16+

Яшь ветеринарлар йортлы булды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Кече Елга авылының Тынычлык урамында (Лаеш районы) үзенчәлекле ветеринария үзәге пәйда булды. Маллар дәвалаучы участок табибы пунктыннан тыш биредә әле яңа торак йорт салып куйганнар. Монда авылда мал табибы булып эшләүче Айгөл белән Илнур Нәбиуллиннар гаиләсе яши.

Яшь ветеринарлар йортлы булды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Кече Елга авылының Тынычлык урамында (Лаеш районы) үзенчәлекле ветеринария үзәге пәйда булды. Маллар дәвалаучы участок табибы пунктыннан тыш биредә әле яңа торак йорт салып куйганнар. Монда авылда мал табибы булып эшләүче Айгөл белән Илнур Нәбиуллиннар гаиләсе яши.

Йорт Лаеш районы һәм ветеринария идарәсе ярдәмендә салынган. Яшьләр исә биредә бары коммуналь хезмәт өчен генә акча түлиячәк.
Илнур белән Айгөл Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясендә таныша. Икесе дә бер курста белем ала. 2006 елда уку йортын тәмамлыйлар, ләкин яшь гаилә авылга кайтырга ашыкмый әле. Башта Казанда үз көчләрен сынап карарга була. Илнур төзелеш өлкәсендә эшли. 2008 елда булган кризис, аларның оешмасына тә тәэссир итә.
- Кая барырга белмәгәнлектән авылга кайттык инде. Ләкин кайтканыбызга бер дә үкенмибез. Тормыш иптәшем шәһәр кызы. Ул да балаларны авылда үстерү кулайрак, ди. 2011 елдан икебез дә районда мал табибы булып эшли башладык. Кечкенә вакыттан ук маллар карарга хыялланган идем. Миңа эшем бик ошый. Авылыбыз Казаннан ерак түгел, кирәк булса тиз генә барып килергә була. Хезмәт хакы 25 мең, шуңа өстәп премия дә бирәләр әле. Аен-айга алып барабыз. Эш белән өйнең бергә булуы да кулай, ашыгыч рәвештә берәр авылга чакырырга мөмкиннәр, дарулар да, инструментлар да янда гына, - ди Илнур.
Яшь парның өч баласы бар: төпчекләренә әле ике генә яшь булса, олысы инде дүртенче сыйныфта укый.
Хәзерге вакытта районда өч ветеринария пункты эшли. Авылда сыер асраучылар да күбәеп киткән. Илнур Нәбиуллин кул астында гына да өч меңгә якын мөгезле эре терлек, 500 сарык, кәҗә бар.
Малларны дәвалау пункты бинасында исә участок табибы кабинеты, даруханә, маллар карау өчен аерым бүлмә, ясалма орлыкландыру пункты урынашкан. Лаеш районы башлыгы Михаил Афанасьев сүзләренчә, ветеринария пункты төзү өчен әлеге урын очраклы гына сайланмаган.
- Ветеринария пункты юл кырыенда төзелгән, бу исә авыл халкы гына түгел, ә башка торак пунктлардан да мал табибына мөрәҗәгать итә алалар дигән сүз. Якын арада биредә мал-туар өчен кирәк-ярак тупланган кибет ачарга уйлыйбыз. Әлегә бу пилот проект. Аның нәтиҗәсен күрсәк, башка авылларда да шундый үзәк булдырачакбыз. Мал табиблары бик кирәк безгә, - диде Михаил Афанасьев.
Белгечләргә кытлык булуы хакында Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе ректоры Рөстәм Равилов да билгеләп китте.
- Ерак районнарда әле дә мал табибы җитми. Бу без белгечләр әзерләмибез дигән сүз түгел. Яшьләрнең авылда төпләнәсе килми. Эше пычрак, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында эшкә чакыралар. Дөрес, хәзерге вакытта яшьләргә күтәрелеп китү өчен дәүләт ярдәм күрсәтә. Хезмәт хакына өстәмәләр түлиләр, торак белән тәэмин итү өчен субсидияләр каралган. Татарстанда соңгы арада йөзгә якын яшь мал табибы һәм зооинженер эшкә урнашты. Мал табибларына ярдәм кулы суза торган мондый программалар әле Россиянең бер төбәгендә дә юк, - диде Рөстәм Равилов.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе, республиканың баш дәүләт ветеринария инспекторы Алмаз Хисаметдинов сүзләренчә, соңгы ун елда участок мал табиблары өчен бер генә дә торак йорты төзелмәгән әле.
- Мондый пунктлар үсү өчен мөмкинлеге булган, ләкин белгечләр җитмәгән авылларда төзелә. Берничә ел элек биредә бушлык иде. Президент программасы ярдәмендә республика буенча 126 ветеринар пункты төзедек. Район башлыгы белән киңәшкәннән соң, яшь белгечләрне җәлеп итү максатыннан, биредә йорт та салып куярга булдык. Алга таба бу проектны дәвам итәчәкбез, - диде Алмаз Хисаметдинов.
Алисә Сабирова фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading