай килеп чыкмады. Дөрестән дә, бу эшне камилләштерү буенча сөйләшүләр узган елдан ук барды, әмма алар (Россия хөкүмәте. - З.С.) кырт кистеләр һәм сайлау мөмкинлеге калдырмадылар. Банк кредит бирүне хуплаган очракта, әлеге килешү төп офисына юлланыла, аннан Россиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгына китә. Шуннан соң ул карый һәм яки хуплый, яки кире кага, аннан гына банк кредит бирә. Әлеге эш ике-өч атнага кадәр сузылачак. Бу, әлбәттә, катлаулы. Ә без, борын төбендә - чәчү, дибез. Бер ияләнербез анысы. Аннан соң, киресенчә, уңайлырак та булыр, әмма әлегә хәлләр катлаулы, - дип белдерде «Бердәм Россия» партия лигасының утырышында Татарстан премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин фикеренчә, ташламалы кредит буенча авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә федераль банкларга караганда, төбәктәгеләр белән эшләү күпкә уңайлырак.
- Безнең максат - кредит алу схемасын җиңеләйтү иде. Нәтиҗәдә проблемалар гына артты. Кече һәм урта банклар үз клиентларын танып белә, ике арада ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашкан иде. Әмма быелдан кредит бирүнең яңа системасы кертелгәнлектән, 20 млрд капиталы булмаган фермерлар ярык тагарак алдында калды. Безнең икътисадка кече банклар кирәк, чөнки алар документлар тапшыруның җиңел юллары буенча эшли. Шуңа күрә Мәскәүгә урыннардан үтенечләр җиткерелергә тиеш. Кече авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре эре банкларның ишеген ачып керә алмый. Шунлыктан әлеге программага озак еллар безнең фермерларга ярдәм итеп килгән банкларны кертергә кирәк,- дип саный Айрат Хәйруллин.
Фермерларга субсидияле кредит бирү өчен банклар Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында аккредитация узарга тиеш. Министр әйтүенчә, Татарстанда мондый аккредитацияне «Ак Барс Банк» кына алган.
- Дөрес, килешүгә кул куюны әлегә кадәр сузалар. Мин идарә рәисеннән әлеге мәсьәләне тизләтүен сорадым, чөнки безнең төбәк банклары белән эшләргә ияләшкән клиентлар бар. Шул исәптән «Энергобанк» ел саен язгы чәчү чорында өч млрд сум кредит бирә иде, ә быел ул ташламалы кредитта катнашмый. Чаллыдагы «Акибанк» белән дә шундый ук хәл, - ди министр.
Министр әйтүенчә, язгы кыр эшләре өчен 20 млрд сум акча кирәк, моннан кала җәйге сезонга өстәмә 27 млрд сум таләп ителә. Быел аграрийлар 10 млрд сум кредит алырга өметләнгән булган. Әмма килеп чыккан кыенлыклар аркасында, татарстанлылар әлегә 4,5 млрд сум кредит кына ала алган.
Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе башлыгы Камияр Байтимеров әйтүенчә, Татарстанның 4700 фермер хуҗалыгының нибары тугызы гына ташламалы кредит программасыннан файдаланган. Шуңа күрә сайлап алынмаган акчалар башка төбәкләргә китмәсен өчен, хәзерге вакытта крестьян-фермер хуҗалыклары белән аңлату эшләре алып барыла.
Сөйләшү барышында «Татфондбанк»тан зыян күргән фермерлар турында да телгә алынды. Марат Әхмәтов әйтүенчә, әлеге банкта республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең 300 млн сум акчасы калган.
- Әлеге акчаларны фермерларга беркем дә үз ихтыяры белән китереп бирмәячәк. Президентның биш млн сумга кадәр биш процентлы займ турындагы карары бар, без бу вариантны барлык зыян күрүчеләргә дә җиткердек, тик әлегә мондый займны дүрт кеше генә алды, - диде министр.
Татарстан көндәшлеккә сәләтлеме?
Җитештерелгән продукциянең кибет киштәләрендә сатылуы да кирәк бит әле. Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану агросәнәгать сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев әйтүенчә, 2015 ел белән чагыштырганда, бәяләр әллә ни артмаган. Ипи - 11-12 процентка, бераз ак майга, кара чәйгә күтәрелгән, ә кайбер продуктларның бәяләре хәтта кимегән дә әле. Депутат супермаркет киштәләрендә Татарстан азык-төлекләренең аз булуы турында борчылуын әйтте.
- Сәүдә сатып алынган продукциянең бәясе арзанаю хисабына эшли. Әлегә җитештерүче оттыра. Узган ел Татарстанда үстерелгән кыяр кибеттә нибары 28 процент булса, быелның 1 гыйнварыннан - 10 процентка, помидор 7,5 проценттан 5 процентка калган, ә алма һәм кишер бөтенләй юк, - ди Таһир Һадиев.
Әмма Марат Әхмәтов, аңа карап кына, үстергән яшелчәсен җитештерүче сата алмый, дигән сүз түгел, дип каршы чыкты. Аның өчен иң мөһиме - товарны файдага сату, ә бу эш кибетләр аша гына башкарылмаска да мөмкин.
- «Майский» үз продукциясен бик яхшы сата бит! Аннан соң, мәсәлән, шул ук кишерне кибет киштәсендә сату өчен күп акча кертергә кирәк. Уңышлы көндәшлек булсын өчен, Татарстан компанияләренә модернизациягә 27 млрд сум акча таләп ителә. Көнчыгыш илләре үз фермерларына һәр гектар өчен 25 мең акча бирә, аларның ашлама, орлык, ягулык, саклау чараларын каян алыйк икән дип башлары авыртмый. Ә бездә мондый ярдәм - гектарына 1,5 мең. Әлеге шартларда ничек көндәшлеккә сәләтле булып була? - дип гаҗәпләнү катыш ачына Марат Әхмәтов.
Авыл халкының хезмәт хакын күтәрик!
Шулай да кредит алу мәсьәләсендә хәлләр ничек кенә киеренке булса да, язгы кыр эшләрен лаеклы башлап җибәрү өчен финанслар да, башка ресурслар да җитәрлек, дип белдерә министр. Ә киләчәктә алыначак кредитлар алдагы эш этапларында файдаланылачак, дип планлаштырыла.
Саннар, ресурслар, кредитлар... Ә болар артында гап-гади җир кешесе, иртә таңнан торып җирдә бил бөккән, җиде кат маңгай тирен түккән авыл кешесе тора. Шуңа да, бәлки, әлеге сөйләшүдә дә сүз очы үзеннән-үзе аңа барып ялганды. Язманы да Айрат Хәйруллинның фәлсәфи фикерләре белән тәмамлыйсы килә.
- Авыл хуҗалыгы бүген нефть чыгаруга караганда да керемлерәк. Бары тик бу турыда бик азлар, безнең илдә иң аз хезмәт хакы алучы авыл халкы гына белә. Без кибетләргә яхшы бәядән сыйфатлы продукция куелуын телибез, тик тиешле ярдәм дә булырга тиеш! Аллага шөкер, республика җитәкчесе халыктан аерылмаган һәм хәлне дә аңлый, әмма безгә әле бик күп эшлисе бар. Һәм моны Мәскәүдә эшләү бик авыр. Хөкүмәт еш кына халыктан аерыла. Әйдәгез, авыл халкы шәһәр кешесенә караганда да күбрәк хезмәт хакы алырлык итеп эшлик! Балаларны туган нигезендә башкача ничек тотып калырга? «Улым, син кал һәм ике тапкыр азрак булган хезмәт хакына куанып яшә», - дияргәме?.. - ди депутат.
Комментарийлар