Шәһри Казан

Игътибар, бездә конкурс: “Мин кулыма китап алам...”

Һич тә күңелем ачылмаслык эчем пошса Үз-үземне күралмыйча, рухым төшсә, Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә: Хәсрәт соңра, хәсрәт килеп алмаш-алмаш Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш, Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса Хәзер генә сыгылып-сыгылып елаган яшь Шул вакытта мин кулыма китап алам, Аның изге...

Шартлар бик гади:

1. В контакте сайтында "Шәһри Казан" газетасы төркеменә керергә;

2. Бәйге турындагы язмага репост ясарга;

3. Яраткан китабыңны тотып фотога төшәргә яисә китапханәгә барып китаплар арасында селфи ясарга мөмкин. Барысы да үз фантазиягездән тора. Рәсем астына кыска гына, кызыклы икеюллык язып, фотоларыгызны конкурска дигән тамга белән, газетаның электрон почтасына - shahri-kazan@tatmedia.com юллагыз. Рәсемнәр 5 апрельгә кадәр кабул ителә. Фотолар 6 нчы апрельдә сайтка урнаштырылачак. 6нчы апрельдән 12нче апрелгә кадәр кызыклы дип тапкан фотога тавыш бирергә мөмкин. 13 апрельдә бәйгегә йомгак ясала. Җиңүчене, Гөлсирин Абдуллинаның 15 апрельдә узачак өстәмә концертына ике кешелек билет һәм "Шәһри Казан" газетасыннан бүләк көтә.


Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: