16+

Үзара салым: кайберәүләр 1000 сум җыеп, миллионнар белән эш итә

Үзара салым турында ишетмәгән, белмәгән, аны «татып» карамаган кеше юктыр. Җирле бюджетлар керемен тулыландыра торган ирекле салым системасы федераль күләмдә ун еллап элек кертелде.

Үзара салым: кайберәүләр 1000 сум җыеп, миллионнар белән эш итә

Үзара салым турында ишетмәгән, белмәгән, аны «татып» карамаган кеше юктыр. Җирле бюджетлар керемен тулыландыра торган ирекле салым системасы федераль күләмдә ун еллап элек кертелде.

Аның күләмен, нәрсәгә тотылачагын авыл халкы үзе хәл итәргә тиеш. 2013 елдан халыктан җыелган салым дәүләт тарафыннан финанслана, ягъни халыктан җыелган бер сум акча дүрт сум булып әйләнеп кайта. Үзара салым акчасы турында һәр җирлекнең генә түгел, һәр гаиләнең үз фикере бар дисәм дә, ялгыш булмас. Берәүләр хуплый, икенчеләре, бар нәрсәне халык өстенә калдыралар дип, ризасызлык белдерә. Кайдадыр халыктан 150-200 сум акчаны көчкә җыялар, ә менә Әтнә районының Түбән Бәрәскә авыл җирлегендә яшәүчеләр өченче ел рәттән үзара салым акчасын гаиләдәге һәр кешегә 1000 сум исәбеннән җыйганнар! Әлеге авыл җирлегенә Бәрәскә, Бәрәзә, Өшкетә авыллары керә. Димәк, гаиләдә дүрт кеше икән - дүрт мең, алты кеше икән, алты мең биргәннәр. Бер карасаң, аз акча түгел. 200 сум акча бирмәскә җан тартышып торган кешеләрне белгәннән һәм күргәннән соң, гаҗәпләнү бермә-бер арта.

Халык ничек кабул иткән? Эшне ничек оештырганнар, халыкны ничек ышандырганнар? Каршылык­лар булмаганмы, ышаныч акланганмы? Әлеге сорауларга җавап табу өчен, Әтнә районына юл тоттык.
Үзара салым акчасын җыйнау, халык белән эшләү җирле үзида­рәләргә тапшырылган. Бәрәскә җирле үзидарә рәисе Аида Фатыйхованы, әле генә монда иде, чүп төядек, өстен алмаштырырга кайтып китте, диделәр. Ул арада ул үзе дә килеп җитте.

- Әйе, безнең җирлектә үзара салым һәр кешедән бер мең сум исәбеннән җыйнала. Аның дәүләт ярдәме белән дүрт тапкыр артуын да исәпләсәк, шактый сумма чыга. 2016 елда өч авылга 5 млн 560 мең сум акча җыйналды. Һәр авылның үз акчасын үзенә тотабыз. Авыл халкы белән сөйләшеп, бүгенге көндә авылның яшәеше, тормышы өчен нәрсә кирәк, бүгенге көндә кайсы мөһимрәк икәнлеген билгелибез, - ди Аида ханым.

- Халык авырсынмыймы?
- Мин халыкка бик рәхмәтле. Бирмибез дип каршы төшкән кеше юк. Без дә, үз чиратыбыз­да, халык акчасының бер тиенен дә юкка сарыф итмәскә, мөмкин кадәр күбрәк эш башкарырга тырышабыз. Өшкетә авылының юллары бик беткән иде. Бөтен технологияләргә туры китереп, иң элек юлны грейдер белән эттереп, ком, аның өстенә таш салдык. Бер машина комның, ташның бәясен һәркайсыбыз белә. Авылыбыз өлкәннәре китерелгән һәр йөкне үлчәп, язып барырга куштылар. Без шулай эшләдек тә. Халык акчасы булгач, монда шикләнүләргә урын калмаска тиеш. Әгәр дә «Ленин» хуҗалыгы, аның җитәкчесе Илгиз Хәйруллин булышмаса, җирле үзидарә үзе генә бу тиклем эшне оештырып, башкарып бетерә алмас та иде. Һәр эшне башлар алдыннан, без аның белән киңәшәбез. Каян нәрсәне түбәнрәк бәягә алып була, кайсы сыйфатлырак, кемнәр эшне намус белән башкарып чыга? Боларның барысын да Илгиз Вилдан улы белешә, киңәшен бирә. Әлбәттә инде, матди яктан да ярдәм зур. Авыл юлларын караганда, елгаларга салырга 540 диаметрлы унике торба гына бирелде. Хуҗалыкның экскаваторы белән юл читләренә канаулар казылды. Авылны, аның халкын кайгыртып торучы җитәкчебез булу белән без бик бәхетле. Җирле үзидарә авыл хуҗалыгы белән бер булып, хәбәрләшеп эшлибез. Үзара салым акчасына зират коймаларын яңартырга материал алдык, халык өмә белән эшләде. Зиратның капкаларын да яңарттык. Шулай ук зиратларда, җирләү өчен кирәкле булган әйберләрне саклау өчен, будкалар эшләттек. Ут-күз булса, су алу өчен дүрт гидрант куелды. 840 метр арада су торбасын алмаштырдык. Алла боерса, үзара салым акчасының быелгысына юлга таш түшәп бетерергә, мәктәп янындагы күлне карарга, Бәрәскә авылы урамындагы асфальтның ватык урыннарын ремонтларга, зират коймаларын тотып бетерергә исәплибез.

Аида Фатыйхова белән авыллар буйлап йөреп, барлык башкарылган эшләрне карап чыктык. Җирле үзидарә рәисенең эше тыгыз: әле берсе шалтырата, әле икенчесе. Миңа да форсат чыкты, ул сөйләшкән арада, авыл белән бәйле хатирәләрне барлап, урам буйлап киттем. Бәрәскә авылына иң беренче тапкыр моннан ун еллар элек чәчү вакытында килергә туры килгән иде. Бөтен дөнья ямь-яшел, җир яхшы камыр кебек өлгереп җиткән, механизаторларның барысы да кырда. Аннан соң урып-җыю чорында булдым, кырларның иркенлеге, уңышның муллыгы күңелнең иң түренә матур хатирәләр булып кереп урнашты. Сирень чәчәк атканда килгәнмен икән әле тагын бер, бу юлы исә шомырт чәчәкләре каршылады. Авылның табигате, кешеләре, аларның башкарган эшләре тулы бер картина тудырып, хәтергә сеңә бара. Бәрәскә авылы гел җете төсләрдән тора. Бу юлы да никадәр яңалык. 1769 елда салынган таш мәчет - авылның горурлыгы. Аны, тарихи объект буларак, сафка бастыру өчен зур эшләр алып барыла. Шулай да әле сәгате сугып җитмиме, төзекләндерү эше тулы көченә башланып китә алмый. Дәүләттән дә азмы-күпме ярдәм бар, «Ленин» хуҗалыгы да булыша, алар янында меценатлар да булса, эш кузгалыр иде, ди халык. Бу юлы аның янына бик матур итеп кое ясап куйганнар. Элеккеге кое урыны булган икән.

Кайчандыр иске кибет булган бинаны өр-яңадан ремонтлап, хәләл кафе ачканнар. Андагы зәвыклылык сүз белән генә әйтеп бетерер­лек түгел. Авыл җирендә мондый кафелар күреп күнекмәгәнгә, гаҗәп­ләнүнең чиге булмады. Иң мөһиме: ул бизәк булып кына тормый, авыл халкына хезмәт итә. Түбән генә бәядән хәләл ит, казылык, камыр ризыкларының ниндие генә юк. Җаның ни тели, бар да мулдан. Сыйфатлы, хәләл. Никах туйлары, Коръән ашлары үткәрергә менә дигән залы да бар.

Кабат үзара салым акчасына әйләнеп кайтабыз икән, аның уңай яклары барыбер күбрәк. Башкарылган эшләр бер, җимерелгәнне күрергә, яңартылганны сакларга, үзенә хуҗа булырга өйрәтә ул халыкны. Сүз дә юк: җирлектәге хуҗаларның эшне оештыра, халык белән эшли белүе һәм ышанычны аклаулары әлеге очракта иң мөһиме. Әйткәнемчә, без аның иң матур үрнәген Әтнә районының Түбән Бәрәскә авыл җирлегендә күреп кайттык.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading