16+

Татарстанда “Бәллүр каләм-Хрустальное перо” XVIII бәйгесе игълан ителде

Татарстанда журналистика һәм масс-медиа өлкәсендә "Бәллүр каләм-Хрустальное перо" XVIII конкурсы игълан ителде. Конкурсны ТР Журналистлар берлеге Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән бергә үткәрә. Конкурсның максаты - Татарстан журналистларының профессиональ үсешен бәяләү, шулай ук ел дәвамында медиа өлкәсе үсешенә йогынты ясаучы физик һәм юридик затларны, хезмәтләрне һәм оешмаларны ачыклау...

Татарстанда журналистика һәм масс-медиа өлкәсендә "Бәллүр каләм-Хрустальное перо" XVIII конкурсы игълан ителде. Конкурсны ТР Журналистлар берлеге Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән бергә үткәрә.

Конкурсның максаты - Татарстан журналистларының профессиональ үсешен бәяләү, шулай ук ел дәвамында медиа өлкәсе үсешенә йогынты ясаучы физик һәм юридик затларны, хезмәтләрне һәм оешмаларны ачыклау һәм бүләкләү.

Конкурста журналистика оешмалары һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге бүлекләре, теле- һәм радиокомпанияләр, нәшрият йортлары, матбугат хезмәтләре һәм башка медиа оешмалар вәкилләре катнаша ала, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге сайтында.

Быел конкурс 11 номинация буенча үткәреләчәк. Алар арасында "Һөнәренә тугры", "Ел медиаҗитәкчесе", "Объектив аша караш", "Медиапроект", "Туган тел", "Журналистикада исем" һәм башка номинацияләр бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading