Инспекция комиссисе вәкилләре Россиянең 2019 елда үтәчәк һөнәри осталык буенча халыкара WorldSkills Competition ярышларын кабул итәргә әзер булу-булмавы турында 24-26 март көннәрендә фикер алышачак.
Шул уңайдан Казанга, «Ворлдскиллс Россия» Союзы һәм Россиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре озатуында, WorldSkills International (WSI) президенты Саймон Бартли белән техник мәсьәләләр буенча вице-президент Стефан Прашл килә.
25 март көнне Казанда алар шәһәр инфраструктурасы белән танышып, WorldSkills Arena күргәзмә үзәгенең нигезенә таш салу тантанасында катнашачак. Шул ук көнне Казан Ратушасында Казанны 2019 елда узачак һөнәри осталык буенча халыкара WorldSkills Competition ярышларын уздыру хокукына дәгъва кылучы кандидат шәһәр буларак тәкъдим итәчәкләр. Казан белән бергә чемпионат уздыруга дәгъва кылучы шәһәрләр арасында Франция башкаласы Париж белән Бельгиянең Шарлеруа шәһәре дә бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар