16+

Безнең өчен фәрештәләр кайчан җавап бирә?

Әйбәтләргә әйбәт булып була, әдәпсезгә әйбәт булып кара... Башымда кайчак нәкъ шушы сүзләр әйләнә. Автобуста дорфа җавап биргән кешеләр белән очрашсам да, кибеттә ачык йөзле булуның нәрсә икәне төшенә дә кермәгән сатучыларны күрсәм дә...

Безнең өчен фәрештәләр кайчан җавап бирә?

Әйбәтләргә әйбәт булып була, әдәпсезгә әйбәт булып кара... Башымда кайчак нәкъ шушы сүзләр әйләнә. Автобуста дорфа җавап биргән кешеләр белән очрашсам да, кибеттә ачык йөзле булуның нәрсә икәне төшенә дә кермәгән сатучыларны күрсәм дә...

Әйе, без гел изгелек, мәрхәмәтлелек, әдәп-әхлак дибез, динебез шушы принципларга таянып яшәргә куша, дип өйрәтәбез, язабыз, аңлатабыз. Әмма болар хакында искә алганда, бер мөһим моментны аңлау кирәк: ул изгелекне без кешенең кем булуына карамастан кылу, изгелек кылганда бу кешедән үзебезгә дә өлеш тияр дип хыялланмау, әдәплегә генә түгел, әдәпсезгә карата да сабырлык күрсәтү мөһим. Ник? Чөнки изгелекне бары Аллаһы ризалыгы өчен генә дип кылу, аның өчен бу дөньяда берни дә көтмәү, ә әдәпсезләр белән очрашканда сабыр булып калып, дин кушканча әдәп саклау ай-һай кыен бит ул...

Ә аны эшләргә кирәк. Хәтта дорфа кешегә усал итеп җавап бирү мөмкинлеге булса да, тел очына әйтергә теләгән сүзләр килеп “кунса” да, әдәплелек саклау мөһим. Бер караганда, нигә әле үземне түбәнсетеп торырга рөхсәт бирим, дип фикер йөртербез. Әйе, төрле вакыт була. Кайчакта урынын белеп, тиешле сүзләрен табып, кешене түбәнсетә торган сүзләрдән качып җавап биреп кую да файдага. Ә инде кызып китеп, миннән калмасын әле дип, тупас итеп җавап кайтару “суынгач”, ник әйттем инде, дигән фикергә китерә.

Фәнис абый Яруллинның бик матур бер шигырендәгечә:
“Ачу чыкса, ярсу чыкса,
Вакытында тыела белдек.
Ярый әйттем!! диеп түгел
Әйтмәгәнгә сөенә белдек”.
 Җавап кайтару дигәндә, Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәм аның тугры дусты Әбү Бәкер Әс-Ситдыйк радыяллаһу ганһе белән булган очракны искә төшереп үтик әле.

Сәхабә Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһедән тапшырыла: бер кеше Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм янында Әбү Бәкер Әс-Ситдыйк радыяллаһу ганһене сүгә башлаган. Пәйгамбәребез моңа елмаеп карап торган һәм берни дәшмәгән. Әмма бу кеше тагы да катырак итеп ачулана башлагач, Әбү Бәкер Әс-Ситдыйк радыяллаһу ганһе түзмәгән, аның кайбер сүзләренә җавап кайтарган. Һәм шуннан соң Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм ачуланып урыныннан торган да китеп барган.

Әбү Бәкер Әс-Ситдыйк радыяллаһу ганһе, Расүлуллаһ артыннан барып: “Ий, Расүлуллаһ, бу кеше мине сүккәндә син утырып тордың, мин аңа җавап кайтаргач, син ачуланып китеп бардың”, – дигән. Тугры дустының бу сүзләренә Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи болай дип җавап кайтарган: “Ул сине әрләгәндә синең янда аңа җавап биреп торучы фәрештә бар иде, ә инде син үзең җавап кайтаргач, шайтан пәйда булды. Ә мин шайтан булган җирдә тормыйм. Ий, Әбү Бәкер, мин сиңа өч нәрсә әйтәм һәм аларның һәрберсе хакыйкать: 

– Аллаһы Тәгалә рәнҗетүчесен Бөек Аллаһы ризалыгы өчен гафу иткән кешене Үзенең ярдәме белән олылар;
–  әгәр кеше күркәм мөнәсәбәтләрне сакларга теләп, нигъмәт капкаларын ачса, Аллаһы аның өчен күпләп бирәчәк, малын арттырачак;
– әгәр кеше, үзенең халәтен яхшыртыр өчен генә адәм балаларына мөрәҗәгать итү капкаларын ачса, Аллаһы аның хаҗәтен көчәйтәчәк кенә, – дигән.
Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләм Әбү Бәкер Әс-Ситдыйк радыяллаһу ганһегә: “Ул сине әрләгәндә синең янда аңа җавап биреп торучы фәрештә бар иде”, – дигән нәсыйхәте белән рәнҗетүче кешене гафу итүнең, үзара яхшы мөнәсәбәтләр саклауның мөһимлеге һәм Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итми торып, кешеләргә генә мөрәҗәгать итүнең дөрес булмавы хакында да әйтеп үткән.

Айсылу Юлдашева.
Фото: https://dumrt.ru/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading