16+

Бүген тота алмый икән, аны гаепләргә хакың юк

Вакыт бара, вакыт туктап тормый. Син кайгы-хәсрәтле сәгатьләреңне тизрәк уздырып җибәрергә тырышсаң да, шатлык-сөенечләреңне озаккарак сузарга теләсәң дә, вакытның анда эше юк.

Бүген тота алмый икән, аны гаепләргә хакың юк

Вакыт бара, вакыт туктап тормый. Син кайгы-хәсрәтле сәгатьләреңне тизрәк уздырып җибәрергә тырышсаң да, шатлык-сөенечләреңне озаккарак сузарга теләсәң дә, вакытның анда эше юк.

Аныкы бер сәгать тә алтмыш минут, бер тәүлектә егерме дүрт сәгать. Тәмәй Сара әйтмешли, артыгы юк.
Ислам дөньясы уразада. Һәркемнең тырышып тоткан уразалары кабуллардан булсын. Ураза бик җиңел гамәл түгел, аны бик тырышып тотасы.

Сәхәр ашаганда үзеңне бик зур сынау алдында калган кебек сизәсең. Көне буе ураза тотып чыгарга көч-куәтем җитәрме, белеп-белми гөнаһ эшләп куймаммы... башта мең төрле уй белән Аллаһыдан хәерле мидәт сорап, сәхәр ашап уразага керәсең.

Ә инде кич белән авыз ачканда, үзеңне шундый да рәхәт-җиңел хис итеп, мең-мең шөкерләр әйтеп, авыз ачасың. Көне буе авызыңны хәләл ризык-судан гына түгел, ялгыш-гайбәт сүздән дә тыеп кала алуың белән Аллаһының ризалыгына ирешә алуың үзе бер батырлык, үзе бер җиңү. Нәфсеңне җиңү.
Сәхәр вакыты, күп тәрәзәләрдә утлар балкый.

Көне буена ачыкмаслык та, сусамаслык та итеп сәхәр ашауда ниндидер бер серлелек... һәм тагын нидер бар. Шуны күңелең белән сизсәң дә тел белән генә аңлатып та бирә алмыйсың.

Сәхәр вакытында күкләр тарафына ашкан фәрештәләрдән Раббыбыз сорар ди: “Бәндәләрем минем изге Рамазан аем икәнен беләләрме, ураза тоталармы, аларга бу авыр тоелмыймы?” Ә фәрештәләр: “Юк, Раббыбыз, бәндәләрең утлар яндырып, Рамазан аен зурлап сәхәр кылалар, йөзләрендә шушы Рамазанны исән-сау каршы алганга шатлык, синнән Рамазан уразасын исән-имин тотып чыгарлык сәламәтлек сорыйлар”, – дип жавап бирерләр дие.
Кемнеңдер Рамазан уразасын тотарга бәлки хәленнән дә килмидер. Кемдер: “Менә мин ураза тотам, ә ул тотмый, аңар да тотса була бит”, – дип, башкаларны гаепләргә дә тырыша.

Андыйларга, син үзең ничә ел тоттың соң әле, ул кеше синнән алда ничә еллар ураза тоткан иде, бүген тота алмый икән, җитди сәбәбе бардыр, ә синең аны гаепләргә бер хакың да юк, моның өчен бер Аллаһы Тәгалә бар, дип әйтәсе килә.
Ә борынгылар йә авыру булып, йә бик олы яшьтә булсалар да, сәхәр вакытында ут яндырып куйганнар. Сәхәр саваплары алыйк, дип.

Без дә сәхәр сәгатендә тәрәзәләребезне балкытып, утлар яндырып куйыйк әле, җәмәгать. Фәрештәләр Раббым катында, “Бәндәләрең синең рәхмәтеңне көтеп, сәхәр савапларын өметләнеп, утлар яндырып, Рамазан Шәрифне зурлыйлар" диярлек булсын.

Абыстайлар күбәеп китте әле, монысы тагын каян чыкты дия күрмәгез яме. Әби янында үскән бик күпләрнеке шикелле, минем дә хәтер сандыгында әнидән ишеткән бик күп менә шундый истәлекләр бар инде ул.

Кайвакыт хәтер сандыгының капкачы ачылып китә дә, шуның кайберсен сезнең белән дә уртаклашып алам, кайберсен әйбәтләп-таслап төреп, кире сандыгыма салып куям.
Уяндым да, уйландым...

Рәйсә Галимуллина,

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading