16+

«Башыма бер бәла килде дип, һичберегез үлем теләмәсен»

Күркәм һәм хикмәтле динебез буенча без берәүгә дә начарлык теләргә, аның күңелен калдырырлык, аңа авырлык китерерлек гамәлләр кылырга тиеш түгел.

«Башыма бер бәла килде дип, һичберегез үлем теләмәсен»

Күркәм һәм хикмәтле динебез буенча без берәүгә дә начарлык теләргә, аның күңелен калдырырлык, аңа авырлык китерерлек гамәлләр кылырга тиеш түгел.

Аллаһның рәхмәте һәм күңелләрнең туры юлда булуы, йөрәкләрнең Раббыбыз биргән ихласлык белән сугарылып тибүе сәбәпле, күпләребез бу тәртипкә тугры калып гомер итә. Алар өчен залим булуга караганда мәзлүм булу хәерлерәк һәм нинди шартларда, очракларда да кеше рәнҗетүдән уттан курыккандай курка.

Ә менә берәүгә дә авырлык килүен теләмәү дигәндә, без ул “берәү”нең үзебез дә була алуын күзаллыйбызмы икән? Без һәрвакытта да үзебезгә яхшылык телибезме, әллә кайчакларда нахакка үзебезне битәрләү, юкка гаепләү гадәте безгә хасмы? Ул гына да түгел, үзебез дә сизмәстән, тормышыбызга авырлык китерергә дә сәләтле булуыбызны уйлап караганыбыз бармы икән?

Без һәр әйткән сүзебезнең Раббыбызга ирешүен беләбез. Ә күпмедер вакыттан соң без аларны әйткәнне дә онытып: “Нигә болай булды соң әле?” дип баш ватабыз. Һәм, ни кызганыч, күпме уйласак та, моның сәбәбен аңлый алмаска мөмкинбез. Раббыбыз Коръәндә: “Ул һичбер сүз [авызыннан] чыгарамы, янында әзер бер күзәтүче [фәрештә] була”, – дип әйтә, дөресрәге шулай дип безне кисәтә (Каф сүрәсе, 18 нче аять). Бу аять хакында фикерлик әле. Без: “Фәрештәләрнең әмин дигән вакытына туры килсә” яки “Фәрештәләр әмин дип куйса”, дип сөйләшәбез, тик үзебез көн дәвамында сөйләгән ул бихисап сүзләребезнең мәгънәсе дә, асылы да, йөрәк түреннән чыккан нияте турында да аз фикерлибез. Көн үтә һәм әйткән сүзләр дә онытыла. Тик бу безнең өчен генә шулай, ә чынлыкта, ул әйтелгән сүзләр беркая да югалмый, алар безнең киләчәгез, бу дөньябыз, хәтта Ахирәт тормышыбыз өчен билгеле бер роль уйный башлый. 

Берәү тормышыннан туеп, аны коточкыч авыр дип күзалларга һәм хәтта үзенә үлем теләргә мөмкин, икенче берәү башкалар өчен хыял булган рәхәт тормышының кимчелекләрен, җитешсезлекләрен күреп яши. Шул рәвешле күпме артык сүзләр сөйләнә, телдән әйтелергә, хәтта күңелдән уйланырга тиешле булмаган сүзләр “ычкынгалый”. Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дигән: “Башыма бер бәла килде дип, һичберегез үлем теләмәсен. Һичшиксез, шундый нәрсә теләргә мәҗбүр хәлдә калса, андый кеше: “Аллаһым, минем өчен яшәү хәерле булган вакыт аралыгында мине яшәт, шәхесемә үлем хәерле булган вакытта исә җанымны ал”, – дип әйтсен” (имамнар Әл-Бохари, Мөслим). 

Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең тормышыннан алынган бер очракны карап үтик әле, ул безне уйланырга һәм догаларыбызны кылганда, теләкләребезне белдергәндә дә Раббыбыздан бары тик хәерлелекне сорауның әһәмиятен аңларга өйрәтә. Моннан без нинди очракта да, хәтта дөньялыгыбыз өчен дә үз-үзебезгә авырлыклар  теләргә тиеш түгеллегебезне, ә ике дөнья бәхет-сәгадәтенә омтылып яшәргә тиешлегебезне аңлыйбыз. Бу хәдис аша Раббыбызның мәхлүкъларына карата нинди Рәхмәтле, Шәфкатьле булуын һәм Үзе өчен бернинди әһәмияткә дә ия булмаган шушы фани дөньяларда да колларына бары тик игелекле, хәерле гомер теләвенә төшенәбез. 

Әнәс радыяллаһу ганһедән болай дип риваять кылына: “Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм бик хәлсезләнгән бер авыру кешенең хәлен белергә барды һәм аннан: 
– Аллаһка берәр нәрсә өчен дога кыла идеңме яки Аннан берәр нәрсә сорый идеңме? – дип сорады. Авыру кеше:
– Әйе. Аллаһым, миңа Ахирәттә бирәчәк җәзаңны бу дөньяда алдан биреп куй, дип дога кыла идем, – дип җавап бирде. Расүлебез салләллаһу галәйһи вә сәлләм:
– Сөбеханәллаһ! Синең моңа көчең җитмәс. Менә болай дога кылсаң, ярамас идеме: “Аллаһым! Безгә дөньялыкта да игелек бир, Ахирәттә дә игелек бир һәм безне җәһәннәм газабыннан сакла!” – диде. Шуннан соң авыру бәндә шул доганы укыды һәм шифа тапты” (имамнар Мөслим, Әт-Тирмизи хәдисләр җыентыгында килә).

Бу дога без кечкенәдән белеп, күпләребез һәрдаим укып йөргән “Раббәнә” догасы. Ул Коръәннең икенче сүрәсе булган Әл-Бәкара / Сыер сүрәсенең 201 нче аятендә килә. Раббыбызның хикмәте нинди олуг! Ул Үзе Коръәни Кәримдә безгә ике дөньялыгыбыз өчен хәерлелек сорап дога кылу үрнәген өйрәтә.

Айсылу Юлдашева 
      

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading