16+

“Язын лалә үстерсәк, җәй көне җиләккә күчәбез”

Әлки районы Ташбилге авылы егете ул. Район үзәге – Базарлы Матак мәктәбендә физика укыта. Ә тормыш иптәше Ландыш бала ялында. “Язын лалә үстерсәк, җәй көне җиләккә күчәбез”, – ди Айдар Абдуллин бакчасында үскән плантациягә ишарәләп. 

“Язын лалә үстерсәк, җәй көне җиләккә күчәбез”

Әлки районы Ташбилге авылы егете ул. Район үзәге – Базарлы Матак мәктәбендә физика укыта. Ә тормыш иптәше Ландыш бала ялында. “Язын лалә үстерсәк, җәй көне җиләккә күчәбез”, – ди Айдар Абдуллин бакчасында үскән плантациягә ишарәләп. 

Яшьләр һәрчак эзләнүдә, безнең җирлеккә хас булмаган юнәлеш буенча үз көчләрен сынап карарга булган алар. Әнә шуңа күз курыкса да, кулларын эшкә җиккән яшь гаилә.

– Өч ел элек Ташбилге авылында әти-әни нигезендә яшәдек, – дип сөйләде безгә Айдар.Җәен 2 сутый җирдә бакча җиләге үстерә башладык. Туганнарга, үзебезгә ашарга үстерә идек. “Чыбыксыз телефон” тиз эшли, җиләкнең эрелеге, тәмлелеге турында күрше-күлән дә ишетеп алган. Җиләкләрегез тәмле, сусыл икән дип сораучылар күп булды. Ә сорау булган җирдә тәкьдим калкып чыга. Менә шунда бакча җиләге үстереп карыйк әле дигән уй туды. Мин – авыл егете. Ландыш Түбән Кама кызы, әмма эштән куркып кала торганнардан түгел.

Район үзәгендә үз өйләрен салып башка чыккач, биредә әлеге хыялларын тормышка ашыра башлый яшь гаилә. Интернет аша әлеге юнәлешне, безнең җирлектә җиләк үстерү тәҗрибәсен ныклап өйрәнәләр. Бакча җиләге үсентеләрен үрчетеп сатучыларга чыгалар. “Италия селекциясе”, “Азия”, “Альба”, “Клери”, “Хоней”, “Мармолада” сортларының үсентеләрен алып бакчаларында үстерә башлый алар.

– Җиләк үстерү технологиясен төгәл үтәү мәҗбүри. Түтәлләр агротукыма астында, тамчылап сугару системасы куелган. Әлегә 7 сутый җирдә эш алып барабыз. Әмма мәйданны арттырасыбыз килә. Җиләкнең үзен генә түгел, ә аның үсентесен дә сорап язалар. Әмма сатып алучыларга алдан ук әйтеп, кисәтеп куябыз. Утырттың да, эше бетте түгел. Ул ныклы игьтибар таләп итә. Без иртә яздан, кара көзгә чаклы бакчада. Тукландыру, сорт яңарту буенча эш алып барабыз, – ди Айдар.

– Җиләкне ничә сумга сатасыз? – дип сүз катам хуҗаларга.
Сезон башында кыйммәтрәк була инде ул. Килосын 350 сумга куйган идек. Бу – уртача базар бәясе. Яңа гына бакчадан өзелеп алынган җиләкне алып бетерә баралар, әле җитми дә. Узган ел коры булганга, уңыш әллә ни сөендермәде. Быел инде, безне онытма дип, чиратка языла башладылар. Куйган хезмәтебезнең татлы җиләкләрен татыйбыз бүген, – ди хуҗа елмаеп. 

 Сүзебезне лалә чәчәкләреннән башлаган идек бит әле.
–  Бөтен кеше шау-гөр килеп Яңа елны каршы алырга җыенган мәлдә, безгә махсус фурада, 31 декабрь көнне лалә суганчалары кайтып төште. Гыйнвар башында без аларны утыртып та куйдык, – ди ул.

Тырыш гаилә лалә суганчаларын гаражның 32 квадрат метр мәйданына утырткан. 2000 суганчаның барысы да диярлек чәчәк аткан һәм аны санаулы вакыт эчендә сатып та бетергәннәр. Район үзәгендәге оешмалар күпләп заказ биргән икән. Ә киләсе елдан аның мәйданын тагын да арттырырга җыена Абдуллиннар.
 Өч ул үстерә Абдуллиннар. Кыскасы, сөенеп кайттык без алардан. Бер караштан, бер сүздән аңлашып, бер-берсенә терәк булып яши алар.


Фотолар: шәхси архивтан
 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading