Шәһри Казан

"Зират каргалары" ике ботымнан кочаклап алды

Без инде зират янында яшәгәч, иң беренче капкадан чыгуга, зират каеннарына күз төшә, башта шәп-шәрә каеннар соргылт төскә керә, аннан инде шундый саф, садә яшел яфраклар пәйда була. Аннан инде бөтен зират яшеллеккә күмелә.

Кошлар сайрый, кошларга кайда сайрасалар да барыбердер инде, оя корырлык агач кына булсын.
Без зират янында туган балалар түгел, без югарыочлар. Язмышлар кая язылган бит, без шул язмыш язган юллар белән гомер дигән юлны үтәбез инде.
Зират безнең өчен изге урын, серле, шомлы урын. Менә дүрт дистә елдан артык шушы урамда яшәсәң дә, һаман шулай. Мин зират капкасыннан атлап эчкә үтә алмыйм. Көннәрдән бер көнне күтәреп китерерләр инде кәнишне.

...Ә менә шушы урамда туып үскән аргыяк малайларына зиратка кереп йөрү – ике тиен бер акча. Алар шунда үскән. Әнә минем янда шуларның берсе сөйли инде, өйдә тугыз баллы шторм кузгалса, җайлап кына давыл узганын зиратта көтеп торасың. Бетәме инде малай-шалайның “ский”ләре.
Йә чалбарын ертып кайткан, йә көтү каршына барырга оныткан да, өйдәгеләр кайтмыйча калган сарык-бәкәйне эзләп аяктан язган, бер дә булмаса тирес чыгарганда сәнәк сабын сындырган. Бар инде ул гаеп, эзләсәң табыла, элеккеләр әйтмешли, эзләсәң гаеп мулла кызында да бар ул. Бер-ике сәгатькә күз алларыннан югалып торырга кирәк, аннан үзләре үк эзли башлыйлар алар сине. Синнән башка буламыни ул? Көтүдән кайткан сыерны сауганда алдына салырга печән кирәк, ул печәнне кем җыя? Син кәнишне! Казларны барлап алып кайтырга кем кирәк? Тагын син инде, ул йөремсәк ана каз бөтен күршеләр бакчасын сөреп йөри, барлап алмасаң. Шул ана каз өчен нәнәң күршеләр белән әчелешле булып ята алмый бит инде. Аннары чыккан ачуны тагын синнән алалар инде. “Шул казларны барлап алырга да ярамагач, көне буе уеннан бүтәнне белмисең”, – янәсе.

Менә шул шторм вакытында иреннәреңне җайлап куеп, SOS сигнал җибәрер өчен, ягъни сызгырыр өчен авыз шәрифләре кирәк. Бер тапкыр чаж иттереп сызгырып җибәрәсең, бөтен аргы ягың яңгырый һәм хәзер дусларың чаптырып килеп җитәләр.
Ә җыелу урыны шул зиратта инде.

Давыл узганны дусларың белән гәпләшеп, әзрәк кәрт сугып уздырасың да, аннан бернәрсә булмаган шикелле өйгә кайтасың. Анда инде давыл күптән узган, күктә кояш балкый, сине кырыкмаса кырык төрле көндәлек мәшәкать көтә.
Безнең заманда аргыяк тулы малайлар иде, кем аларны аргыяклар дип торсын, аларның бөтенесенә бер исем – зират каргалары.
Һәркемдә диярлек өч-дүрт малай, Миңлемуллаларның берсендә – өч, берсендә – дүрт, Усманда – дүрт, Минегалидә – дүрт, Гыйлемуллада – өч, вәйт малай уңдырышлы булган бу аргыяк хатыннары.

Һәркайсы баһадирдай көчле, булдыклы егетләр үстергәннәр бит. Сөбханалла! Абыйлар үсеп чыгып киткән, алар урынын энекәшләр алган.
Хәзер юк, мәктәптә аргыяктан өч малай, ике кыз укый.

Реклама

...Менә берзаман әтиләре уйнап үскән шул зират тарафына ике малай юл тоткан, бу да әллә кайчан булган хәл инде, теге гасырда ук.
Зират ямь-яшел, агач баскан, алар яфрак ярган, безнең урам ягында иске каберләр генә, зират һаман басуга таба зурайтыла бит инде ничә мәртәбәләр.
Менә шулай бу яктагы ишектән кереп киткән ике дус – Алмаз белән Фәнис. Баралар икән болар, баралар икән, барган саен, агачлар куера, аяк астында бер генә сукмак та юк. Уңга карасаң да агач, сулга карасаң да агач, түбән карасаң иске каберләр, өскә карасаң, биек агачлар, ябалдашлары белән кояшны каплаган.
Малайлар “зур”, берсенә дүрт тулмаган, берсенә өч тулып киткән. Зурын зур да, тик менә әтиләре шикелле иттереп чаж итеп сызгырырга гына өйрәнмәгәннәр. Шулай булгач, тагын ни кала инде монда, авызыңны күтәреп елап бөтен дөньяга аваз саласы гына кала.

Әз елаганнармы, күптерме, монысын инде бөтен нәрсәне хисапка алып торучы кәккүк кенә белгәндер белсә. “Нәрсә, җегетләр, кайтыр юлны тапмыйсыз мәллә?” Күз яшьләрен сөртеп, күзләрен зуррак ачып карасалар, күршеләре Мәхмүт абыйлары икән ләбаса.

Зиратта үскән малай инде ул да, минем яшьтәш. Каяндыр кайтышымы, каядыр барышымы булгандыр инде, зират аркылы гына. “Әллә аталарын күрделәр тагын, икесе ике ботымнан кочаклап алдылар”, – дип көлдерә иде Мәхмүт мәрхүм. Ул вакытта урамнарда язын-көзен билдән пычрак иде шул, урамга сыңар таш салган кеше дә юк иде. Шул пычрактан туеп та зират аркылы йөргәндер инде аргыяклар, үзебез дә күбрәк инештән йөри идек бит.
Тик менә... авыл бетеп бара бит, җәмәгать. Йокы кермәгәндә санап яттым, авылда 85 буш нигез чыгардым. Хәтер җебенә уралып күпме дөнья гиздем бит әй...

Рәйсә Галимуллина,
Кукмара, Мәмәшир.
Фото: https://vk.com/club110232554

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: