16+

 "Ярый әле,  Буада  туганмын!"

Исеме Әлифбада беренче урыннарда торгангамы икән, әлләсуы тылсымлы,  туфрагы шундый уңдырышлы булгангамы ,Буа районы Татарстанның  иң алдынгы, әйдәп баручы  төбәге. Кайчандыр җиде министрны биргән  Буалылар республикада  беренчеләрдән булып, якташлар җәмгытенә дә  нигез салганнар.

 "Ярый әле,  Буада  туганмын!"

Исеме Әлифбада беренче урыннарда торгангамы икән, әлләсуы тылсымлы,  туфрагы шундый уңдырышлы булгангамы ,Буа районы Татарстанның  иң алдынгы, әйдәп баручы  төбәге. Кайчандыр җиде министрны биргән  Буалылар республикада  беренчеләрдән булып, якташлар җәмгытенә дә  нигез салганнар.

Быел аның юбилее -30 яшь тула. Бу оешма хәйриячелек белән бергә китаплар нәшер итү белән дә шөгыльләнә. Әле менә шушы араларда гына Буа районы  энциклопедиясе дөнья күрде. Кирпеч калынлык, 808 битлек ул.  Аңа 3 мең ярым  мәкалә, шул кадәр үк фотосурәт кергән,  шуларның 2 мең ярымы  биографияләр. Алар белән танышкач, районыбызның шәхесләргә  бик бай булуы белән горурлана башлыйсың. Шуңа да матбугат конференциясенә каләм ияләре  янына  бик сөенеп  килделәр алар.

Буа якташлар җәмгыяте җитәкчесе  Ирек Закиров, шагыйрь Ренат Харис. Татарстан Республикасы Фәннәр акдемиясеннең энциклопедия  һәм төбәкләрне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев, хезмәткәре Лариса Айнетдинова, энциклопедиянең төзүче-мөхәррире Рушания Вахитова һәм Буа район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова энциклопедия турында бик тәфсилләп сөйләделәр. Һәр чыгышта горурлану сизелеп торды. Бу аңлашыла да Татарстандагы 43 районның бары тик  өчесе генә энциклопедияле: Спас-Болгар, Чүпрәле һәм Буа.

Соңгысы икенче тапкыр энциклопедияле мин дип хаклы мактана да ала. Беренчесе 2010 елда Буа якташлары җәмгыте тәкъдиме белән нәшер ителгән булган. Ә монысын 2019 елда эшли башлаганнар. Монысы да якташлар җәмгыте тәкъдиме. Буа районы администрациясе  ярдәме һәм татар энөиклопедиясе институты тырышлыгы белән. Нигез итеп беренче басманы алсалар да,үрнәк итеп аны алмаганнар. Үзләренчә: тагын да тулылындырып, архивларда утырып, мәгълүматны баетып, тегесендә булган җитешсезлек-хаталарны төзәтеп ике ел ярым эшләгәннәр. Бу титаник хезмәтне шагыйрь Ренат Харис: Буага  һәйкәл куйганнар - иң зур һәйкәл!" -  диде. Әйе, үзе ике кило ярым авырлыктагы китапның бәясе баһаләп бетермәслек.

Бигрәк тә. бүгенге безнең заманда яшь буын күңелендә  ватанпәрвәрлекне уятып, аны  үстерергә тырышкан вакытта. Ә бу хис нәселеңне белү, аны  хөрмәтләү-яратудан башлана. Ә энциклопедия моның өчен  иң кулае. Шуңа аны өстәл китабы итәргә кирәк дигән акыллы фикерләр дә яңгырады. Коръән белән янәшәдә, - дип тә өстәделәр. Яшел тышлы бу китап бик күпләрне яшәргә өйрәтер әле. Чөнки анда кергәннәрнең барысы да,  хәтта гади кешеләр дә  дөрес яшәгән: тырышып хезмәт иткән, үз эшенең остасы булган һәм  кешеләр күңелендә, район тарихында тирән эз калдырган. 


— Алар язучылар өчен менә дигән тарихи азык, алар турында 25 роман  иҗат итәргә  була. Югыйсә, безнең әдбиятыбызда бу жанр бик аксый, чөнки күп вакыт бармактан суырып языла, маҗарага корыла. Ә монда  дөньяга килеп киткән һәм әле бүген дә яшәүче кеше язмышлары. Әйтик, Буада Шәрәфләр нәселе бар. Борһан Шаһидиларга,  Дәрдмәндләргә кадәр барып тоташа ул.


    Китапны кулыма алу белән мин үзем дә шәхсән әйтеп бетерә алмаслык шатлык һәм горурлык хисләре тойдым. Анда минем  бабам, әбием,  абыем, укытучыларым. авылдашларым һәм үзем турында да мәгълүмат бар. Ә энциклопедия әти - Әдип Аббазов белән ачыла. Менә шуннан минем хисләрне аңларсыз инде. Шагыйрь әйтмешли, "яман түгел кешеләрнең начар түгел баласы идек." Ярый әле, Буада туганмын!" дип чак кычкырып җибәрмәдем. Хәер, кыкчкырсам да берәү дә гаепләмәс иде. Ә инде башка районныкылар  китапны кулларына алгач, "Нигә мин дә Буада тумадым икән?" - дигәннәрдер.  Әйе, ак көнләшү белән көнләшеп, үрнәк алып, башка районнар да  үз энциклопедияләәрен төзергә алынсалар, үз районнарына  зур һәйкәл куйсалар,  без шатланып  ярдәм итәргә әзер,-диде Искәндәр Гыйләҗев. Димәк, мондый шәп басмалар  тагын булыр әле дип өметләнергә җирлек бар.  

 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Иии, укый гына башлаган идем,бетеп тэ китте! Бигрэк мвтуур!

    Мөһим

    loading