16+

Яши, ди, Шәледә 3 бертуган: өчесенең дә хатыннары ирләреннән бик уңган

Питрәч районының Шәле авылында бер урамда өч бертуган Зөбәеровлар яши: Хөснулла, Хөрмәтулла һәм Гыйниятулла. Нәкъ татар әкиятләрендәге кебек, өчесе дә бик тырыш, уңган-булган, кулларында ут уйнаталар. Тормыш иптәшләре дә ирләрен мактап туймый. Башка кешенең кызы да андый булмый, бөтенесе дә акыллы, эшкә булганнар, диләр алар. Кирәк икән, мич тә чыгаралар,...

Яши, ди, Шәледә 3 бертуган: өчесенең дә хатыннары ирләреннән бик уңган

Питрәч районының Шәле авылында бер урамда өч бертуган Зөбәеровлар яши: Хөснулла, Хөрмәтулла һәм Гыйниятулла. Нәкъ татар әкиятләрендәге кебек, өчесе дә бик тырыш, уңган-булган, кулларында ут уйнаталар. Тормыш иптәшләре дә ирләрен мактап туймый. Башка кешенең кызы да андый булмый, бөтенесе дә акыллы, эшкә булганнар, диләр алар. Кирәк икән, мич тә чыгаралар,...

Без иң беренче булып уртанчылары - Хөрмәтулла абый белән таныштык. Ул калайдан бик матур итеп тәрәзә йөз­лекләре ясый. Яшьрәк чагында сәгатьләр төзәтүче булып эшләгән.
- Сәгать дүрттә эш бетә, буш вакыт күп була, тик ятмыйм әле дип, агачтан тәрәзә рамнары эшли башладым. Халык пластик тәрәзәләр куя башлагач, аларны сораучы калмады. Шуннан калайдан тәрәзә йөзлекләре ясарга керештем, - ди ул.

Хөрмәтулла абыйның кулын бик ошаталар. Тырышканның даны чыгар ди, якын-тирәдәге сигез районнан эзләп киләләр икән.
- Яз җитүгә, заказлар бирә башлыйлар, бик күп сорыйлар, көннәр буе калай кисәм. Тәрәзә йөзлекләре ясый башлагач, умарталарны да бетерергә туры килде, өлгереп булмый. Бер йөзлек ясар өчен көн ярым вакыт кирәк. Аның да әле чәчәк, башка бизәкләрен алдан ук кисеп куям. Кичке унберләргә кадәр телевизор карап кисеп утырам, - ди ул.
Өлгеләрен үзе уйлап тапкан, бер йөзлеккә яшел, зәңгәр, кызыл төстәге җитмеш ике төрле элемент куела. Сары төсне кулланмый, авыл халкы аны сагыш билгесе дип юрый, ди.
- Сатуда да бар бит кисеп куелган бизәкләр, нишләп аларны гына алып куймыйсыз? - дибез.
- Кибеттә махсус карап йөрдем, аларның ярты буявы купкан була инде, ни дисәң дә, кул җылысы кергән йөзлекләргә җитми, - ди ул.
Хөрмәтулла абый армиядә рәссам булган икән. Гомумән, абыйсы да, энесе дә рәсемнәрне бик матур ясый. Әтиләреннән күчкән сәләт. Ул да рәсем ясарга маһир булган.
Иң олылары Хөснулла абый да исә нәкъ менә картиналар ясау белән мәшгуль, портретлар да ясый.

- Ул эшләгән картиналар өйдә бер атна да ятмый, алып бетереп китәләр. Өйдә эленеп торганнарын да сорыйлар, үзебезгә кирәк дип көчкә алып калабыз, - дип көлә хатыны.
Картиналарда үз авыллары табигате сурәтләнгән.

- Печән чаба торган урыннарны бик күп ясадым, авылдашларга да шулар ошый, - ди әңгәмә­дәшем.
Ул исә колхозда рәссам-бизәүче булып эшләгән. Армиядә хезмәт иткәндә, сәнгать училищесында укырга нияте булган, ниндидер сәбәпләр белән, барып чыкмаган.
- Алай да, хыялымны чынга ашырдым, колхозда озак еллар рәссам булып эшләдем, - ди ул.
Төпчекләре Гыйниятулла абый онытылып бара торган һөнәр иясе булып чыкты. Ул комганнар ясый. Аның да бөтен эшләгән комганын сатып алып бетерәләр икән, без дә алабыз дигән идек, калмаган булып чыкты. Гыйниятулла абый да комганнарны тик тора белмәү аркасында ясый башлаган.

- Колхоз гаражында каравылда эшләгәндә керештем бу эшкә. Төнлә йоклап булмый, тик утырып та арасың. Эшле кешегә иң зур җәза - тик тору, дип юкка гына әйтмәгәннәр инде. Менә шуннан килеп чыкты комган ясау идеясе. Беркем комачауламый, калай кисәге аласың да бөгә башлыйсың. Бер көндә бер комган ясарга була, - ди ул.
Гыйниятулла абый эретеп ябыштыручы булып эшләгән, без килгәндә дә мунча миче эшли иде.
Авылдашларының, Зөбә­еровлар нәрсәгә тотынса, шуны ялт итеп эшләп куя, дигән сүзләре хак икән. Уңган кешенең хуҗалыгы да ныклы шул, йорт-җирләре, каралты-кураларында алар кулы тимәгән бер генә нәрсә дә юк, барысын да үзләре эшләп куйган.

Рәсемнәрдә:
1. Хөрмәтулла абый ясаган тәрәзә йөзлекләрен күрше-тирә районнардан да килеп алалар.
2. Гыйниятулла абый, ясаган комганнарым меңгә тула, ди.
3. Хөснулла абый тормыш иптәше Наилә апа белән.

Зөлфия Хәлиуллина фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading