Рамазан аеның ахыргы ун көнлегенә кергәннән соң, мөселманнар зарыгып кадер кичәсен көтә. Хәдистән мәгълүм булганча, ул ахыргы ункөнлекнең так төннәренә туры килергә мөмкин.
Рамазан ае – изге вә шәриф айдыр һәм ошбу айның һәр көне, һәр кичәсе мөэмин-мөселманнар өчен бик тә кадерле. Шулай да, бу изге айның бер кичен аеруча зурлап, олы җаваплылык вә тәкъвалык белән үткәрәләр. Аллаһы Тәгалә шул кич турында аерым бер сүрә иңдерә һәм аны “Ләйләтүл-Кадер”, ягъни “Кадер кичәсе” дип билгеләп үтә. Сүрәнең башында ук: “Коръәнне шушы изге Кадер кичәсендә иңдердек”, – дип әйтелә. Шулай итеп, игелеккә, яктылыкка, пакълеккә, яхшылыкка, ягъни бәхет-сәгадәткә илтә торган юлны күрсәтә торган изге китап рамазан аеның кадер кичәсендә ләүһүл-мәхфүздән күкләрнең беренче катына төшерелә.
Шушы серле кичнең шәрәфәтен вә хикмәтен аңлатып, Аллаһ Сүбехәнәһү вә Тәгалә мөэминнәргә: “Кадер киче мең айдан да хәерлерәк”, – дигән сөенечле хәбәр бирә, ягъни ошбу кичтә кылынган гыйбадәт мең айлык (83 еллык!) гыйбадәтнең әҗеренә тиң, хәтта аннан да артыграк булуын аңлата.
“Кадер” сүрәсеннән белүебезчә, ошбу мөбарәк кичтә Аллаһ әмере буенча җиргә бик күп фәрештәләр иңәр һәм алар белән – рух, ягъни Җәбраил фәрештә... Раббыбызның тугры мәхлуклары – фәрештәләр – гыйбадәт кылучы кешеләрне эзләрләр, шундыйларны тапсалар, аларга игелек-изгелек, бәхет-сәгадәт теләп, гөнаһлары кичерелүен үтенеп, догалар кылырлар, “мөэмин-мөселманга сәләм!” дип дәшерләр һәм бу таң атканчыга кадәр дәвам итәр.
“Кадер кичәсе” гыйбарәсен, гадәттә, “Кодрәт киче” дип тәрҗемә итәләр (Аллаһ чиксез кодрәт иясе буларак Үзенең бөеклеге белән кешеләргә шундый кичә бүләк итә), шулай ук “кадер” сүзен шушы изге кичтә барлык Адәм балаларының алдагы елда булачак тормышлары карала торган ифрат кадерле вакыт ул дип аңлатучылар да бар: алар кешеләрнең рамазан аендагы эш-гамәлләре, тоткан уразалары һәм, әлбәттә, бу изге төндә укыган намазлары, кылган догалары, белдергән теләк-үтенечләре киләсе елдагы тәкъдирләренә үз йогынтысын ясый, дип әйтәләр.
Хәдисләрдәге мәгълүматка караганда, кадер кичәсе ураза аеның ахыргы ун көнендә була. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.с.): “Әгәр әлеге мөбарәк кичәне табарга теләсәгез, аны рамазанның ахыргы 7 так төнендә эзләгез”, – дигән. Гайшә (р.г.) риваять кылуы буенча, Мөхәммәд (с.г.в.с.) рамазан аеның ахыргы ун төнен йокламыйча гыйбадәттә үткәргән булган, гыйбадәтендә гадәттән тыш тырышлык күрсәтеп, шул дәвердә хатыннарын да уяткан һәм аларга бу вакытта жимаг (якынлык) һич тә кылмаган. Бервакыт мөэминнәр анасы Гайшә (р.г.) пәйгамбәребездән (с.г.в.с.) сорады: “Әгәр мин кадер кичәсен белсәм, ул кичтә нинди дога кылыйм?” Мөхәммәд (с.г.в.с.) җавап итеп аңа: “Аллаһүммә иннәкә гафүввүн, түхиббүл гафвә фә әгфүганни” (“Йә Аллаһ, дөреслектә Син гафу итүче, гафу итәргә яратасың, минем гөнаһларымны гафу ит”), – дигән доганы өйрәткән.
Галимнәр билгеләп үткәнчә, кадер кичәсен кайбер галәмәтләрдән, шул кичкә хас булган аерым билгеләрдән тәгаенләргә мөмкин: бу кичә нурлы, тыныч һәм матур булыр; бик салкын да булмас, бик эссе дә булмас; ул кичтә болытлар йөрмәс һәм җил исмәс, һавадан йолдызлар атылмас, яңгыр яумас, барча җиһанда тылсымлы тынлык урнашыр.
Рамазан аеның соңгы ун көнендә аеруча игътибарлы вә уяу булып, кадер кичәсе фазыйләтләреннән мәхрүм булмасак иде. Бу төнне гыйбадәткә багышлап, ихлас күңелдән Аллаһ Раббыбызга мөрәҗәгать итеп, дога кылыйк: “Йа Раббым Аллаһ! Син бит гафу итүче, гафу итәргә яратасың. Мине, гаҗиз колыңны, гафу ит, белеп вә белми кылган гөнаһларымны ярлыка, үземә дә, туганнарыма да тәүфыйк-һидәят юлында булырга, дөнья һәм ахирәт бәхетенә ирешергә насыйп кыл! Мине ярдәмеңнән ташлама... Ташлама...”
Ошбу догалар һәм башка шундый сорау-үтенечләребез белән Аллаһка мөрәҗәгать итеп, изге рамазан аенда, кадер кичәсендә генә түгел – ел әйләнәсендә, тормышыбыз дәвамында һәрдаим гыйбадәт әһеле булуыбызны белдереп, Раббыбызны зурлап, Аңа шөкер итеп һәм мәхәббәтебезне баглап яшәсәк – Яратучы вәгъдә иткән олуг дәрәжәгә ирешүчеләрдән булырбыз. Ошбу олуг дәрәҗәне Аллаһы Тәгалә һәммәбезгә дә насыйп кылсын, әмин.
Ришат Курамшин.
Фото: canva.com
Комментарийлар