16+

Югары Әлкидән берәү зираттан бизнес ясаган

Югары Әлкидән бер төркем халык авылдашлары Илгизәр Вафиннан зарлана. Халык сөйләвенчә, ул зират белән җитәкчелек итүне үз өстенә алып, анда башбаштаклык кыла, шуннан бизнес ясаган.

Мәетне зиратта күмү өчен халыктан өчәр мең сум акча ала да кесәсенә сала, диләр. Ә бит кабер казучылар да җирле кешеләр анда, ләхет тактасын да сатып аласы юк, мәчеткә кайтарталар. Иске чардуганнарны да сата дигән сүзләр бар. Зиратны карарга дип спонсорлар акчасына алынган төрле җиһазларны үз хуҗалыгына кайтарып куйган. 

Аның эшчәнлеге белән килешмәүчеләргә яный, машина тәгәрмәчләрен дә тишкәли дип, сөйли Югары Әлки авылы халкы. Аптыраганнар. 

Район хакимиятендә кешеләрнең тетмәсен тетүче Вафин турында белмиләр дә икән. 

Рәсим Хаҗиев барып кайтты авылга. Киләсе чәршәмбе санында тулырак укый аласыз

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Позор

    Мөһим

    loading