Ир белән хатынның аерылышуы иң гадәти хәл инде бүген. Бер-берсеннән башка бер минут та яши алмаслык булып, никахлашып, туйлашып, туганнар-дуслар алдында мәңге бергә булырга вәгъдәләр бирешеп, кавышкан парлар берничә елдан, еш кына аннан да алдарак икесе ике юлдан китә дә бара.
Сәбәпләр төрле була, билгеле: акча аз эшли, балаларны тәрбияләшми, өйгә соң кайта... Ә иң еш ишетелгәне – холыклар туры килмәде. Килмәгәч, килмәгән инде, кемне гаеплисең?!
Хәләлеңне гөл шикелле сиңа карап чәчәк ата торган итеп тәрәзә төбендә үстереп булмый бит. Шуңадырмы, бервакыт танышлар арасында аерылучылар саны бик күбәеп китте.
Модага кергәндәй булды хәтта. Кем белән генә сөйләшмә, без аерылыштык, ди. Иң кызыгы, бәлки, иң кызганычыдыр, үкенүнең эзе дә юк, киресенчә, ниндидер батырлык кылган кебек (хәер, шулай булмыйни!) “Мин үзем генә дә яши алам!” – дип, горурлану да бар бугай. Безнең татар халкы аерылуның авырлыгын үзенең мәкальләрендә әйткән инде. “Ир бирмәк – җан бирмәк”.
Ул аерылуышуга карата минем дә үз фикерем. Ярар, гомер уртасындагы ир белән хатын икесе ике юлдан китсә дә, адашмас, югалмас. Ә менә яши генә башлаган уртак сабый бер канатсыз калгач, нишләр?! Хәер, анысын уйлап торырга әти белән әнинең вакыты да, теләге дә юк.
Теге эчтәге шайтан: “Бернигә карама, аерыл! – дип, җанны кимереп, бимазалап тора. Шулчак кайберәүләр: “Язмыштан узмыш юк!” – дип, бар гаепне үзләреннән төшереп, язмышның ялгышына сылтамакчы. Бер-береңнең сүзен тыңлап, күз карашыннан аңлашып-санлашып яшәр өчен, язмышның әллә ни катнашы юктыр инде...
Эзләсәң, сәбәп тә, сылтау да табыла инде ул. Әйткәнемчә, аерылышуларның сәбәпләре төрле. Ә бер танышларымның аерылышуына... дин сәбәпче булды. Әйе, әйе кешеләрне бары тик яхшылык кылырга гына өндәүче Ислам дине.
Пар күгәрченнәр шикелле гөрләшеп, тормыштан тәм табып, бергә булган һәр мизгелнең кадерен белеп яшәп ятканда, гаилә башлыгы Камил (исемнәр үзгәртелде) Ислам дине белән кызыксына башлаган. Башта элеккеге классташы белән мәчеткә, җомга намазына барган. Анда танышы имам икән. Җомгадан җомгага ир үзенең дөрес яшәмәвен аңлап алган, догалар ятлаган, намаз укырга өйрәнгән.
Тора-бара намазның биш вакытын да, уразаны да калдырмый башлаган. Әле лаеклы ялга чыкмаса да, яраткан эшен дә ташлаган. Өйләренең иң түренә зур Коръән китабы кайтарып куйган да, ул кушканча гына яшәргә тотынган. Тәмәкедән баш тарткан, аракыны болай да күп эчмәсә дә, соңгы араларда бөтенләй авызына да алмаган.
Хатыны Наилә иренең бу гамәлләренә башта бик сөенгән. Начарлык кылмаска тырышып, гөнаһтан куркып, тәнен дә, җанын да сафлап-пакъләп яшәгән иргә кем нинди сүз әйтсең ди инде?! Намаз укуның, ураза тотуның сәламәтлеккә файдалы икәнен табиблар үзләре дә раслап торалар бит әнә. Кылган гамәлләреңнең ике дөньяга да файдалы булуы начар димени?! Ләкин Исламда дингә көчләп кертү дөрес эш булмаса да, Камил әфәнде хатынының иманлы булмавын, дин тотмавын гаеп итә башашган. Ләкин дәүләттән зур кредитлар алып, шәхси предприятие тоткан ханымның таңнан торып намаз укырга һич кенә дә мөмкинчелеге булмаган шул. Ул арзан товар эзләп, көннәр буе “КамАЗ” машинасында әле бер, әле икенче күрше шәһәргә чапкан.
Төн уртасында гына кайтып егылган чаклары бик күп булган эшмәкәр ханымның. Кәсеп итмичә насыйп булмый диләр бит. Гаиләне карарга, буй җиткереп килә торган ике баланы укытырга, киендерергә кирәк. Ә ир булдыкчысы фани дөнья белән арасын көннән-көн ныграк өзгән. Аңа шул намазыннан, догаларыннан башка берни дә кирәк булмый башлаган. Төн уртасында товар юнәтеп, гаиләгә файда китереп кайткан, җеп өзәрлек тә хәле калмаслык арыган эшмәкәр ханымның да ачуы чыга башлаган инде бу чак. Тормыш йөген берүзе тарта бит.
Ничек болай яшәмәк кирәк?! Көннәрдән бер көнне ир дә бу “имансыз” хатын белән бер түбә астында була алмавын әйткән. “Йә намазга басасың да бергә яшибез, әгәр дә юк икән, аерылышабыз!” – дигән ул, мәсьәләне кабыргасы белән куеп. Хатын да инде болай ни бергә, ни аерым түгел тормыштан тәмам туйган булган. Балалар да үскән, ятим калалар дип куркасы түгел, икесенең дә үз тормышы. Күп тә үтми өч тапкыр әйтелгән “талак” мәхәббәткә нигезләнгән уртак тормышны тәмам өзеп тә куйган.
Башта күктән төшкән ирек икесенә дә бик рәхәт тоелган. Хатынның да: “Кайда йөрдең, нишләдең?” – дип, теңкәсенә тиюче юк. Ншләсә дә, дүрт ягы кыйбла. Камил әфәнде дә калебенә туры килә торган җандаш мөслимә белән танышып, озакка сузмый никах та укытып җибәреп, бәхет-сәгадәттә яши башлаган. Су астыннан шайтаныңны сөйрәп чыгарырлык уңган-булган, җитмәсә, чибәрлек өләшкәндә дә алдан йөгергән Наилә ханыма да ялгыз калган көненнән башлап сүз катучылар булган. Арадан берсен, тормыш итәргә иң сәләтле дип санаганын, үзе шикелле эшмәкәр тол ирне хәләл җефете дә иткән Наилә ханым.
Шулай итеп, кайчандыр бик дус тату яшәгән бу ир белән хатын бөтенләй чит-ят кешеләр булып, икесе ике йортта дөнья көтеп ята башлаган. Ләкин гомер иткән хәләлеңнән аерылу беренче карашка гына җиңел кебек. Йөрәк өчен ул эзсез генә үтә алмый. Табиблар да бит әнә, иң күп инфарктлар аерылышкан кешеләрдә була, диләр. Камил әфәнде дә Наилә ханымнан аерылгач, озак яши алмаган, яшь мөслимәсен тол калдырып, бу фани дөньядан бакыйлыкка күчкән. Гомер иткән иренең, балаларының атасы җеназасына, билгеле инде, Наилә ханым да барган.
Камилен соңгы юлга озатканда күз яшьләре чишмә булып аккан аның, үкенеп бетә алмаган. “Нигә болай булды соң?” – дип, уйларында уртак язмыш юлларын кат-кат ураган ул. Уйлаган саен үзенең дә гаебе аз булмавын аңлаган. Ире дингә килгәндә, мал диеп нигә читтә калды инде ул, нигә аның белән бергә иман юлыннан атламады? Ул чагында алар бергә яшәрләр һәм Камиле дә исән булыр иде бит. Шул үкенү аңа һич кенә дә тынгы бирмәгән, көннән-көн арта барып, тәмам бөтен тынычлыгын алган.
Догасы шифалы дип әйтәләр, күңелем бераз юанмасмы икән дип, бер кичне күршедә генә яшәүче намазлы карчыкка кергән ул. Ак яулыклы, ак күңелле күрше әби Наилә ханымны көйләп догалар укый өшкергән. Киткәндә дини китаплар да биреп җибәргән. Әллә сулышы шифалы булган күрше карчыгының Наилә ханым җанының тынычлана башлавын, теге үкенү хисенең кимүен тойган. Күрше әби биргән китапларны укыган саен җанына рәхәтлек иңгәнен сизгән. Шул рәхәтлекне югалтмас өчен, ул вакыты булган саен, кулына шушы дини китапларны алырга гадәтләнгән, күңел юанычын шулардан таба башлаган. Күбрәк белгән саен азрак белгәнеңне беләсең бит ул. Наилә ханым да бу шифалы догаларны ятлап та алган, аннары яулык бәйләп намазлыкка да иелгән.
Намазын укып бетергәч, әти-әнисеннән соң, өченче итеп хәләле Камил рухына дога кыла ул бүген. Әле бу җомгага мәчеткә яңа ире Фәрит белән бергә барырга уйлап торалар.
Фото: https://unsplash.com/
Комментарийлар
0
0
И дальше что? Кто их кормить?
0
0
0
0
Бу дөньядагы барлык җан ияләрендә бер АЛЛАҺ Тәгалә ризыкландырып тора, әлхәмдү лиЛЛӘӘҺ!
0
0