Шәһри Казан

Үзе вак, үзе черек, әле пешкән җитмәсә...

Бәрәңге белән мактанып булмый быел. Баштарак бик матур утырды ул: шау чәчәккә күмелгән иде. Әле кешеләр, кереп: «Сезнең бәрәңге бигрәк матур утыра», - дип тә сокланалар иде. Менә шундый сабактан шундый начар бәрәңге чыкты: үзе вак, үзе черек, әле пешкән җитмәсә. Әмма шунысы хак: бәрәңгенең сабагы бик тиз корыды. Аны...

Реклама

Бәрәңге белән мактанып булмый быел. Баштарак бик матур утырды ул: шау чәчәккә күмелгән иде. Әле кешеләр, кереп: «Сезнең бәрәңге бигрәк матур утыра», - дип тә сокланалар иде. Менә шундый сабактан шундый начар бәрәңге чыкты: үзе вак, үзе черек, әле пешкән җитмәсә. Әмма шунысы хак: бәрәңгенең сабагы бик тиз корыды. Аны бөтенләй дә чабып булмады. Ул шулкадәр кибеп беткән ки, чалгыны тидерүгә, сабагы белән бөтен бәрәңге йолкына да чыга. Безнең үзебезнеке чагыштырмача ярый әле ул, ә туганнарыбызның бәрәңгеләре чикләвек зурлыгында гына. Без бәрәңгене бик иртә утырттык - апрельнең 29ында ук. Бәлки, шуның аркасындадыр, бәрәңге бераз гына булса да булды. Бар дип инде, шул: хәзер ашарга, утыртырга җитә, әмма язгылыкка җитмәячәк. Авыл халкының күбесе бәрәңгене соңрак, майның 9ларында утыртты, әллә шуңа инде аларның уңышы начар булды. Белмәссең, нәрсәдәдер инде моның сәбәбе...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: