Шәһри Казан

18 март 2015 яңалыклары

  • 18 март 2015 - 16:52
    "Шәһри Казан" 19 март 2015 №27
    550
    0
    0
  • 18 март 2015 - 16:00
    Казанда Кырымның Россиягә кушылуын бәйрәм иттеләр
    Казанның Меңъеллык мәйданында Кырымның Россиягә кушылуына бер ел тулу уңаеннан митинг узды. Анда 3,5 меңнән артык кеше катнашты. Минтингта төрле музыка коллективлары чыгыш ясады, соңыннан исә катнашучылар Кырымның Россиягә кушылу карарын һәм Россия Президенты сәясәтен хуплап резолюция кабул иттеләр. Шамил Абдюшев фотолары
    1048
    0
    0
  • 18 март 2015 - 15:24
    Казанда Рудольф Нуриев исемендәге XXVIII Халыкара классик балет фестивале узачак
    Рудольф Нуриев исемендәге XXVIII Халыкара классик балет фестиваленең вакыты билгеле булды. Фестиваль 15-29 май көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узачак. Быелгы фестиваль программасын Л.Минкусның "Дон Кихот" яңартылган балет премьерасы ачып җибәрә. Балет форумы программасына П.Чайковскийның "Лебединое озеро", А.Аданның "Жизель", Л.Минкусның "Баядерка"сы кебек классик спектакльләр дә...
    990
    0
    0
  • 18 март 2015 - 15:06
    «Шәһри Казан»га арзан бәядән язылып кал
    Хөрмәтле укучыларыбыз! "Шәһри Казан" - кызыклы гына түгел, файдалы, юмарт газета да әле. Такмаклар бәйгесе уздырып, кыйммәтле бүләкләр таратуыбызны онытмагансыздыр. Янә исегезгә төшерик: 31 мартка кадәр газетага 2015 елның II яртыеллыгына иске бәядән язылырга була. Язылучыларыбызны тагын истәлекле бүләкләр көтә. Бергә булыйк!
    0
    0
    0
  • 18 март 2015 - 14:59
    Әлки районында Әниләр паркы булачак
    Әлкидә Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Геройлар паркы ачарга планлаштыралар. Әлеге районнан чыккан Советлар Союзы һәм Социалистик хезмәт геройларының рәсемнәре белән мемориаль комплекс төзүгә заказ да бирелгән. Базарлы Матакта шулай ук Әниләр паркы төзергә дә ниятлиләр. Парк үзәгендә баласын кочкан ана монументы урын алачак.
    508
    0
    0
  • 18 март 2015 - 14:35
    Күз тию нишләтмәс
    Әлеге сурәткә күз салуга, бу ир-егет гармунын ялгыш тоткан дип уйлап куйгансыздыр. Юк шул, гомер буе әнә шул килеш үзәкләрне өздереп суза ул гармунын.
    591
    0
    0
  • 18 март 2015 - 14:20
    Яшь җырчы Илшат Хәмәдиев беренче курста ике ел укыган
    "Элек татар эстрадасына җырчылар Башкортстан якларыннан күп килсә, хәзер кемнән сорама - барысы да Чаллыдан", - дигән иде бер җырчы. Чаллы егете - 20 яшьлек җырчы Илшат Хәмәдиев тә Казанның эстрада "казан"ына бик тиз кереп чумды. Җитмәсә, зур сәхнәгә аяк баскан елны ук "Татар җыры" фестивалендә "Алтын барс" премиясенә ия...
    704
    0
    0
  • 18 март 2015 - 14:17
    Гөлназ Фәйзрахманова, студент
    Икенче курста укыйм, белгечлегем инженер -проектлаучы булачак. Бондаренко урамындагы 5нче йорт ишегалды юллары төзекләндерүгә мохтаҗ. Болайрак итеп төзәтсәң, әйбәт булыр иде, дип, күңелдән ишегалдының сызымнарын сызып йөрим. Бу студент хыялы гына шул.
    615
    0
    0
  • 18 март 2015 - 14:07
    WSI вәкилләре Казанның һөнәри осталык буенча уздырылачак чемпионатка әзерлеген бәяләячәк
    Инспекция комиссисе вәкилләре Россиянең 2019 елда үтәчәк һөнәри осталык буенча халыкара WorldSkills Competition ярышларын кабул итәргә әзер булу-булмавы турында 24-26 март көннәрендә фикер алышачак.
    528
    0
    0
  • 18 март 2015 - 14:01
    Кул осталарының үз заллары булды
    Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музеенда кулланма гамәли сәнгать осталарының да үз заллары барлыкка килде. Биредә беренчеләрдән булып Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Светлана Гарбузованың "Паралельләр" дип аталган юбилей күргәзмәсе ачылды.
    559
    0
    0
  • 18 март 2015 - 13:56
    Быелның 9 мартыннан ана капиталын куллануда чикләүләр кертелгән
    Быелның 9 мартыннан гамәлдә булган закон нигезендә ана капиталын куллануда чикләүләр кертелгән. Хәзер аны микрофинанс оешмалары белән төзелгән килешүләр нигезендә алынган фатирлар, шундый төр оешмалардан алынган кредитлар, заемнарны каплар өчен кулланып булмый, дип хәбәр итә Татарстан Пенсия фондының Казандагы Совет районы бүлекчәсе матбугат хезмәте. Элегрәк сертификат иясе йорт салу, торак...
    511
    0
    0
  • 18 март 2015 - 13:42
    Татарстанда “IT-Чемпион” III республикакүләм бәйге старт алды
    18 марттан Татарстанда "IT-Чемпион" III республикакүләм бәйге старт алды. Соңгы ике ел эчендә конкурста 363 мең бала катнашкан. Бәйгенең төп максаты - халык арасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталын популярлаштыру.
    583
    0
    0
Реклама