16+

Дөньяның 60 илендә булган Сильвия: «Татарстанлылардан өйрәнәсе иде»

АКШның Масачусетст штатында яшәүче 26 яшьлек Сильвия интернетта үз блогында Казан турындагы тәэсирләре белән уртаклашкан. Соңгы дүрт ел эчендә кыз дөньяның күп кенә җирләрен гизгән. Күптән түгел Казанда да булып киткән. - Россия буйлап сәяхәткә җыенгач, баштарак Казанны маршрутка кертмәгән идек. Әмма күп кенә россиялеләр өндәгәч, күрмичә китә алмадык. ЮНЕСКО...

Дөньяның 60 илендә булган Сильвия: «Татарстанлылардан өйрәнәсе иде»

АКШның Масачусетст штатында яшәүче 26 яшьлек Сильвия интернетта үз блогында Казан турындагы тәэсирләре белән уртаклашкан. Соңгы дүрт ел эчендә кыз дөньяның күп кенә җирләрен гизгән. Күптән түгел Казанда да булып киткән. - Россия буйлап сәяхәткә җыенгач, баштарак Казанны маршрутка кертмәгән идек. Әмма күп кенә россиялеләр өндәгәч, күрмичә китә алмадык. ЮНЕСКО...

АКШның Масачусетст штатында яшәүче 26 яшьлек Сильвия интернетта үз блогында Казан турындагы тәэсирләре белән уртаклашкан. Соңгы дүрт ел эчендә кыз дөньяның күп кенә җирләрен гизгән. Күптән түгел Казанда да булып киткән.
- Россия буйлап сәяхәткә җыенгач, баштарак Казанны маршрутка кертмәгән идек. Әмма күп кенә россиялеләр өндәгәч, күрмичә китә алмадык. ЮНЕСКО исемлегенә кергән Казан Кремле зур һәм искитмәле. Янәшә торган чиркәү һәм мәчет сокландырды. Бәлки башкаларга да дини сабырлыкка татарстанлылардан өйрәнергәдер? Гомумән, Казан татар һәм рус мәдәниятләренең кушылу урыны буларак кызыклы җир, - дип язган Сильвия.
Без аның үзе белән дә элемтәгә чыгып, өстәмә сорауларыбызны яудырдык.
- Россиягә кемнәр белән килдегез? Казанлылар һәм, гомумән, россиялеләр нинди фикер калдырды?
- Без егетем белән Улан-Удэдан алып Петербургка кадәр утыз көн сәяхәт иттек. Казанлыларны һәм, гомумән, россиялеләрне яраттым. Россия­гә килгәнче, бу ил халкын бик җитди дип күз алдына китерә идем. Ә чынлыкта алар бик тә ачык һәм ярдәмчел булып чыкты. Мин рус телендә сөйләшмим диярлек, шуңа да карамастан, ярдәм итәргә әзер кешеләр күп булды. Сәяхәтебезнең һәр мизгеле күңелдә калды.
- Сильвия, Казанда Кремльдән кала тагын кай җирләрдә булдыгыз?
- Казанда ике генә көнгә тукталдык. Шәһәр буйлап йөрдек, беренче көнне Кремльне карадык. Миңа монда ике мәдәниятнең кушылып, дустанә яшәве ошады. Икенче көнне Курчак театрына бардык. Үземне бер мизгелгә бала итеп хис иттем. Бик тә ошады. Шулай ук гадәти булмаган социаль көнкүреш музеенда да булдык. Искиткеч бер урын ул!
- Нәрсәсе белән шулай җәлеп итте?
- Музейлар яратмыйм, миңа анда күңелсез. Әмма Казанда социаль көнкүреш музеенда бик кызык. Гадәти музей түгел ул, мавыктыргыч. Совет заманындагы уенчыклар, киемнәр, вак-төякләр... Миңа, Америка кешесе буларак, совет заманындагы әйберләрне күрү аеруча кызык булды. Музейда сәгатьләр буе йөрер­гә әзер идем.
- Казанда кайда яшәдегез?
- Каучсерфинг дип аталган мөстәкыйль сәяхәтчеләр сайтында үзебезне кунак итәрлек яшь парны таптык. Шуларда тордык та инде. Алар чын мәгънәсендә энтузиастлар, туган шәһәрләрен дә бик яраталар булып чыкты. Курчак театрына һәм социаль көнкүреш музеена барырга да нәкъ алар тәкъдим итте.
- Мондагы ризыкны үз иттеңме?
- Әйе, ризык та ошады. Россия­дә сәяхәт иткәндә, ашханәләрдә күп ашарга туры килде, бераз тазардым да хәтта.
- Сәяхәтләргә мәхәббәтең кай­чан уянды? Ничә илдә булырга өлгердең?
- Балачактан сәяхәтләр яратам. Мин сәяхәтчеләр гаиләсеннән. 26 яшемдә генә булуга карамастан, җиде континентта яшәп, 60 илдә булырга өлгердем. Моның турында әбиемә әйткәч: «60 кынамыни? 100 гә дә тутыр­мадыңмыни?» - дигән җавап ишеттем.
- Күп сәяхәт иткән кеше буларак, яраткан урыныңны атый аласыңмы?
- Төгәл генә кайсы урынны күбрәк яратуымны әйтә алмыйм, әмма яңа җирләр, мәдәниятләр, элек күрмәгән һәм белмәгән урыннарны ачарга яратам. Россияне исә чын күңелдән ошаттым. Америкада начар репутацияле илләргә барырга яратам. Әйтик, Иранга. Барып, үз күзем белән күргәч кенә ниндидер бер фикергә киләм. Дөреслектә барысы да сөйләүләрдән аерылырга мөмкин. Сәяхәтләр башка мәдәниятләрне хөрмәт итәргә һәм безнең кебек булмаган кешеләрдән курыкмаска өйрәтә.
- Даими сәяхәт итү күп чыгымнар да сорый бит. Акчаны каян аласың?
- Университетны тәмамлагач, мин ике ел Япониядә эшләдем һәм анда өч ел рәхәтләнеп сәяхәт итәрлек акча тупладым. Мәдәниятләрне өйрәнүне үз итәм, минемчә, бу - дөньяда нәрсә барганлыгын белүнең иң кулай ысулы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading