Шәһри Казан

16 март 2015 яңалыклары

  • 16 март 2015 - 12:09
    Татарстан - балалар белән ял итү өчен иң кулай урын
    Россиядә балалар туризмы әле алга китмәгән өлкә булса да, ул көчле темплар белән үсә. Бүген һәр икенче туристлык фирмасы балалар туризмы хезмәтен күрсәтә.
    654
    0
    0
  • 16 март 2015 - 11:34
    Сәйдә Мөхәммәтҗанова: "Минем өчен иң мөһиме - татар халык җырын яңгырату иде"
    Узган атнада Беренче каналда барган "Голос" тапшыруында якташыбыз, унөч яшьлек Сәйдә Мөхәммәтҗанованың татарча җырлаганын күреп күпләр сөенгән. Шатлыкларын интернет аша да уртаклашканнар. "Син - татар милләтенең энҗесе", "Шундый бала булганда, татарлар мәңге яшәячәк", - дип яшь җырчыны канатландырып та җибәргәннәр.
    664
    0
    0
  • 16 март 2015 - 11:23
    Казанның 71нче мәктәбендә Мөхлисә Бубый исемендәге республика укуларында заманның милли лидерларын барладылар
    Заманында Ризаэтдин Фәхретдин: "Без милләт аналары - милли хисле, үзаңлы кешеләр тәрбияләргә тиеш", - дип әйтә. Маһруй Мозаффария, Мөхлисә Бубый, Ләбибә Хөсәения, Фатиха Аитова, Сара Шакулова кебек милли хатын-кыз лидерлар турында Совет чорында бер кәлимә әйтелмәсә дә, хәзер аларны кире халыкка таныта башладылар. Казанның 71нче мәктәбендә укытучылар арасында быел өченче...
    1153
    0
    0
  • 16 март 2015 - 10:56
    Татарстанда “Бәллүр каләм-Хрустальное перо” XVIII бәйгесе игълан ителде
    Татарстанда журналистика һәм масс-медиа өлкәсендә "Бәллүр каләм-Хрустальное перо" XVIII конкурсы игълан ителде. Конкурсны ТР Журналистлар берлеге Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән бергә үткәрә. Конкурсның максаты - Татарстан журналистларының профессиональ үсешен бәяләү, шулай ук ел дәвамында медиа өлкәсе үсешенә йогынты ясаучы физик һәм юридик затларны, хезмәтләрне һәм оешмаларны ачыклау...
    823
    0
    0
  • 16 март 2015 - 10:50
    Казанга Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин килде
    Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин гадәттән тыш хәл килеп чыккан "Адмирал" сәүдә үзәгенә килде. Александр Бастрыкин сәүдә үзәгендәге һәлакәт-коткару эше барган урындагы эш барышы белән таныша. Ул һәлакәт урынына чәчәкләр дә куйды. Исегезгә төшерәбез, "Адмирал"да янгын 11 мартта чыкты. Әлегә 17 кешенең һәлак булуы билгеле. Хастаханәдә 14 кеше дәвалана....
    645
    0
    0
  • 16 март 2015 - 10:39
    Илсур Метшин: “Безнең алда максималь рәвештә эшмәкәрләргә булышу бурычы тора"
    Казан Башкарма комитеты алдында торган иң мөһим бурычларның берсе, - "Адмирал" сәүдә үзәге янгыны вакытында зыян күргән кешеләргә, эшмәкәрләргә максималь рәвештә ярдәм итү. Һәр зыян күрүче белән аерым һәм конкрет эшләргә кирәк. Эшлекле дүшәмбе барышында Казан Мэры Илсур Метшин шундый фикер җиткерде. "Безнең алда максималь рәвештә эшмәкәрләргә булышу бурычы тора,...
    559
    0
    0
  • 16 март 2015 - 10:35
    Казанда Татарстан ветераннары арасында һəвəскəр башкаручыларның хəйрия концерты булачак
    Бүген,16 мартта,Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 14:00 сәгатьтә Татарстан ветераннары арасында һəвəскəр башкаручыларның "Балкыш" ("Сияние") III Республика фестивале лауреатларының Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган хəйрия концерты булачак. Концертның режиссеры - Татарстанның атказанган сəнгать эшлеклесе Раушан Шəрипов, сценарий авторы педагогика фəннəре кандидаты Илсөяр Шиһапова.
    592
    0
    0
  • 16 март 2015 - 10:20
    Казанда “Адмирал” сәүдә үзәгендә янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен акча күчерергә мөмкин
    Татарстан Республикасы Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе советы "Адмирал"да янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм итү өчен акча җыю турында игълан итте. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе советы шулай ук һәлак булганнарның туганнары һәм якыннары, әлеге коточкыч фаҗигадә зыян күрүчеләрнең кайгысын уртаклашуын белдерә, диелгән ассоциация президенты...
    530
    0
    0
  • 16 март 2015 - 10:13
    Казанда Бәхетле балачак музее ачыла
    Казанда мәктәп укучыларының язгы каникул көннәрендә Россиядәге бердәнбер Бәхетле балачак музее ачылачак. Ул Бауман урамы янындагы ХIХ гасыр йорты бинасында урнашачак. Экспозициянең төп темасы - балачак еллары. Экспонатларның төп өлешен Алексей Кортнев, Сергей Шнуров, Иосиф Кобзон, Сергей Лазарев, Даниил Крамер, Сергей Когогин һәм башка танылган кешеләрнең бүләкләре алып тора. Үз...
    614
    0
    0
  • 16 март 2015 - 10:03
    Чит төбәкләрдәге татарларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булып тора
    Чит төбәкләрдә яшәүче милләтәшләребез өчен Казан татарларның милли мәркәзе санала. Татарлар яшәгән төбәкләрдә эшләп килгән милли-мәдәни оешмалар җитәкчеләре "Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте" иҗтимагый оешмасының VIII хисап-сайлау конференциясендә очрашып, үзләрен борчыган мәсьәләләрне уртага салып сөйләште.
    763
    0
    0
  • 16 март 2015 - 08:37
    "Адмирал" сәүдә үзәгендә янгын фаҗигасы уңаеннан Татарстан халыклары Ассамблеясы советы мөрәҗәгате
    Татарстан халыклары Ассамблеясы советы Казанда "Адмирал" сәүдә үзәгендә янгын чыгу фаҗигасын бик авыр кабул итте. Кызганычка каршы, зур янгын чыгу нәтиҗәсендә һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр арасында милли-мәдәни автономияләре вәкилләре дә бар. Татарстан халыклары Ассамблеясы советы исеменнән әлеге фаҗигада һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз....
    563
    0
    0
  • 16 март 2015 - 08:02
    Дарья Рәхмәтуллина, филолог
    Тумышым белән Чаллыдан, башкалада Яңа Савин районында яшибез. Казан бик ошый. Кичләрен балаларга дәрес күнекмәләре бирергә йөрим. Әмирхан урамындагы, шулай ук Ибраһимов проспектындагы хуҗасыз этләрдән җаным алына.
    580
    0
    0
Реклама