Ни өчен яңа нигезгә күчкәндә үзең белән мәче алып керергә ярамый? Яңа йортны төзеп бетерү уңаеннан корбан чалырга кирәкме? Өйдә бәрәкәт булсын өчен нишләргә? Сәхифәбезнең даими кунагы – «Өметлеләр» мәчете имам хатибы Алмаз хәзрәт Сафин белән без шул турыда сөйләштек.
– Алмаз хәзрәт, яңа йортка нигезне атнаның кайсы көнендә салу хуплана? Сишәмбедә ярамый дип ишеткәнем бар. Ни өчен сишәмбене безнең халык бик яратып бетерми?
– Бөтен көннәр дә Аллаһның көннәре, шуңа күрә атнаның теләсә кайсы көнендә эш башларга ярый, шул исәптән, сишәмбе дә. Көннең уңышлы яки уңышсыз булуы көннең үзеннән түгел, ә Аллаһның теләгеннән һәм кешенең кылган гамәлләреннән тора. Әгәр дә адәм баласы һәрвакыт Аллаһ белән элемтәдә булса, яхшы гамәлләр кылса һәм гөнаһлардан тыелса, аның һәр көне уңышлы булачак. Коръәндә Һуд пәйгамбәр әйтте: “Минем уңышка ирешүем бары тик Аллаһның ярдәме белән генә”.
– Иске өйдән яңа йортка күчкәндә үзең белән йорт иясен дә “алып чыгарга” кирәк диләр. Дин моңа ничек карый? Йорт ияләре чынлап та бармы?
– Дини чыганакларда “йорт иясе” (домовой) дигән зат турында әйтелми. Коръәндә һәм хәдисләрдә кеше күзенә күренми торган җен-шайтаннар һәм фәрештәләр турында гына искә алына. Кешеләр “йорт иясе” дип атаган зат җен-шайтан булырга мөмкин. Әгәр дә йортта ниндидер гадәттән тыш хәлләр күренсә һәм чит затларның барлыгы сизелсә, “Бәкара” сүрәсендәге “Аятел-көрси”не һәм “Әмәнәр-расүл”не еш укырга кирәк.
– Ә яңа йортка песи белән керү гадәте каян килеп чыккан?
– Яңа йортка песи белән керү дин белән бәйле гамәл түгел, ул кешеләр уйлап чыгарган гореф-гадәт. Кайбер кешеләр йортта тынычлык һәм бәрәкәт булсын өчен яңа йортка башта песи кертә. Ләкин ислам дине күзлегеннән караганда, йортта тынычлык һәм бәрәкәт иңү песидән тормый, ә Аллаһтан һәм кешенең Аңа гыйбадәт кылуыннан тора.
– Беренче көнне кунганда нәрсә эшләргә кирәк? Нинди дога укырга киңәш итәсез?
– Безнең гореф-гадәт буенча, яңа йортка күчкәч, Коръән укытып, дога кылу хәерле гамәл булып санала. Аеруча, йортта “Бәкара” сүрәсен уку сөннәт гамәлгә керә. Хәдисләрдә әйтелгәнчә, бу сүрә укылган йортка бәрәкәт иңә, шайтан керми һәм сихерчеләр бозым ясый алмый. Яңа йортка күчүнең беренче көнендә укыла торган аерым дога юк. Мөселман кешесе яңа йортка күчкәч һәм гомумән көн саен үз телендә: “Йә, Аллаһ, йортыбызга хәер-бәрәкәт бир, тынычлык иңдер, ут-күзләрдән, кайгы-хәсрәтләрдән, җинаятьчеләрдән, караклардан сакла”, – дип Аллаһка дога кыла ала. Шулай ук Нух пәйгамбәрнең догасын укырга була: “Рабби әнзилнии мүнзәлән мүбәәракән вә әнтә хайруль-мүнзилиин”. Мәгънәсе: “Йә, Раббым. Мине бәрәкәтле җиргә төшер. Син бәрәкәтле җиргә төшерүче иң хәерле Зат”.
– Ни өчен өйгә фотолар, кеше сурәтле картиналар элергә ярамый?
– Андый өйдә йорт әһелләре өчен дога кылучы рәхмәт фәрештәләре булмый. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в) әйтүенчә, эт торган һәм сурәтләр булган йортка фәрештәләр керми.
– Кайберәүләр өйне тискәре энергиядән чистартам дип шәм яндырып өй буйлап йөри?..
– Бу да безнең дингә хас гамәл түгел. Мөселман кешесенә аны эшләргә ярамый. Ул иң беренче чиратта үзенең җанын һәм холкын Аллаһка гыйбадәт кылып, намаз укып, ураза тотып, зикер-тәсбих әйтеп, Коръән укып чистартырга тиеш. Аллаһ Тәгалә: “Җанын гөнаһтан пакьлаучы кеше уңышка иреште, ә аны пакьламаучы кеше бәхетсез булды”, – ди.
– Яңа йортта Коръән ашы уздыру тәртибе турында да сөйләгез әле.
– Коръән ашы уздыруның төп максаты Аллаһның сүзләре булган Коръән аятьләрен уку һәм тыңлау, дога кылу, вәгазь тыңлау, Аллаһ турында гыйлемне арттыру һәм килгән туганнарны вә дусларны кунак итү булырга тиеш. Шуңа күрә андый мөбарәк мәҗлестә кешене яманлаудан, дөнья хәлләре һәм файдасыз нәрсәләр турында сөйләшүдән тыелырга кирәк.
Коръән ашына килгән хатын-кызлар башларына яулык ябарга һәм гаурәтләрен каплаучы озын кием кияргә тиешләр. Хатын-кызлар гына булган мәҗлескә абыстай чакырыла. Әгәр дә ирләр мәҗлесе булса, яки ирләр дә, хатын-кызлар да килсә, мулла чакырыла. Өстәл артына утыру тәртибенә килсәк, өстәлнең бер башына ир-атлар, ә икенче башына хатын-кызлар утыра. Чит хатын-кыз белән чит ир-ат бер-берсенә терәлеп утырырга тиеш түгел. Алар ир белән хатын булса, бергә утыра ала.
Коръән мәҗлесе уздырганда ризыкның хәләл булуына да игътибар итәргә кирәк. Андый мәҗлестә бары тик хәләл ризыклар һәм итләр генә булырга тиеш.
– Коръән мәҗлесен йортка күченеп берничә көн, ай үткәч тә үткәрергә ярыймы?
– Коръән ашы уздыруның билгеле бер көне юк. Шуңа күрә ул кайсы вакытта уңайлы булса, шул вакытта уздырыла.
– Яңа йортны төзеп бетерү уңаеннан корбан чалу гадәте дә бар икән?
– Корбан чалу яхшы гамәл. Ул корбанны чалуның төп максаты – өйне төзеп бетерергә ярдәм иткәне өчен Аллаһка шөкер итү, шатлык-куанычны белдерү һәм кешеләрне кунак итү.
– Йортка кеше булмаса да исәнләшеп керергә ди. Бу шул ук йорт ияләре белән исәнләшү түгелме?
– Йортта бер кеше булмаса да сәлам биреп керү – саваплы-мөстәхәб гамәл. Бу очракта “Әссәләәмү галәйнәә вә галәә гыйбәәдил-Ләәһис-саалихиин”, дип сәләм бирелә. Аллаһ Тәгалә бу турыда Коръәндә “Нур” сүрәсенең 61нче аятендә: “Әгәр дә йортларга керсәгез, Аллаһның сәламләве булган бәрәкәтле һәм күңелләрне шатландыручы сәлам белән үзегезне сәламләгез”, – ди. Бу сүзләрнең мәгънәсе: “Безнең үзебезгә һәм Аллаһның изге колларына иминлек һәм тынычлык булсын”. Шушы сүзләрне әйтеп, мөселман кеше үзенә, йортта булган фәрештәләргә Аллаһтан иминлек һәм тынычлык иңдерүне сораган була. Сәлам ул күрешү һәм исәнләшү генә түгел, ә күргән кеше өчен исәнлек-саулык, иминлек һәм тынычлык теләп Аллаһка дога кылу.
– Өйдә аш серкәсе белән хөрмә җимеше булырга тиеш дигән сүз каян килеп чыккан?
– Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в)не ярату йөзеннән һәм аңа охшау ниятеннән өйдә хөрмә җимеше һәм серкә тоту сөннәт гамәл. Кеше моның өчен әҗер-савап ала. Бервакытны Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в) агасы Әбү Талибның кызы Үммү Һәни янына керә дә: “Синдә ашарга берәр нәрсә бармы?” – ди. Теге хатын: “Каткан ипи һәм серкәдән башка бернәрсә дә юк”, – ди. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в) аңа җавап йөзеннән: “Тәмләткечтән серкә булган өй фәкыйрьләнмәс”, – дип әйтә. Икенче бер хәдистә Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в): “Өйләрендә хөрмә җимеше булмаган гаилә ач гаилә”, – ди. Хөрмә җимеше ул бик файдалы һәм туклыклы ризык. Аны вакыт әрәм итеп пешерергә һәм әзерләргә кирәк түгел. Тамак ач вакытта аны ашап тукланырга һәм үзеңә көч-куәт алырга мөмкин.
– Өйдә бәрәкәт булсын өчен нишләргә?
– Аллаһка гыйбадәт кылып яшәргә кирәк. Аллаһка гыйбадәт кылу ул – Аның әмерләрен үтәү һәм гөнаһлардан тыелу. Әгәр дә кеше биш вакыт намаз укымаса, хәрам ризык ашаса, өендә сыра, шампан шәрабы, аракы эчсә, ул йортка Аллаһ тынычлык һәм бәрәкәт иңдерми. Ул йортта җен-шайтаннар күп була һәм анда Аллаһның ләгънәте төшә.
– Дин буенча яңа күршеләр белән ничек танышырга?
– Татарларда: “Күрше хакы – Тәңре хакы” дигән мәкаль бар. Шулай ук гарәпләрдә дә: “Өй сайлаганчы башта күрше сайла”, – дигән мәкаль кулланыла. Ислам динендә күрше зур хакка ия. Коръәндә һәм хәдисләрдә күрше хакы турында бик күп аңлатыла. Аллаһ Тәгалә Коръәндә Ән-Нисә (Хатыннар) сүрәсенең 36нчы аятендә шулай ди: “Аллаһка гыйбадәт кылыгыз һәм Аңа бернәрсәне дә тиңдәш кылмагыз. Әти-әнигә, туганнарга, ятимнәргә, мескеннәргә, якын күршегә (туган яки бер диндә булган күршегә), ят күршегә (туган булмаган яки башка диндә булган күршегә), янда булган иптәшкә, юлчыга һәм колларыгызга изгелек кылыгыз. Дөреслектә, Аллаһ Тәгалә масаеп йөрүче, тәкәббер кешене яратмый”. Шушы аятьтән аңлашылганча, күршегә изгелек кылу фарыз гамәл, ә аңа начарлык эшләү хәрам-гөнаһлы гамәл. Күрше белән танышу өчен мәҗлес уздырганда аларны кунакка чакырырга яки ризык пешергәч, яисә корбан чалгач, күчтәнәч кертергә була. Менә шушы гамәлләр ике күршене якынайта һәм дуслаштыра.
Комментарийлар
0
0
Безнен эни сишэмбе конне Аллаха Тэгэлэ сишелеп бирермен дип эйтэ иде Барысы да Аллахы Тэгэлэ коне
0
0