16+

"Аңсыз ятканда, матур гына бабай килеп чыкты да мин аңардан су сорадым. Хозыр Ильяс бар ул..."

Газетабызның 26 июль санында чыккан “Күргәнегез бармы?” дигән язманы социаль челтәрдәге төркемебездә куйгач, укучыларыбыз арасында үзләре белән булган хәлләр турында язучылар күп булды. 

"Аңсыз ятканда, матур гына бабай килеп чыкты да мин аңардан су сорадым. Хозыр Ильяс бар ул..."

Газетабызның 26 июль санында чыккан “Күргәнегез бармы?” дигән язманы социаль челтәрдәге төркемебездә куйгач, укучыларыбыз арасында үзләре белән булган хәлләр турында язучылар күп булды. 

“Чык, кызым, аякларың йөри”, – дигән...
Минем әбине бик яшьли кияүгә биргәннәр. 16 яшендә бабайлар йортына килен булып төшкәч, ни сәбәпледер аяклары йөрмәс була. 
Бу хәл җәй көне булган. Халык печән җыярга басуга китә. Әбием өйдә үзе генә кала. Ишек шакыйлар. Әби эчтән, керегез, мин чыга алмыйм, аякларым йөрми дип кычкыра. Чык, кызым, чык, йөри аякларың, йөри, дип әйтәләр. Әби бик авырлык белән генә, өстерәлеп чыкса, ап-ак сакаллы, ак озын күлмәк кигән бабай басып тора ди. Бик эчәсем килә, кызым, су гына бирмәссеңме, дип сорый ул. Үзең генә кереп эчмәссеңме бабай дигәч, бар, кызым, үзең алып чык, ди. Әби җиңел генә атлап суга кереп китә. Әйләнеп чыкканда, бабай булмый инде. Капка төбенә йөгереп чыктым, күрмәдем, дип сөйләгән әби. Хозыр Ильяс булган ул дип әйткән өлкәннәр.
Лилия Назырова.

Кеше ышанмас...
Үзем дә күрдем дип уйлыйм. Бер 25 еллап элек булды бу хәл. 
Тормыш сынаулары артлы-артлы өстемә өелде. Ничек түзәргә, кемнән ярдәм сорарга, җанымны кая куярга белми йөргәндә, бер укымышлы әбигә бардым. Ул миңа, балам, сиңа Аллаһ кына ярдәм итәр, җомга көн иртән сәгать 4тән 6га хәтле теләкләр кабул була, беренче атнада Мөхәммәд пәйгамбәргә багышлап, 33 аять укы да теләк телә, диде. Җомга көнне укып йокларга яттым. Кеше ышанмас: йоклап китәргә өлгермәдем, тәрәзәдән искиткеч нур бөркелгән, ак чапан кигән яшел киемле бабай килеп төште... Мең рәхмәтләрем бер Аллаһыма.
Римма Ахунова.

Аңсыз улыма ярдәм иткән
Улым бер авылга Сабан туйга баргач, иптәшләреннән аерылып калган. Исерек яшьләр килеп, аңардан акча сораган. Бирмәгәч, бик каты кыйнаганнар. Фотоаппаратын, курткасын, телефонын алып киткәннәр. Балам беркадәр аңсыз хәлдә ята. “Шунда бик матур гына бабай килеп чыкты да мин аңардан су сорадым, ул кулы белэн ишарәләп күрсәтте, кепкам кая икәнне дә әйтте. Шуннан як-ягыма карыйм, бер кемне күрмәдем”, – дип сөйләде. Бабай күрсәткән якка барып су эчкән. Кепкасын да тапкан. Без шул бабайны Хозыр Ильяс булган дип сөендек. 
Алсу Ханипова. 

Киленгә сабак
Әбием сөйләгәннәрдән: бер килен ни сәбәпледер җомга намазы вакытында гел кер юа торган булган. 
Шулай бер көнне ак сакаллы бер бабай керә боларга. Кызым, кулыңны өстәл өстенә куй әле, дип әйтә дә юкка чыга. Киленнең кулы өстәлдә катып калган. Бу җомга көнне андый эшләргә ярамаганга бер гыйбрәт булганмы, белмим, әби шундый хәлләрне сөйли торган иде. 
Хәнифә Пасмурова.

Мин 4нчеме, 5 нчеме класста укыганда, зур абыем мотоцикл белән күрше авылдагы мәктәпкә кадәр озатырга булды. 
Ярты юлны үткәч, зур бер елга янында, аны бездә Наратлы елга диләр, каршыбызга каяндыр кинәт кенә ак сакаллы бер бабай килеп чыкты. Киемнәре актан иде, ә йөзе ничә еллар үтсә дә хәтеремдә. Бабай миңа бик текәлеп карады да, улым, мине елганың иң югары очына кадәр озат әле, диде. Мин мотоциклдан төшеп абыемны көтеп калдым. Юлда беркем юк, шундагы куркуларым хәзер дә исемдә. Абыем озакламый әйләнеп килде, йөзләре агарган иде. Бабай кырда төшереп калдырырга кушты, төшердем дө, юкка да чыкты, дип сөйләде. Әниемә кайтып сөйләгәч, Хозыр галәйһиссәлам булган ул, диде.
Филәйсә Трубина. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

15

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading