Республикада үзчикләү режимы дәвам итсә дә, авыл хезмәтчәннәре эшләрен туктатканы юк. Бүген аларның иң җаваплы чорлары. Язның һәр көне кыйммәт, диләр алар, чөнки уңышның нинди булачагы язгы чәчү эшләренә бәйле.
Республикада барысы 2,8 млн гектар мәйданда чәчү эшләре алып барылачак, бөртеклеләр – 1,52 млн, техник культуралар – 340,6 мең, күпьеллыклар – 484,1 мең, бәрәңге һәм яшелчә - 6,6 мең гектар. Узган елны шикәр чөгендере уңышы күп булу сәбәпле, шикәргә бәяләр төште. Шуны исә тотып, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы шикәр чөгендерен игү мәйданнарын киметергә кушты. Бездә аны 25 процентка киметергә булганнар, ул мәйданга бөртекле культуралар чәчеләчәк.
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров журналистларга хәбәр иткәнчә, хуҗалыклар чәчүлек орлыклары белән 111 процентка тәэмин ителгән.
- Чәчү эшләре 126 мең гектар җирдә башкарылды, бу фаразланган күләмнең 9 проценты. Әлеге эштә Зәй, Буа, Азнакай, Нурлат, Чистай, Чүпрәле районнары актив, - дип билгеләп үтте аграр министр матбугат очрашуында.
Язгы кыр эшләренә бюджеттан 6,0 млрд сум субсидия бирү каралган. Аның 4,5 млрд ы хуҗалыкларга барып ирешкән.
Акча дигәннән, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме 15,1 млрд сумны тәшкил итә. Аның 5,1 млрд ы – Россия бюджетыннан, 10,0 млрд ы – республиканыкыннан. 1,5 мррд сумы минераль ашламаларга тотылачак.
- Югары уңыш алуның төп нигезе ашламадан тора. Ул уңышны гына арттырып калмый, аның сыйфатын да яхшырта. Әлегә бер гектарга 55 кг ашлама туры килә. Безнең максат 70 кг кадәр ашлама кертү, - дип сөйләде Марат Җәббаров.
Быел хуҗалыкларны дизель ягылыгы белән “Татнефть” тәэмин итә. Язгы кыр эшләренә 70 мең тонна ягулык кирәк. Авыл эшчәннәренә тоннасын 41 мең 200 сумнан бирәчәкләр.
Министр авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең коронавирус пандемиясе шартларында эшәүләрен ассызыклап, язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлау өчен техника төзеклеге генә түгел, кешеләрнең сәламәтлеге дә мөһим, диде. Вирус таралмасын өчен бөтен саклык чаралары да күрелгән. Шулай да кайбер районнардагы, аерым алганда Балтач, Буа, Зәй, Кукмара, Питрәч һәм Сабада авыл хуҗалыгы оешмаларында эшләүчеләрнең карантинда утыруы билгеле.
- Авыл җирләрендә күп кенә социаль объектлар эшләми, гадәттән тыш хәл була калса, аларның хезмәткәрләрен авыл хуҗалыгы эшләренә җәлеп итү мөмкинлеге бар, - диде спикер.
Яз һәм җәй көннәрендә авылларда эшче көчләр кирәк булуын, бүгенгә 650 вакансия барлыгын да әйтеп узды ул. Агрономнар белән тракторчылар гына түгел, пешекчеләр, эретеп ябыштыручылар, слесарь, экономистлар да кирәк. Эшкә урнашучылар да бар икән инде. Буадагы бер оешмага Казаннан инженер-энергетик эшкә кайткан. Аграр уку йортлары студентлары да кыр эшләрендә булышырга әзер.
Марат Җәббаров республиканың үзен азык-төлек белән тәэмин итә алу сәләтен дә билгеләп үтте. Ит, сөт, йомырка, икмәк продукциясе белән – 100 процентка, шикәр комы һәм бәрәңге белән өч тапкырга, үсемлек мае белән алты тапкырга күбрәк тәэмин ителгән.
Коронавирус пандемиясе аркасында авыл хуҗалыгы ярминкәләре туктатылды. Әлегә “Казан” агросәнәгать паркы гына эшли. Әмма анда йөрүчеләрнең саны да нык кына кимегән. Марат Җәббаров әйтүенчә, агросәнәгать паркына элек көненә 6-7 мең кеше килсә, бүген бу сан 1,5 меңне тәшкил итә. Шул ук вакытта авыл уңганнары үзләре җитештергән продукцияне китереп биреп сату юлы белән шөгыльләнә башлаган. Бу форматта эшләүне дәвам итәргә кирәк, диде министр.
Фото: http://tatarstan.ru
Комментарийлар