Шәһри Казан

19 апрель 2015 яңалыклары

  • 19 апрель 2015 - 17:12
    Гагарин кубогын СКА яулады
    Соңгы көннәрне бик күп хоккей җанатарларын киеренкелектә тоткан Гагарин кубогына уеннарның финал сериясе бүген төгәлләнде. Кызганычка каршы, безнекеләр файдасына түгел. Бүгенге уенны "Ак барс" СКАга 1:6 исәбе белән оттырды. Сериядә гомуми исәп: 1:4. Гагарин кубогы. Финал. 5 нче матч. "Ак Барс" (Казан) - СКА (Санкт-Петербург) - 1:6 (0:4, 1:1, 0:1)....
    698
    0
    0
  • 19 апрель 2015 - 12:41
    Профессор Альберт Әбделмәнов: «Ришвәт тәкъдим иткәч, «5»лелек белгән студентларга «3»ле куйдым»
    «Җир кешесе түгел ул. Бөтен физиклар шундый буламы икән, һавада оча сыман, акча, байлык, затлы кием-салым да кызыксындырмый аны, яраткан фәне - физика белән генә яши», - ди якыннары 77 яшьлек Альберт абый турында. Чынлап та шулайдыр бу. 50 елдан артык Казанның төрле югары уку йортларында студентларга белем биргән галим...
    431
    0
    0
  • 19 апрель 2015 - 08:37
    Дөньяның 60 илендә булган Сильвия: «Татарстанлылардан өйрәнәсе иде»
    АКШның Масачусетст штатында яшәүче 26 яшьлек Сильвия интернетта үз блогында Казан турындагы тәэсирләре белән уртаклашкан. Соңгы дүрт ел эчендә кыз дөньяның күп кенә җирләрен гизгән. Күптән түгел Казанда да булып киткән. - Россия буйлап сәяхәткә җыенгач, баштарак Казанны маршрутка кертмәгән идек. Әмма күп кенә россиялеләр өндәгәч, күрмичә китә алмадык. ЮНЕСКО...
    474
    0
    0
  • 19 апрель 2015 - 08:10
    Раил Шәмсуаров: «Эшкә килгән көннән сәер рольләр ябышты»
    Алар курсы Камал театрына көчле бер буын булып керде. Пародиягә дә оста алар, җырласалар - профессиональләрне уздыралар, сәхнәдә бар дөньяларын онытып уйныйлар. Бүген кунакханәбездә шул курсның бер йолдызы - моңлы тавышы, гадилеге белән күпләрне әсир иткән Раил Шәмсуаров. Белешмә Тулы исеме: Шәмсуаров Раил Наил улы Туган урыны: Лениногорск районының Яңа...
    4
    0
    0
  • 19 апрель 2015 - 06:44
    Китми тор әле! (елмаеп алыйк)
    - Тәслимә, нишлим, ирем, «болай яшәп булмый, китәм», ди. Кит, нишләп ташласын ди, ташлатырмын мин аңа! «Себер ягына акча эшләргә китәм», - дип әйтә. Беркөнне айлык хезмәт хакын учыма тоттыргач, бу сине ашатырга да җитми дигән идем, шул ярамады. И-и-и, булмады инде булмады, Тәслимә, бай ирләр белән яшәп... Минекенең эшләгәне...
    680
    0
    0
Реклама