16+

Юл турыдан булачак!

Күтәртелгән дамба гына булса да, кайчандыр Шыңар - Кибәхуҗа юлы «цивильный» юллардан санала иде. Узган гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында халыкка файдасы зур булды аның. Авыл сөтен дә шуннан Теләчегә илттеләр. Көзге, язгы пычракта, күз ачкысыз кышкы бураннардан соң да юл өзелмәде анда. Әмма бу бәхет озакка бармады, Теләче районы яңадан торгызылганнан...

Күтәртелгән дамба гына булса да, кайчандыр Шыңар - Кибәхуҗа юлы «цивильный» юллардан санала иде. Узган гасырның җитмешенче-сиксәненче елларында халыкка файдасы зур булды аның. Авыл сөтен дә шуннан Теләчегә илттеләр. Көзге, язгы пычракта, күз ачкысыз кышкы бураннардан соң да юл өзелмәде анда. Әмма бу бәхет озакка бармады, Теләче районы яңадан торгызылганнан соң, ике районны тоташтыра торган юл өзелде, тал-тирәк, әрәмә басты үзен. Юлдагы бу тынлык озакка бармас кебек. Ходай насыйп итсә, киләсе елга сабалылар Арчага Кибәхуҗа аша, ә кибәхуҗалылар Сабага Шыңар аша асфальт юлдан җилдерерләр дигән ышаныч бар. Бу нисбәттән боз кузгалды инде. Быелның август аенда Олы Кибәхуҗа авылы янәшәсеннән ага торган Макса елгасы аша яңа күпер салына башлады. Күперне Казан шәһәреннән килгән җаваплылыгы чикләнгән «Гидромонтаж» ширкәте төзи. Бүген ике торыклы (пролет) күпер өчен субайлар сугыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading