16+

Аллаһы Тәгалә ярдәм итсен өчен нишләргә?

Җир йөзендә язылмаган шундый кагыйдә хакимлек итә: син башка берәүгә ярдәм итәсең икән, үзеңнең дә эшләрең көтмәгәндә-уйламаганда җайга салына. Моңа кадәр синең өчен бикле булган ишекләр ачыла, кирәкле кешеләрен Аллаһы Тәгалә юлыңа чыгара да куя.

Халыкта: “Бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына”, – дигән гыйбарә яши. Уйланган, серенә төшенгән кешеләр өчен бик хикмәтле сүзләр бу. Ләкин, кызганычка, һәркем аның хикмәтен аңлап бетерми. Бәлки белсә дә, ышанмый, бу ысулга җитди карамый. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Кардәшенә ярдәм итүдән туктаганчы, Аллаһы Тәгалә дә бу кешегә ярдәм итеп торыр”, – дигән (имам Әл-Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).

Игътибар иткәнегез бармы, кайчакта кеше күпмедер вакыт бик җитди мәсьәләләрен хәл итә алмыйча йөри. Нәрсә генә эшләп караса да, чыгу юлы күренми, нәтиҗәсе булмый. Әмма беркөнне ихластан берәр кешегә ярдәм итә, аның мәшәкатьләрен хәл итүдә үз өлешен кертә һәм шул гамәле белән үзенә дә ярдәм иткәнен аңлый. Аның кайчаннан борчылып, чишә алмаган мәсьәләләре хәл ителә. “Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр”, дигән гыйбарә дә шушы очракка карый, әлбәттә.

Димәк, әгәр бездән берәрсе ярдәм сораса, үземнең дә мәшәкатем күп, дип уйларга ашыкмыйк. Көчебездән килгән кадәр ярдәм кулы сузарга тырышыйк, чөнки һәр кыенлыкның чишелеш юлы бар. Бу очракта ул башка кешеләргә ярдәм итү аша хәл ителә.

Айсылу Юлдашева.

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading