“Салып” бирсәң тизрәк ияләнә”
Фабрикалардан тыш та республикабызда тавык итен җитештерүчеләр аз түгел.
Яшел Үзән районы Осиново бистәсендәге кошчылык белән шөгыльләнүче Кадэрия Лотфуллинаның крестьян-фермер хуҗалыгы исә шуларның берсе. Ул ит чебиләрен 70 көн үстерәбез, дип белдерә.
– Телисеңме, юкмы, беренче һәм унбишенче тәүлекләрдә мәҗбүри ясалырга тиешле вакцинациядән дә, антибиотиклардан да баш тартып булмый. Антибиотикларсыз үстерелгән, чиста ит ашыйм, дип, шул ит аша йоктырылган авырудан кеше үләргә дә мөмкин бит. Бу очракта кайсысы әһәмиятле? Соңгы айда чебиләргә үзебез ясаган катнаш азык кына бирәбез, барлык препаратлар да туктатыла. Шул рәвешле аларның калдыклары да организмнан тулысынча чыгып бетәр өчен вакыт бар, – ди Кадэрия ханым.
Чистай районы Дүртөйле авылында яшәүче Гүзәлия белән Ринат Хәмәтгалимовлар исә ярдәмче хуҗалыкларында ун елдан артык кош-корт үстереп, аны сату белән шөгыльләнәләр. Тиз арада күбрәк табыш алу аларны да кызыксындырырга тиеш кебек.
– Без Чаллы инкубаторыннан чебиләрнең бер айлыкларын алабыз. Суйганчы ай ярым тирәсе асрыйбыз. Инкубаторда алар махсус ризык белән туклана, ризыклары үзгәрмәсен өчен, Чаллы элеваторыннан ПК-6 дигән катнаш азык та ала кайтабыз. Бәясе бик кыйммәт, 25 килограммлы бер капчыгы 2 мең сумга якын. Аннары әкренләп кенә үзебезнең ризыкларга күчерәбез. Икмәк белән бодайны пешереп бирәбез. Тоннасын 16 мең сумнан кукуруз сатып алган идек, аны коры килеш яраталар. Көнбагыш күпкә кыйммәтрәк йөри, иткә симерткәндә ул да бик яхшы, узган ел тоннасын 35 мең сумнан сатып алдык. Быел мөмкинлек чыгып, үзебез дә әзерләдек. Көнбагышны да коры азыкка шул килеш болгатып бирәбез, иткә дә әйбәт куа, аякларын да ныгыта, – ди Гүзәлия ханым.
Түбән Кама базарында аларның үз сатып алучылары. Ун ел бу сәүдә базарында үз урыннарын саклап калганнар икән, алар җитештергән продукциягә дә ышаныч туа, җәмәгать.
Авыл җирендә яшәүче гади хуҗалыкларга да күз саласы килә. Кайбыч районы Борындык авылында яшәүче Гөлия Төхвәтуллинаның 50 яшенә җитеп килгәндә, ит чебиләре үстерү җәһәтендә авызы шактый пешкән.
– Бер елны хакы арзан дип, чебиләрне күрше Кошман авылы егетеннән алдык, шәхси инкубаторы бар. Үсмәде! Өч ай асрадым, ул ашатуларым... Гади тавык токымыннан иде күрәсең. Бер елны күпләп үлделәр. Берсе үлсә дә утырып елыйбыз инде. Куш уч кадәрле чебинең берсен 280 сумнан алабыз бит, акчасын да чүпкә салган кебек. Узган ел, Чаллы инкубаторыннан алып кайтып сатучылардан алдым. Коры азык бирергә куштылар. Алдагы елларда гел изеп ашаттым. Башта комбикорма бирдек, анда бит үстереп җибәрү өчен тиешле витаминнары кушылган. Кайткач та атна ярым тирәсе бер литр суга бер рюмка аракы салып бирәм. Кызык, гел ашау-эчү тирәсендә генә “әвәләнәләр”. Ни өчен алай итәмме? Туңганнары бетеп китсен дим, аппетитлары күтәрелсен, төрле авырулардан үзенә күрә бер профилактика да. Ашап, “салып” куйгач, күпчелек йоклыйлар, яңа урынга ияләшүләрен дә шулай җиңәләр. Аннары ит чебиләре ашаганнарын коеп, күп йөрергә дә тиеш түгелләр икән. Җәй көне ишегалдына яшел чирәм чүпләнергә дә күп чыгармыйм, көненә бер-ике сәгатькә генә чыгарып кертәбез дә, ябабыз. Сөтне дә коры килеш кенә кушам ризыкларына, ул бик әйбәт. Сөякләрен ныгыта, аяклары бетми. Катнаш азыкны без дә ашаттык, тик аны безнең якта үз кешебез берничә төрле икмәк кушып ясый, антибиотикларсыз. Узган ел бер айлык чебиләрем 25 көн эчендә җитештеләр дә, – ди Гөлия ханым.
Комментарийлар