– Авыл халкы бик актив һәм тырышлар. Үзара салым акчасын без хәзер урамлап җыя башладык. Акча үз урамына гына тотылгач, бу эштә тагын да теләп катнаша башладылар, – дип мактап та алды җирлек башлыгы үзләрен.
Җирлеккә дүрт авыл – Зур Кукмара, Янсыбы, Иске Йорт һәм Жилой Рудник керә.
Дүрт авылда да хәйран зур эшләр башкарылган. Өч меңнән артык кеше яши торган Зур Кукмара авылын гына алып караганда, узган елда үзара салым акчасына кырык метр озынлыктагы җәяүлеләр күпере салынган. Аның аша халык Сабан туе мәйданына һәм чишмәгә йөри икән.
Моннан тыш өч урында барысы 735 метр юлга асфальт салынган. Аерым урамнарда миллион ярым сумлык таш та җәелгән. Яңа су насосы, яктырткычлар алып куйганнар. Кар эттерү өчен 350 мең сумны аерым җыеп куйганнар. Тукталышларны, су башняларын буяганнар.
Авылдагы су башнясы бик искергән. 1971 елда ук куелган булган ул.
– Су начар килә башлады, аның трассалары каян үткәнен дә белеп булмый. Җыенда халык исеменнән шуны “Чиста су” программасы белән эшләп чыгып булмасмы икән дигән мөрәҗәгать белән чыктым. Ун еллык программа инде төзелгән, бу мәсьәләне 2025 елдан соң гына хәл итеп булачак, диделәр. Әмма гел әйтеп торсак, су проблемасы тагын да кискенләшә башласа, бәлки боз кузгалыр дигән өмет бар. Карашәмдә дә булды бу проблема. Без аны грант отып хәл иттек, 1,5 миллион сумга скважина казыттык һәм яңа башня куйдырттык, – ди Гөлнара Семахина.
Икенче проблема – юлларга таш җәю. Татар Наратлысында бер урамның яртысы гына таш җәелмичә калган булган. Карашәмдә ике урам. Аның берсен үзара салым программасы акчасына гына салып бетереп булмый ди. Моның өчен авылларда таш җәю программасына керергә ниятлиләр. Ә менә Рус Наратлысында унбер кеше генә яшәү урыны буенча теркәлеп, аның бишесе генә авылда яши икән. Юл авыл эчендә генә түгел, аңа керү өчен дә юк, республика программа аша гына эшләп чыгарга була, ди җирлек башлыгы.
Комментарийлар
0
0
“Үзара салым акчасына түгел” инде. Просто “үзара салымга”. Салым акча дигән сүз бит инде. Акча акчасына дигән кебек була
0
0