16+

Яшел Үзән районы Норлат авылы халкы күлне төзекләндерә башлаган

Бу күлне халык телендә Ком базы дип йөртәләр. Күпләрнең балачагы шунда узган.

Яшел Үзән районы Норлат авылы халкы күлне төзекләндерә башлаган

Бу күлне халык телендә Ком базы дип йөртәләр. Күпләрнең балачагы шунда узган.

– Кечкенә вакытта бу күлдә чыпырдап ята идек, казлар да, кызлар да, – дип елмая өлкән яшьтәгеләр.
Хәзер бирегә аларның оныклары балык тотарга йөри. Кызганыч, күл ташландык хәлгә килгән. Сазлыкка әйләнә башлаган. Норлат авылының Хәйруллин, Садовый урамында яшәүчеләр бердәм булулары белән әллә каян аерылып тора. Алар берләшеп спорт мәйданчыгы да булдырдылар, күл тирәсенә агачлар утыртып чыктылар, чишмәләрне чистарттылар. Хәзер менә Ком базын төзекләндерергә булганнар. Күрше күләннең авылның киләчәген кайгыртуы сөендерә.

Бу эшләрне башлап йөрүчеләрнең бере – Валерий Михайлов. Торбаларны, рәшәткәләрне дә ул юнәткән. Авылдашлар бергәләп эшләгәннән соң, җыелышып учакта уха пешергәннәр. Чирәмгә утырып тамак ялгаганнар. Хезмәт аларны тагын да берләштергән.
– Битараф булмаган кешеләр булганда, авылның киләчәге өметле әле. Бергә булганда гына көчле без,– ди Норлат халкы.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading