16+

"Баласы үлгән кеше бик нык еласа, аның каберен су баса, диләр. Бу дөресме?" (сорауларга - җаваплар)

“Иманлы сүз” сәхифәсен яратып укып барган газета укучыларыбыздан редакциягә шактый сораулар килә. Аларга җавапларны без Әмәт мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев белән берлектә әзерләдек.

"Баласы үлгән кеше бик нык еласа, аның каберен су баса, диләр. Бу дөресме?" (сорауларга - җаваплар)

“Иманлы сүз” сәхифәсен яратып укып барган газета укучыларыбыздан редакциягә шактый сораулар килә. Аларга җавапларны без Әмәт мәчете имам хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев белән берлектә әзерләдек.

– Равил хәзрәт, газета укучыбыз, ирләргә өйдә намаз укыганда баш киеме киеп уку мәҗбүриме, дип сорый.
– Баш киемен киеп укыса әйбәт, кимәсә дә, намазга зыян килми. 

– Икенче укучыбыздан килгән сорау: “Процентка акча алырга да, бирергә дә ярамый, диләр. Минем процентка акча салу турында беләсе килә. Хәзерге вакытта ышаныч тудырган банкларда кертемгә 4-5 процент өстәп бирәләр. Банк ул акчаны кулланып үзенә табыш ала, безгә шул әз генә процентны да алырга ярамыймы икәнни? Бөтен төр товарга да, шул исәптән, ризыкларга да бәяләр котырып үсә бит”.
– Дин буенча бу тыела һәм моны ризык бәяләре үсүгә генә сылтарга кирәкми. Банктан кергән табышны, ягъни процентны үзеңә кулланырга ярамый, аны хәйриячелеккә тотыгыз. 

– Баласы үлгән кеше бик нык еласа, аның каберен су баса, диләр. Бу дөресме?
– Газиз баласын югалткан кеше, ничек кенә авыр булса да, сабыр булырга һәм баласының аны җәннәттә каршы алачагына өметләнергә тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.с.): “Балалар әниләрен җәннәткә алып керерләр”, – ди. Каберне су баса дигән хәбәр турында белмим.

– Җир һәм су хужаларына дип укый торган дога бармы, аны уку гөнаһ түгелме, дип тә кызыксыналар.
– Андый догалар юк. Ислам диненә кадәр кешеләр төрле потларга, утка, кояш һәм айга табынган. Ислам дине исә бер Аллаһка гына гыйбадәт кылырга өнди. 

– “Коръән ашларында рус кешесе тәре тагып утыра һәм муенын да капламый, бу дөресме, соравым урынсыз булса, гафу итегез”, – дигән бер укучыбыз.
– Андый кешене мәҗлескә чакырмасаң да була. Хөрмәт йөзеннән Коръән ашына килгән икән, тәресен каплап утырырга тиеш. Изге китап укылган җирдә бу әдәпсезлек санала. 

– Бары тик яхшылыкка чакырган нинди догалар укырга икән? 
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.)нән килгән догалар бик күп. Әмма иң зур дога ул – намаз. Көн дә биш вакыт намазны укыгыз һәм Аллаһтан яхшылык сорап дога кылыгыз. Аллаһы Тәгалә безнең үз телебездә сораганны да ишетә.

– “Җәүшан кәбирә” догасы турында да сорыйлар. 
– Ул шигыйлар догасы булырга тиеш. 

– “Ясин” сүрәсе чынлап та көчлеме? 
– Бик мәгънәле һәм көчле сүрә. Аны көн саен укысаң, савабы да зур була. Пәйгамбәребез (с.г.с.) дә, хаҗәтләре булган кеше “Ясин” сүрәсен укысын дигән. Берәр хаҗәтең булып, аны укып дога кылсаң, хәерле була.

– “Җаным тынычлыгын алган бер соравым бар иде. Бер авыл мәчетенең имам хатыйбы мәет юу хезмәтен оештырмакчы була. Мәчетләр бит Аллаһы Тәгалебез йорты. Мәңге җитмәгән дөнья акчасын җиткерәм дип изге урыннарыбызда мондый бизнес ачулар килешмәгән гамәл, минемчә. Сез ни әйтерсез?” – дигән сорауга да җавап ишетәселәре килә.
– Моңа акча эшләү максатыннан эшләнә торган эш дип карарга кирәкми. Мәетханәләр бик актуаль мәсьәлә. Бигрәк тә шәһәр җирендә. Фатирда мәет юу уңайсыз, күбесе якыннарының мәетен моргта юдыра. Әмма моргка караганда мәчет янындагы мәетханәдә юу яхшырак, чөнки анда бөтен шартлар да үтәлә. Авылда исә мәетханәнең кирәкме-юкмы икәнлеге турындагы сорауга “әйе”, “юк” дип кенә җавап биреп булмый. Моны авылның зурлыгына һәм халыкның фикеренә, ихтыяҗ бармы-юкмы икәнлегенә карап кына хәл итәргә була. 

– Чәhриярларның кем булуын да беләселәр килә, хәзрәт.
– Чәһриярлар алар – Мөхәммәд пәйгамбәрнең көрәштәшләре һәм фикердәшләре булган дүрт тугры хәлифә: Әбү Бәкер, Госман, Гомәр, Гали (Аллаһ алардан разый булсын). 

– Өйдән ничек сихер чыгарырга?
– Сихер чыгару ысуллары белән таныш түгелмен. Әмма өйдә җеннәр булганда, суга догалар укыйсың да, шул суны йортның һәр почмагына пульверизатор белән сиптереп чыгасың. Суга Коръән укучы, өшкерә торган кеше укыса яхшырак. Иншалла, Аллаһы Тәгалә файдасын бирер. 

– “Коръән тәфсире укыйм, анда нишләп без дип күплек санда языла? Җавап бирә алмассызмы?” – дигән бер укучыбыз.
– Аллаһы Тәгалә аны күплек санда түгел, Үзен олылап әйтә һәм без дә Аны олыларга тиешбез.

– Тагын бер укучыбызның никах фазыйләтләре турында беләсе килә.
– Никахның максаты – Аллаһның синнән риза булып, гаиләгезгә бәрәкәт бирүе. Зина кылудан башланган мөнәсәбәтләрдә бәрәкәт булмый. Гаилә корган кеше Аллаһның ризалыгына ирешә, Пәйгамбәребезнең сөннәтен үти һәм үзен зинадан саклый. Үзеннән соң нәсел калдыра. Тәүфыйклы, иманлы һәм үзенә догачы булган балалар тәрбияләп үстерә.

Язмага реакция белдерегез

11

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Минем бер таныш апаның малае улде.Баласы улгәч бик нык елады.Тошенә кергән мама хватит уже крыша протекает дип әйтте ди.Элгәре картлар гел әйтә иделәр, сабыр итегез. күп еламагыз, мәетне су баса дип.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Коръән укучы, өшкерә торган кеше укыса яхшырак. Ин шәә’ Ллааһ, Аллаһ Тәгалә файдасын бирер.

      Мөһим

      loading