16+

Мәктәпләрдәге өмәләр Җиңүнең 80 еллыгы шигарендә бара

07 апреля 2025, 10:01
197
0
2
Уку өчен 2 минут

Укучыларны сыерчыклар сайрап каршылый.

Мәктәпләрдәге өмәләр Җиңүнең 80 еллыгы шигарендә бара

Укучыларны сыерчыклар сайрап каршылый.

Балык Бистәсе районының Ямаш авылы мәктәбе территориясендә хезмәт туе гөрли. Тукталыш ясап, “Алла куәт бирсен!”, дип сәлам бирмичә ничек узып китәсең.

– Ел саен язгы һәм көзге якларда укытучылар, өлкән сыйныфлар укучылары, хезмәткәрләр бергәләшеп өмәләр үткәрәбез. Быелгысы Бөек Җиңүнең 80 еллыгы шигарендә бара. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәм сугыш ветераннары хөрмәтенә Ямаш белән Күки авылларында куелган һәйкәлләр тирәләрен дә җыештырабыз. Күки авылы үзенең Советлар Союзы Герое Миңнулла Гыйззәтуллин белән горурлана, мәктәп каршына аның бюсты куелган. Укыту-тәрбия эшендә авылларыбызның Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләрен ватанпәрвәрлек үрнәге итеп китерәбез, – ди Ямаш белән Күки авыллары мәктәпләре директоры Инсаф Баһавиев.

Ямаш авылы мәктәбе территориясендәге агачларда сыерчыклар сайрашуы шимбә өмәсендә катнашучыларга оркестрның көйләр уйнап торуы шикелле. Өлкән сыйныфлар укучылары хезмәт дәресләрендә сыерчык оялары ясап, агачларга элгән.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading