Берьюлы укытучыбыз: “Кешегә авыр булганда янына килеп юатып була, әмма аның шатлыклы, бәхетле чагында килеп, куанычын уртаклашу авыр”, – дигән иде. Без 18-19 яшьлек студентлар бу сүзләрнең мәгънәсен тулысынча аңлап бетермәдек.
Әйе, кешеләр һәрдаим аралашып, еш кына тормышларында булган вакыйгалары белән үзара уртаклашып яши. Һәр кешенең тормышында уңышлар да, күңелсезлекләр дә була. Кеше төшенкелеккә бирелергә дә, килеп туган проблемалары сәбәпле, боегып йөрергә дә мөмкин. Әлбәттә, без һәр очракта да ярдәм итә алмыйбыз. Әмма мөселман кешесенең үз кардәшләре алдында хаклары бар. Һәм аларны үтәгән очракта без азмы-күпме дәрәҗәдә ярдәм иткән булабыз.
Беренчесе – ихластан сәламләү.
Чыннан да, сәлам бирү бик тә мөһим күрсәткеч. Кешенең елмаеп, ачык йөз белән сәлам бирүе аның хакындагы беренче фикерне тудыра. Кайбер кеше нинди борчулы вакытында да кешеләргә ачык йөз күрсәтә, матур итеп исәнләшә ала. Бу, әлбәттә, аның күңел байлыгыннан килә. Расүлебез бер хәдисендә: “Кардәшеңә карата йөзеңдәге елмаюың – синең өчен сәдака”, – дигән (имам Әт-Тирмизи).
Әбү Зәрр радыяллаһу ганһе болай дип риваять иткән: “Берьюлы Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм миңа: “Беркайчан да шәригать буенча мактала торган нәрсәләргә салкын карама, хәтта кардәшеңне ачык йөз белән каршы алу тиешле булуда да”, – дип әйтте (имам Әл-Мөслим, Ибне Хиббән).
Димәк, кардәшебез белән очрашканда ачык йөз белән исәнләшүебез – аңа карата булган беренчел мөнәсәбәтебезне һәм үзебезнең әхлак дәрәҗәсен күрсәтә. Бәлки нәкъ менә хәзер ул безнең елмаеп сәлам бирүебезгә мохтаҗдыр.
Ә без, үз чиратыбызда, чиксез әҗер-савапларга ирешкән булабыз. Боларга җитди карасак иде.
Икенчесе – ярдәм һәм кайгырту.
Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Мөселман кешесенә кайгы килгәндә ярдәм иткән кешене Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә үзен кайгыдан имин кылыр”, – дигән (имам Мөслим). Икенче бер хәдистә: “Аллаһы Үзенең колына, ул үзенең кардәшенә ярдәм иткәнгә кадәр булышачак”, – дип әйтелгән (имам Мөслим).
Димәк, без кардәшебезгә ярдәм итеп, үзебез дә Аллаһының рәхмәтенә ирешәбез. Биредә халкыбызның: “Бер рәхмәт мең бәладән коткара”, – дигән мәкале исебезгә төшә. Моннан тыш, кемгәдер ярдәм итеп, без үзебезне бәхетле һәм канәгать итеп тоябыз. Башкаларга игелек кылуның тәмен, ләззәтен, ихластан кешеләргә ярдәм итеп яшәүчеләр генә тоя, дип әйтүләре шушыдыр.
Өченчесе – хәерле сүз.
Халкыбыз: “Кеше сүзе кеше үтерә”, – дигән. Кайвакытта безнең бер сүзебез кеше өчен шулхәтле мөһим булырга, хәтта ул кешенең соңгы өметен уятып, яшәргә көч бирергә сәләтле була ала. Кайчакларда урынсыз әйтелгән сүз, кешегә тагын да ныграк авырлык китерергә мөмкин.
Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Хәерле сүз – сәдака”, – дигән (имам Әл-Мөслим, имам Әл-Бохари). Икенче бер хәдисендә: “Ярты хөрмә җимеше белән булса да, үзегезне Уттан саклагыз. Моны да таба алмасагыз, хәерле сүз белән ярдәм итегез”, – диелә (имам Әл-Бохари, имам Әл-Мөслим).
Боларны үтәү кыен түгел, моның өчен акча да, әллә ни зур тырышлык та таләп ителми. Әмма Аллаһыдан бирелә торган әҗер-савап һәм бу кешенең рәхмәт сүзләре ике дөнья бәхетебезгә сәбәпче булачак. Җитмәсә, кешеләргә яхшылык кылуыбыз күңел халәтебезгә дә тәэсир ясый. Бу халәтне бары ихлас йөрәктән һәрдаим игелек кылучылар гына тоя ала.
Айсылу ЮЛДАШЕВА.
“Дин вә мәгыйшәт”.
Фото: http://pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар