16+

Зөябашы авылы

Исеме үк әйтеп тора: бу атаклы мишәр авылы Зөя елгасының башында ук урнашкан. Хәзер ул Ульяновск өлкәсенең Барыш районы биләмәсенә керә. 1920 елга чаклы ул Сембер губернасының иң көньяк өлешендә урнашкан була. Авылның русча рәсми атамасы - Иске Тимошкино. Аңа иң беренче нигез салучылар мордва халкы вәкилләре булган, дип яза...

Зөябашы авылы

Исеме үк әйтеп тора: бу атаклы мишәр авылы Зөя елгасының башында ук урнашкан. Хәзер ул Ульяновск өлкәсенең Барыш районы биләмәсенә керә. 1920 елга чаклы ул Сембер губернасының иң көньяк өлешендә урнашкан була. Авылның русча рәсми атамасы - Иске Тимошкино. Аңа иң беренче нигез салучылар мордва халкы вәкилләре булган, дип яза...

Авылның кайчан барлыкка килүе тәгаен генә ачыкланмаган. Сембер шәһәреннән йөз чакрымнар чамасында көньяк-көнбатыш тарафтарак урнашкан бу авыл элегрәк заманнарда Пенза губернасы биләмәсенә дә кергән була.

Мондагы төбәк авыллары халкы элек-электән игенчелек белән генә чикләнмичә, төрле-төрле һөнәр үзләштереп тә көн күрергә мәҗбүр була. Чөнки кеше саны арткан саен, авыл халкына бүленеп бирелгән җир мәйданы кими төшкән. Иген чәчеп кенә тормыш алып баруы елдан-ел авырлашкан. Шул сәбәпле кешеләр өстәмә табыш чыганагын үзләштерергә мәҗбүр булган. Тирә-як авыл халкы кебек, Зөябашы кешеләре дә башлыча туку һөнәренә бәйле кәсепләр белән көн күргән. Берәүләр сарык йонын юып һәм тетеп, икенчеләре исә аны эрләп саткан. Туку станогы тоткан кешеләр шулардан төрле-төрле тукымалар җитештергән. Кайбер алпавытлар исә шундый станок ияләрен бергә туплап, махсус «мануфактура артельләрен» (кечерәк фабрикалар) оештырганнар. Абдулла Йосыпов хәбәр итүенчә, ХIХ гасыр башында Сембер губернасында крепостной крестьяннар хезмәтен кулланып эшләүче шундый «мануфактура»лар саны шактый булган. Ул заманда тукылган постау күләме буенча бу губерна Россиядә өченче урында исәпләнгән. Беренчелек Мәскәү губернасына туры килгән.

Сәүдәгәр Акчуриннар элек шул туку артельләрен йон белән тәэмин итеп тору өлкәсендә зур уңышка ирешә. Алар беренчеләрдән булып Оренбург губернасы белән Казакъ ханлыклары чигендәге ярминкәгә барып, шуннан өчәр йөз олау йон, көтү-көтү сарык кайтара башлыйлар. Шул йонны алпавытлар мануфактураларына сатып, зур табыш ала торган булалар. Булачак шагыйрь, Тукайның замандашы Миргазиз Укмасый да бер-ике җәй Акчуриннарның йон юу артелендә эшләгәнлеген искә ала. «Элек татар сәүдәгәрләренә чит илләр белән сәүдә итү тыелган була. Бертуган Акчуриннар, Сәүдә департаментына сигез мең сум түләп, шундый хокукка ия булалар», дип яза «Господа Акчурины» китабы авторы. Ә сигез мең сум ул заман өчен бик зур акча саналган.

Зур күләмдә акча туплагач, 1840 елларда Сөләйман Акчурин үз авылында туку фабрикасы ачарга рөхсәт ала. Әлбәттә, аның шул фабрикада эшләрдәй крепостнойлары булмый. Ул һәркемгә эш хакы түләп кенә эшче яллый алган. Шул рәвешле ул Зөябашы халкын гына түгел, күрше авыл кешеләрен дә эшле-табышлы иткәнлеге сәбәпле,тиз арада зур уңышларга ирешә. Губернада беренчеләрдән буларак, үз фабрикасында пар машинасы көче белән эшләүче берничә туку станогын куллана башлый. Һәм елдан-ел алар санын арттыра бара.

Тиздән аның үрнәгендә Курамша агасының улы Тимербулат та, күрше авыл алпавытының иске фабрикасын алып, аны яңа машиналар белән җиһазлап, атаклы «Гурьевка туку фабрикасы»н ачып җибәрә. (Мәскәү-Самара юлындагы хәзерге Барыш шәһәре бистәсе.) Курамшаның кече улы Әсфәндиярга исә икенче бер алпавытның «мануфактура»сын алып бирәләр. Ул авыл Зөябашыннан унике чакрымда була. (Әсфәндияр - Зөһрә Акчуринаның атасы. Зөһрә Гаспринская әнә шул рус алпавыты утарында үсә.) Сөләйманның энесе Ильяс та тиздән Зөябашында, агасының «зур фабрикасы» янәшәсендә үз фабрикасын төзеп куячак. Шул рәвешле «Акчурин фабрикантлар» исемлеге елдан-ел арта барган.

Инде Зөябашы авылыннан чыккан яисә шул авылда булып киткән башка шәхесләрне дә искә алып үтик. Әлбәттә, иң беренче итеп, бөек шагыйребез Габдулла Тукайны искә алыйк.фабрика эшләренә турыдан-туры бәйләнеше булмаган, күбрәк иҗтимагый һәм мәдәни эшчәнлеге белән танылган морза Хәсән Акчурин чакыруы буенча атна-ун көнләп кунак булып китә Тукай бу тирәләрдә. Хәсән Тимербулат улы - татар-болгарлар тарихына багышланган бай коллекция туплаган, иҗтимагый-тарихи эчтәлекле китаплар җыю белән мавыккан, авыл һәм шәһәрләрдә мәктәп-мәдрәсәләр, китапханәләр ачкан шәхес. Тарихчы Зәки Вәлиди аның бай китапханәсе белән таныш булуын искә ала. Әлбәттә, Тукайның сәяхәте иң элек Барыш тимер юл станциясе янәшәсендә урнашкан Гурьевка туку фабрикасы бистәсеннән - Хәсән морза утары белән танышудан башланып киткәндер. Зөябашына инде ул соңрак барып чыга.

Акчуриннар гаиләсеннән чыккан олуг шәхесләрдән Йосыф Акчура, Зөһрә Акчурина-Гаспринская исемнәре күпләребезгә таныш. Аларның балачагының бер өлеше Зөябашы авылында узган. Йосыф кебек үк, Париждагы Сорбонна университетында укыган Сара Шәкулованың абый һәм апалары да Акчуриннарга кияү дә, килен дә булган. Димәк, аның да Зөябашы авылы белән таныш булуында шик юк. Язучы һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе Шамил Усмановның анасы да Акчуриннар нәселеннән. Зөябашыннан чыккан яшь комиссар Бәкер Белоусов белән бергә Шамилнең Сызрань шәһәрендә беренче гаскәри берәмлек оештырганлыгы, соңыннан икесенең дә Беренче Татбригада сугышчылары белән акларга каршы көрәшкәнлеге мәгълүм. Гражданнар сугышында актив катнашкан, 1941 елда полковник дәрәҗәсендә Мәскәү янындагы Волокаламск шәһәре тирәләрендә дошманга каршы торучы эре гаскәри берәмлек командиры булган Сәетгәрәй Гайфетдиновның да яшьлек чоры Зөябашында узган, дип язалар.(Аның бу авылга карата нинди мөнәсәбәте булуын ачыклыйсы бар әле.) Шушы авылда туган танк бригадасы командиры полковник Хәмзә Багдановның танклары 1945 елның 22 апрелендә Берлинга беренчеләрдән булып барып керә. Шул сугыштагы батырлыгы өчен бу оста командирга Советлар Союзы Каһарманы даны бирелә. Зөябашында туган икенче Советлар Союзы Каһарманы - гаубица туплары батареясы командиры Габделхак Үмәркин. Ул 1942 елда Симферопольне саклаганда оста, батыр командир буларак таныла. Ә 1945 елның июнендә ул - Мәскәүдә узган Җиңү Парадында катнашкан милләттәшләребезнең берсе. Сугыштан соң исә ул байтак еллар Казанда 116нчы мәктәп директоры булып эшли. Замандашларына багышланган тагын берничә китап авторы («Генерал Зәки Котлин» һ.б) подполковник А.Йосыповны да сугыш чоры батырлары сафында санарга тиешбез. 1942нең көзендә, Сталинград язмышы хәл ителгәндә, ул Идел аша вакытлы күпер төзүдә дан казанган офицер. 1944 елда Советлар Союзы Каһарманы исеменә лаек булган сержант, батыр сапер Гали Касыйм улы Әбдерәзәков та шушы данлы авыл егете.

Зөябашыннан чыккан тарихчы, авылдашларына багышлап күпсанлы мәкаләләр язган Н.И.Таиров хезмәттәшебезне дә искә алып китү кирәктер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading