Шәһри Казан

Чулпан Илдарханова: “Дин катнаш никах мөнәсәбәтләренә тәэсир итүче төп фактор”

Кичә Россия мөселманнары диния нәзарәтенең мөселман ир-атларының башка диндәге кызларга өйләнүен тыю турындагы фәтвасы турында язган идек. Әлеге уңайдан белгеч фикере белән дә кызыксындык.

Татарстан Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе мәгълүматларга караганда, узган ел Татарстанда 4636 катнаш никах теркәлгән (2018 елда – 4769). Бу гомуми язылышучыларның 19 процентын тәшкил итә. Әмма шунысын әйтергә кирәк, кайсы милләттән булуын парлар үз теләкләре белән генә күрсәтә. Шуңа да бу якынча саннар.

ТР Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография фәнни-тикшеренү үзәге быел «Демографик кәеф» социологик сораштыру уздырган. Мондый сораштырулар илнең ун төбәгендә узган. Аның нәтиҗәләре буенча, катнаш никахларга карата мөнәсәбәт өйрәнелгән. Татарстанда респондентларның 70 проценты ике милләт кешесеннән торган гаиләгә карата уңай фикердә булуын белдергән һәм бу башка төбәкләр белән чагыштырганда югары күрсәткеч.

Реклама

Мин моны республикада ислам һәм христиан диненә бертигез күләмдә хөрмәт белән караудан күрәм, – ди Гаилә һәм демография фәнни-тикшеренү үзәге җитәкчесе, социологик фәннәр докторы Чулпан Илдарханова.     
Аның сүзләренчә, респондентларның 13 проценты гаилә корганда нинди милләт кешесе икәнлеге мөһим булуын белдергән. Катнаш шикахка уңай караучылар арасында хатын-кызлар күбрәк. Ир-атлар гаиләдә баланы хатын-кыз тәрбияләвен һәм әни кешенең милләте аңардан аерылып торганда, үзенең милләте өлешчә яки тулысынча югалу куркынычы барлыгын аңлый.

Катнаш гаиләгә мөнәсәбәттә төп фактор булып дин тора. Дин тотучылар төрле милләттән булган никахка дингә ышанмаучыларга караганда өч тапкыр ешрак тискәре карашта. Моның өчен объектив сәбәп тә бар кебек. Бер яктан төрле диндә булып гаиләдә гармония тудыру җиңел түгел. Икенче яктан, аерылышучыларның сәбәбен тикшерү нәтиҗәсендә катнаш никахларда аерылу очраклары азрак булуын күрдек, – ди Чулпан Илдарханова.

Фото: protatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: