16+

Алай дип әйтмә, ярамый

«Заманасы начар» дип әйтү Аллаһы Тәгалә: «Замананы сүкмәгез, Адәм баласы заманны сүгеп мине җәфалый», дигән. Адәм баласы Аллаһы Тәгаләгә беркайчан бернинди зарар китерә алмый, ул андый сүзләрне әйтеп, Аллаһы Тәгаләгә тел-теш тидереп, үз башына гына зарар китерә торган була. Замананы Аллаһ яратучы. Аллаһ яраткан нәрсәләрдә кимчелек юк, замананы сүгү ул...

«Заманасы начар» дип әйтү
Аллаһы Тәгалә: «Замананы сүкмәгез, Адәм баласы заманны сүгеп мине җәфалый», дигән. Адәм баласы Аллаһы Тәгаләгә беркайчан бернинди зарар китерә алмый, ул андый сүзләрне әйтеп, Аллаһы Тәгаләгә тел-теш тидереп, үз башына гына зарар китерә торган була. Замананы Аллаһ яратучы. Аллаһ яраткан нәрсәләрдә кимчелек юк, замананы сүгү ул Аллаһны сүгү була. Әгәр дә без патша сараена карап анда кимчелекләр тапсак, ул чагында кимчелек патша сараен төзүче кешеләргә кайта. Кайбер кешеләр «заманалар начар», «заманасы шул» дип замананы сүгәләр һәм алар шуның белән Раббыларын сүккән булалар.

Әти-әни белән ант итү
Кайбер чакта кеше әтисе һәм әнисе белән ант итә. Әти-әни белән ант итү катгый рәвештә тыелган. Гомумән алганда, Аллаһ исеменнән башка исемнәр белән ант итү дөрес түгел. Алай эшләүчеләрнең барысы да хәрам эш - кече ширек кылган булалар. Кайбер кешеләр ай белән кояш, табын һәм башка шундый нәрсәләр белән ант итәләр. Болар барысы да катгый тыелган гамәлләр, алай ант итүчеләр утка керәләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading