Журналистлар өчен узган матбугат конференциясендә белгечләр өч төрле проблема турында сөйләде.
Әмма аларның тамыры бер – балаларның контрольсез калуы, интернеттагы манипуляцияләр һәм куркынычны бәяләп бетермәү.
«Мин күргән чиратлардан котыгыз алыныр...»
Республика балалар клиник хастаханәсенең травматология бүлеге җитәкчесе Руслан Хәсәнов үз чыгышында саннар белән түгел, ә үзенең күзәтүләре белән тетрәндерде.
– Соңгы вакытта балаларны безгә әти-әниләре түгел, ә абыйлары, апалары, туганнары китерә. Әгәр кич белән кабул итү бүлегенә керсәгез, совет чорындагы чиратларны хәтерләтә, – ди ул.
Болар республикадагы балалар травматизмының никадәр җитди булуын күрсәтүче иң ачык сигналларның берсе. Табиб сүзләренчә, бүген иң авыр җәрәхәтләрне питбайкта йөргән балалар ала.
Кайбер ата-аналар питбайкны уенчык итеп кабул итә. Әмма медицина хезмәткәрләре өчен ул операция өстәленә эләгүче балалар саны белән бәйле транспорт чарасы.
– Теләсә нинди авыр сыну эзсез узмый. Әгәр буын җәрәхәтләнсә, бала инвалид булып калырга мөмкин, – ди табиб.
«Җиңел акча» бәясе – 18 ел төрмә
Икенче зур куркыныч юлда түгел, телефон экранында башлана. Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан транспорт идарәсе вәкилләре әйтүенчә, соңгы ике елда Татарстанда тимер юлдагы реле шкафларына ут төртүнең сигез очрагы теркәлгән. Иң куркынычы – бу гамәлләрнең күбесен криминаль дөнья белән бәйле яшүсмерләр түгел, ә гадәти мәктәп укучылары башкара. Аларны мессенджерлар аша табалар, башта сөйләшәләр. Аннары 20–30 мең сум вәгъдә итәләр, шуннан соң бала инде дәүләткә каршы җинаятьтә гаепләнүче булып чыга. Бер яшүсмер 24 мең сум өчен 18 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Ә ул акчаны хәтта алырга да өлгермәгән.
Интернеттагы «дус» дошман булып чыккан
Белгечләр әйтүенчә, бүгенге көндә яшүсмерләрне вербовкалау схемасы шактый гади. Башта – аралашу, аннары – ышаныч тудыру. Аннан соң – «җиңел эш».
Шушы механизмны аңлату өчен «Татмедиа» яшьләр советы «Без челтәрдә нәрсә эшлибез?» дигән кыска роликлар сериясен әзерләгән. Сериал реаль вакыйгалар нигезендә төшерелгән. Биредә геройлар юк, бары тик нәтиҗәләр генә.
Зацепинг: бер видео өчен – бер гомер
Социаль челтәрләрнең тагын бер нәтиҗәсе – зацепинг. Ягъни поезд вагоннарына ябышып йөрү. Быел мондый очраклар сизелерлек арткан. 5 майда Казандагы «Дәрвишләр» станциясендә 14 яшьлек малайның үлеме моның иң аянычлы мисалы булды. Ул дусты өчен видео төшерергә теләгән. Поезд түбәсенә менгән, электр тогы суккан. Ә дусты куркып качып киткән. Берничә секундлык роликның бәясе – кеше гомере.
Проблеманың уртак тамыры
Матбугат конференциясендә яңгыраган темалар төрле кебек күренә. Берсе – питбайк, икенчесе – диверсия. Өченчесе – зацепинг. Ләкин аларны берләштергән уртак сәбәп бар. Балалар куркынычны дөрес бәяләми, интернетта популяр булырга тели. Җиңел акчага кызыга, ә кайчак ата-аналар баланың нәрсә белән шөгыльләнгәнен бөтенләй белми. Белгечләр дә моны яшерми. Баланың тормышында телефондагы танышның йогынтысы әти-әни сүзеннән көчлерәк була башласа, фаҗигагә кадәр бер генә адым калырга мөмкин.
Баланы тыю гына җитәме?
Балалар иминлеге турында сөйләшкәндә еш кына бер киңәш яңгырый: «тыярга кирәк». Ләкин бүгенге вәзгыять күрсәткәнчә, тыюлар гына эшләми.
Яшүсмергә ни өчен куркыныч икәнен аңлату мөһимрәк. Интернеттагы танышның кем икәнен сөйләшү мөһимрәк. Питбайк бүләк иткәнче, аның нәтиҗәләрен уйлау мөһимрәк. Чөнки бүгенге хәвефләр ишегалдында түгел, смартфон экранында башлана. Ә нәтиҗәләре инде операция бүлмәсендә, суд залында яки тимер юлда тәмамланырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар