Шәһри Казан

30 март 2015 яңалыклары

  • 30 март 2015 - 14:12
    Татарстан мөфтие – Сүриядә
    Дәмәшк шәһәрендә, танылган мөселман галиме Мөхәммәд Сәет Рамазан әл-Бутыйның фаҗигале үлеменә ике ел тулу уңаеннан, конференция уздырыла. Шул нисбәттән 30-31 март көннәрендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге делегация Сүриягә эшлекле сәфәр кыла. Биредә Татарстан мөфтиенең, конференция эшендә катнашудан тыш, танылган мөселман галимнәре белән аерым очрашулары да билгеләнгән.
    538
    0
    0
  • 30 март 2015 - 14:04
    Эшләргә теләсәләр, корал бар
    Башкалада, санитар чистарту икеайлыгы кысаларында, гомүмшәһәр өмәсе 25 апрельдә үткәреләчәк. Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев сөйләгәнчә, шәһәрдән 700 мең тоннадан артык кар чыгарылган. - Юлларны җыештыру эше әйбәт кенә барса да, тротуарлар тиешенчә чистартылмады. Әлегә эшчеләр һәм кече күләмле техника җитми,- диде Игорь Куляжев....
    531
    0
    0
  • 30 март 2015 - 14:02
    “Шартлатучы”ны кулга алдылар
    Узган җомга Казан шәһәрендә бер кеше тәртип саклаучыларны шактый чаптырган. Ул бер көндә өч тапкыр Ершов урамындагы банкта бомба куелган дип, шалтыраткан. Беренче тапкыр иртәнге якта шалтыратудан соң банк офисыннан 100 кеше эвакуацияләнгән, кинологлар, белгечләр тикшереп, банкта бернинди шартлаткыч матдәләр булмавын ачыклаган. Төштән соң кабат ике шалтырату яңгыраган. Монысының инде...
    535
    0
    0
  • 30 март 2015 - 13:53
    Инвесторлар Татарстанга ышана
    Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Дубайда халыкара инвестицион форумда катнаша.
    529
    0
    0
  • 30 март 2015 - 13:43
    Иң яхшы авыл почтальоны Әлкидә яши
    2015 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу нәтиҗәләренә нигезләнеп, «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте дүрт номинациядә шәһәр һәм авылларда эшләүче иң яхшы почта хезмәткәрләрен билгеләп, аларга акчалата премияләр тапшырды. Җиңүче почтальоннар 30 шәр мең сум премия алса, почта бүлекчәсе 50 мең сум премиягә лаек булды. «Иң яхшы авыл почтальоны» номинациясендә беренчелекне Әлки...
    614
    0
    0
  • 30 март 2015 - 12:46
    Игътибар, бездә конкурс: “Мин кулыма китап алам...”
    Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса Үз-үземне күралмыйча, рухым төшсә, Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә: Хәсрәт соңра, хәсрәт килеп алмаш-алмаш Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш, Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса Хәзер генә сыгылып-сыгылып елаган яшь Шул вакытта мин кулыма китап алам, Аның изге...
    1186
    0
    0
  • 30 март 2015 - 11:29
    Нурислам Хәсәнов, язучы:
    - Сабыйлар өчен бакчалар төзелүен бик хуплыйм. Алайса озын чиратлар барлыкка килгән иде. Яшь аналар вакыты җитсә дә, эшенә чыга алмады. Казанда хәзер өч яше тулган сабыйларга урын бар. Балаларыбыз, башка яшь гаиләләр бакчага урын таба алмыйча аптырап йөрсәләр, бу безгә - өлкәннәргә дә борчу тудырыр иде. Балалар туу сизелерлек...
    660
    0
    0
  • 30 март 2015 - 11:20
    Ата-аналар балаларның билгеләре турында smsлар алмаячак.
    Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы шулай хәл иткән. Бүгеннән мәктәп укучыларының яңа билгеләре турында SMS-хәбәрләр җибәрү туктатылды. Бу элемтә операторлары тарифларының кыйммәтләнүе белән бәйле. Әлегә кадәр бу SMS-хәбәрләр республика бюджеты ярдәмендә эшләнелде, ә ата-аналар өчен алар бушлай булды. Алмаш вариант буларак ата-аналарга push-хәбәрләргә язылу сервисы тәкъдим ителә. Дәүләт һәм муниципаль...
    544
    0
    0
  • 30 март 2015 - 10:51
    Казанның "Зенит" волейбол командасын каршы алу тантанасыннан фоторепортаж.
    Казанның "Зенит" волейбол командасы Чемпионнар лигасы җиңүчесе булды! Бүген иртән "Зенит" волейболчылары Чемпионнар лигасының "Дүртлек финалы" узган Берлиннан әйләнеп кайтты. Кичә алар финалда Польшаның "Ресовия" командасын отып, Чемпионнар лигасында җиңү яулады. Спортчыларны каршы алу тантанасыннан фоторепортаж тәкъдим итәбез.
    512
    0
    0
  • 30 март 2015 - 10:43
    Казанның "Зенит" волейбол командасын каршы алу тантанасыннан фоторепортаж.
    Казанның "Зенит" волейбол командасы Чемпионнар лигасы җиңүчесе булды! Бүген иртән "Зенит" волейболчылары Чемпионнар лигасының "Дүртлек финалы" узган Берлиннан әйләнеп кайтты. Кичә алар финалда Польшаның "Ресовия" командасын отып, Чемпионнар лигасында җиңү яулады. Спортчыларны каршы алу тантанасыннан фоторепортаж тәкъдим итәбез. Шамил Абдюшев фотолары.
    573
    0
    0
  • 30 март 2015 - 10:12
    Өч районда утны бетерәләр
    Иртәгә, 31 мартта, Казанның Вахитов, Идел буе һәм Совет районнарындагы кайбер йортларда, график нигезендә, ремонт эшләре алып барылу сәбәпле, электр уты сүндереләчәк. Совет районының Г. Кутуй урамы 161 нче йортында, Вахитов районының Лобачевский урамы 15/32, Тельман урамы 5, 13, Театр урамы 13а йортларда, Идел буе районында Борисково бистәсендәге шәхси секторда...
    614
    0
    0
  • 30 март 2015 - 09:40
    Тарихка кереп каласың киләме?
    Татарстанның Милли музее казанлыларны һәм башкалабыз кунакларын традицион уздырыла торган "Бүләк итү көннәре" акциясендә катнашырга чакыра. Чара 1-5 апрель көннәрендә музейның юбилее уңаеннан, үткәрелә. Музей үз тупланмаларын баету, тулыландыруда катнашырга теләүчеләрдән түбәндәге әйберләрне кабул итә: - Сугыш ветераннары, тыл хезмәткәрләренең шәхси әйберләре, фоторәсемнәре, хатлары һәм документлары; Бөек Ватан сугышы елларында...
    672
    0
    0
  • 30 март 2015 - 09:00
    Чемодандагы музей
    Казанның Вахитов районы 14 нче рус-татар мәктәбендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан «Чемодан-музей» ясаганнар.
    647
    0
    0
  • 30 март 2015 - 08:46
    Рөстәм Миңнеханов - үсеш лидерлары арасында
    Гражданнар җәмгыятен үстерү фонды югары урыннарны биләүче җитәкчеләрнең эшен чагылдыручы динамик күрсәткечләргә кагылышлы мәгълүматларны бастырган. Ул 2015 елның 10 февраленнән 15 мартына кадәр вакытны үз эченә ала. Бу рейтингта Рөстәм Миңнеханов дәүләт башлыгы тарафыннан үз эшенә югары бәя алган һәм агымдагы елның көзендә узачак сайлауларга кадәр ТР Президенты вазифаларын вакытлыча...
    583
    0
    0
  • 30 март 2015 - 08:07
    Татарстан “вундеркинд”лар үстерәчәк
    Тиздән Татарстан "вундеркинд" балалар әзерли башлаячак. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы укытучылар белән берлектә әлеге проектны гамәлгә ашыру өчен җиң сызганып эшкә кереште инде. Максатлары - белем бирү системасын камилләштерү.
    1140
    0
    0
Реклама