Реклама
"Әтинең зиратны ничек карап торганын беләм, кышын кардан чистарта, җәен чирәмен чаба, җирлекне тәртиптә тота". Югары Әлкидән бер төркем халык авылдашлары Илгизәр Вафиннан зарлангач, Илгизәр әфәнденең кызы шулай дип белдерде.
Югары Әлки авылындагы хәлләр турында хәбәр чыккач, "Шәһри Казан" редакциясенә Илгизәр Вафинның кызы Гүзәлия шалтыратты. Аның сүзләренчә, халык сөйләгән әйберләр — яла ягу. Бу турыда журналист Рәсим Хаҗиев үзенең телеграм-каналында хәбәр итә.
— Әтинең зиратны ничек карап торганын беләм, кышын кардан чистарта, җәен чирәмен чаба, җирлекне тәртиптә тота. Ничек инде кешеләр аның турында шундый сүзләр әйтә ала?! - диде ул.
Әлки районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Йосыпов чара күрергә вәгьдә иткән иде. Бүген хәбәр җиткерделәр: Илгизәр Вафин өенә полиция хәзмәткәрләре килгән.
Бүген иртән иртүк Илгизәр Вафин район хакимиятенә барып, авыл клубы җитәкчесе ни өчен журналист белән очрашу өчен халыкны клубка керткән дигән шикаять язган. Шунысы кызык: клуб мөдирен дә, мәдәният бүлеге җитәкчесен дә район түрәләренә чакырып, аңлатма яздыртканнар. Авыл халкы Вафиннан зарлана — реакция юк, ә ул кеше барып бер генә шикаять яза, шунда ук тикшерә башлыйлар.
Шунысы да бар, авыл халкы бүген җомга намазыннан соң зират өчен җаваплы яңа кешене сайлаганнар — Фаил Хәбибуллинны. Хәзер инде низаглар тукталыр дип өметләник.
Беренче язманы укырга: Югары Әлкидән берәү зираттан бизнес ясаган
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз