16+
#Дин 06 октября 2020, 13:52 Уку өчен 2 минут
2362
0
1

65 яшьтән өлкәнрәкләргә мәчеткә йөрүдән тыелып торырга киңәш ителде

06 октября 2020, 13:52
2362
0
1
Уку өчен 2 минут

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте намаз уку вакытында саклык чаралары күрергә һәм өлкән яшьтәгеләргә мәчетләргә барудан тыелып торырга киңәш итә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте намаз уку вакытында саклык чаралары күрергә һәм өлкән яшьтәгеләргә мәчетләргә барудан тыелып торырга киңәш итә.

"Хөрмәтле дин кардәшләребез! ТР мөселманнары Диния нәзарәте җәмәгать намазларында саклану чараларын үтәү кирәклеге турында искә төшерә.

Сездән сулыш органнарын индивидуаль саклау чараларыннан (битлекләрдән) файдалануыгызны һәм мәчетләргә шәхси намазлык белән йөрүегезне үтенәбез.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте 65 яшьтән өлкәнрәкләргә һәм сәламәтлегенә зыян килер дип курыккан, иммунитеты какшаган кешеләргә мәчеткә барудан тыелып торырга киңәш итә", диелә нәзарәтнең рәсми сайтында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading