16+

Мошенник түгелме икән?

14 апреля 2025, 10:01
671
0
0
Уку өчен 3 минут

Банкоматлар аша 50 мең сумнан артык сумманы алуны тыю – миф.

Мошенник түгелме икән?

Банкоматлар аша 50 мең сумнан артык сумманы алуны тыю – миф.

Әмма 1 сентябрьдән Россия банклары бу гамәлләр мошенниклар йогынтысында башкарылмыймы дип тикшерәчәкләр.

Банк, мошенниклыктан шикләнеп, клиентның акчасы җинаятьчеләргә эләкмәсен өчен, банкоматларда акча бирүне тәүлеккә 50 мең сумга кадәр чикләячәк. Бу чикләү 48 сәгать гамәдә булачак,  ә клиентка карта биргән банк шунда ук аның хуҗасына моның сәбәпләре турында хәбәр итәргә тиеш. Законда бу "банкоматлар кулланып клиентның ризалыгыннан башка акча алуга каршы чаралар" дип атала.

"Банклар һәм банк эшчәнлеге турында"гы законга үзгәрешләр керткән һәм Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән 41 нче федераль канунда, Үзәк банктан шикле акча күчерү турында мәгълүмат алынган очракта, банкларның банкоматлар аша аена 100 мең сумнан да артык булмаган күләмдә акча бирүне чикләү бурычы да каралган. Бу Үзәк банк кешене "Илкүләм түләү системасы турында"гы закон буенча дропперлар базасына керткән очракта гына шулай. Дропперлар ул – акчага алданып аңлы яки очраклы рәвештә үзләренең банк реквизитларын законсыз операцияләр үткәрү өчен бирә торган кешеләр.

– Кызганычка, еш кына дроппер эшчәнлегенә яшүсмерләр җәлеп ителә. Шуңа күрә хәзер банклар 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге клиентларның әти-әниләренә карта бирү, шулай ук счет буенча барлык операцияләр турында хәбәр итәргә тиеш. Мәгълүмат бирү һәм аның ысулы банк белән килешүдә языла, – дип сөйләгән иде Россия Банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан буенча Милли банкы бүлекчәсе идарәчесе Марат Шәрифуллин бер матбугат очрашуында. 

Аның әйтүенчә, мошенниклар элеккегечә алдый алмасыннар, ә кешеләр үзләрен якланганрак хис итсен өчен эшли торган законнар кабул ителгән дә инде. 
– Россия банкы гражданнарны мошенниклардан яклау буенча тулы бер чаралар комплексын гамәлгә ашыра. Төп бурычларның берсе – урланган акчаларны чыгару һәм кулга төшерү белән көрәш. Россия банкы Эчке эшләр министрлыгы белән шикле операцияләр буенча мәгълүмат алмашуны тизләтте. Әгәр Эчке эшләр министрлыгы сораган мәгълүматлар безнең базада бар икән, аларга ул бер минутта барып җитә.

Узган елның июленнән шикле күчерүләр буенча “суыту чоры” кертелгән иде. Әгәр акча алучы турындагы мәгълүмат Россия Банкы базасында булса, банклар акча күчерүне ике көнгә туктата. Киресенчә булган очракта, банк клиентка югалткан акчаны компенсацияләргә тиеш. 

– Регулятор банкларның бу кагыйдәне ничек куллануларын игътибар белән күзәтә. Механизм үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте һәм инде йөзләгән мең кешене мошенниклардан саклап калды. Эре банклар ай саен 300 меңгә якын акча күчерүне туктата. Дөрес, кешеләрнең бер өлеше барыбер бу операцияләрне ике көнлек “суыту чоры” тәмамлангач башкара. Ләкин бу ике көн эчендә күбесе алданырга мөмкин булуын ачыкларга өлгерә. Бу чара дроппер операцияләрен киметүгә дә юнәлдерелгән. Хәзер банклар Эчке эшләр министрлыгыннан алынган мәгълүматлар нигезендә дропперлар карталарын блокка куя, – диде Марат Шәрифуллин.

1 октябрьдән исә мошенниклык турында хәбәр итү ансатлашачак. Эре банклар үз мобиль кушымталарына мошенниклык очрагы турында оператив хәбәр итү мөмкинлеген бирә торган функционалны өстәячәк. Зыян күрүчеләр шулай ук банктан, полициягә мөрәҗәгать итү өчен, шунңы йопераөия хакында электрон белешмә ала алачак. Бу хокук саклау органнарына гариза бирү процедурасын гадиләштерәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading