16+

Яшерсәң, җинаять җаваплылыгы яный

Россия Җинаять Кодексында 159.2 номерлы «Өстәмә түләүләр бирелгәндә мошенниклык» дигән маддә бар.

Яшерсәң, җинаять җаваплылыгы яный

Россия Җинаять Кодексында 159.2 номерлы «Өстәмә түләүләр бирелгәндә мошенниклык» дигән маддә бар.

«Теләсә кайсы пенсионер төрле дәрәҗәдәге өстәмә түләүләр ала. Әмма Россия Пенсия фондына билгеле бер мәгълүматлар хәбәр итмәсә, ул җинаятьче булып та куярга мөмкин», - ди ТР Адвокатлар коллегиясенең Казан шәһәре Мәскәү районы филиалы әгъзасы, адвокат Марат Гайнуллин.

Бу хакта тәфисилләбрәк аңлатыйк.

Эшкә урнашу
Пенсияләрнең һәм аңа өстәмә түләүләрнең кайбер төрләре эшләмәүче пенсионерлар өчен генә каралган (авыл стажы өчен, яшәү минимумына кадәр өстәмә түләү яисә эшсез калган затларга вакытыннан алда пенсияләр һ.б.).
Әгәр пенсионер рәсми рәвештә эшкә урнаша икән, ул автомат рәвештә мондый пенсия яки өстәмә алу хокукын югалта, бу хакта кичекмәстән Россия Пенсия фондына хәбәр итәргә тиеш.

Башка җиргә күченү
Пенсиягә өстәмә яшәү урыны буенча да каралган. Моңа Ерак Төньяк районнарында яшәү яки шул ук авыл стажы керә.
Яшәү урыны үзгәргәндә шундый төр кайбер өстәмә түләүләр туктатылырга тиеш. Россия Пенсия Фонды бүлекчәсенә үзенең күченүе турында  пенсионер белгертми икән, бу аңа җаваплылык белән яный. Дәүләттән теләсә нинди законсыз түләүләр алу тыела.
Башка илгә даими яшәү урынына күченгәндә, әгәр Россия әлеге ил белән пенсия белән тәэмин итү турында килешү төземәгән булса, пенсионер шулай ук Россиядә пенсия алу хокукын югалта.

Өстәмә түләүләр алуга хокукы булмаган килеш тә акча алып яткан пенсионер барлык түләнгән акчаны Россия Пенсия фонды кире кайтарырга тиеш. Аеруча зур түләүләр булганда — хәтта җинаять җаваплылыгы белән дә яный. 
Туендыручысын югалту очрагы буенча пенсия алучы 18 яшьтән өлкәнрәк Россия гражданнары көндез белем алуларын раслый торган документларны вакытында тәкъдим итәргә тиеш. Юкса, аларга тиешле түләүләрне вакытлыча бирмәскә мөмкиннәр.
Моннан тыш, Россиядә яшәргә рөхсәт бирә торган документның гамәлдә булу вакыты чыккан чит ил гражданнары, шулай ук чит илгә яшәргә киткән кайбер россиялеләр дә пенсиядән мәхрүм калырга мөмкин.
Пенсияне яңадан түли башласыннар өчен, аны түләүне ни өчен туктатуларын ачыкларга, тиешле документлар җыярга һәм гариза тапшырырга кирәк. Әгәр пенсия түләүне вакытлыча гына туктатып торсалар, пенсионерның алмаган сумманы кайтарырга хакы бар. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading