Әгәр кеше башка халыкка, милләткә охшарга теләсә, ул үзенең кем икәнлеген онытачак.
Ислам диненең милләткә, туган телләргә карата мөнәсәбәте нинди, дин белән милли яшәеш арасында нинди бәйләнеш бар? Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов белән без шулар хакында сөйләштек.
– Аллаһы Тәгалә «Рум» сүрәсендә: «Җир-күкләрнең төзелеше, телләрегез һәм төсләрегезнең төрле булуы Аллаһының галәмәтләреннән. Әлбәттә, Аллаһының бу эшләрдә белем ияләре өчен дәлилләр бар», – диелә. Дөньяда күптөрле халык яши. Алар төрле телләрдә сөйләшә. Бу – Аллаһының хикмәте. Әгәр кешеләр бер төстә булып һәм бер телдә генә аралашкан булсалар, аның кызыгы булмас иде. Моны без матур бер бакча итеп күз алдына китерә алабыз. Шушы бакчада төрле җиләк-җимешләр үсә. Алар төрле төстә һәм һәр җиләк-җимешнең аерым тәме бар. Шулай ук әгәр дөньяда бер җиләк һәм аның тәме бер генә булса, аның да кызыгы калмас иде. Һәр җиләк-җимешкә игътибар һәм тәрбия кирәк булган шикелле, һәр халык үзенең милләтенә һәм теленә игътибар биреп, аны ныгытуда, үстерүдә бөтен көчен салырга тиеш. Шуның белән халык үзенең милләтен һәм телен саклаячак.
– Шиһабетдин Мәрҗани дә «диндә өч әйбер юк, әмма алар аны саклый: тел, милли кием, гореф-гадәт» дигән.
– Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вәссәлләмгә сигез көн булганда, аны Бану Сад кабиләсеннән Хәлимә исемле хатын-кыз асрамага ала. Һәм ул анда дүрт ел була. Ни өчен Рәсүл Әкрам галәйһи вәссәләмнең әнисе һәм Мәккәдә булган хатын-кызлар асрамага үзләренең балаларын шулай тапшырганнар. Чөнки Мәккәдәге һава һаман кызу булып тора. Ә Бану Сад кабиләсе яшеллек янында торганга күрә, анда һава һәм су чиста. Шулай ук шәһәрдә төрле халык яшәгәнгә күрә, гарәпләр үзара төрле диалектлар белән аралашканнар, ә Бану Сад кабиләсендә чиста ана телендә сөйләшкәннәр. Тагын гарәпләрнең гореф-гадәтләре дә анда яхшы сакланган. Бу мисалда күренгәнчә, гарәпләр ана телләрен, милләтләрен һәм гореф-гадәтләрен саклауны алдан ук кайгыртканнар. Гарәп кешеләреннән: «Адәмнәрдән иң хәерлесе – татар», – дигән сүзләр ишетергә туры килде. Татар халкы тырыш, уңган, эш сөючән, чисталыкны ярата, зирәк, кунакчыл да ул. Шуңа безнең әби-бабаларыбызга ислам динен кабул итү җиңел булды. Чөнки алар акылга таянып, үз теләкләре белән дингә керделәр.
– Дин кешеләре дә телне саклауда үзләреннән өлеш кертә аладыр.
– Хәзерге вакытта Казаныбызда 75 мәчет, республика буенча 1500дән артык Аллаһ йортлары бар. Боларга өстәп, мәдрәсәләр, Россия ислам институты, Болгар ислам академиясе эшләп тора. Дин әһелләре телне саклауда һәм үстерүдә зур өлеш кертә ала. Кешеләр белән аерым очрашканда, мәҗлестә катнашканда, мәчеттә булганда ана теле хакында сөйләү, аның әһәмиятен, кирәклеге турында халыкка җиткерү дин кешеләре өстендә бурычы булып тора. Рәсүл Әкрам галәйһи вәссәләм: «Алдан күзаллаудан да хикмәтле нәрсә юк», – дигән. Бүген телебезнең киләчәге хакында уйламасак, аны өйрәнү өчен вакытыбызны бирмәсәк һәм тырышмасак, әлбәттә, үкенечтә калачакбыз.
– Кызганычка, катнаш никахларның саны да кимеми.
– Никахка хәзер кешеләр җиңел карый башлады. Чынлыкта ул бит нәфесне канәгатьләндерү өчен түгел, ә гомерлек гаилә кору өчен укытыла. Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вәссәләм: «Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә сезнең тышкы якларыгызга һәм малыгызга карамый, ләкин сезнең йөрәкләрегезгә һәм гамәлләрегезгә карый», икенче хәдисендә исә: «Булачак хатыныгызда дүрт нәрсәгә игътибар итегез: байлыгына, нәселенә, матурлыгына һәм диндә булуына. Диндә булганына ирешергә тырыш, юкса оттырырсың!» – ди. Катнаш никахны булдырмас өчен, ата-аналар үз балаларына моны аңлатырга һәм хикмәт белән дөрес киңәшләрен җиткерергә тиешлеләр. Катнаш никах ул милләтебезнең юкка чыгуына, телебезнең бетүенә һәм, Аллаһы Тәгалә сакласын, диннән чыгуга да сәбәп була.
– Кайсы кавемгә охшасаң, шул кавемнән кубарылырсың дигән хәдисне аңлатып китегез әле.
– Әгәр кеше башка халыкка, милләткә охшарга теләсә, ул үзенең кем икәнлеген онытачак. Моңа мисал итеп карганы алыйк әле. Тутый кошка карап, матурлыгына кызыгып, карга аның кебек булырга тели. «Әгәр мин тутый кош кебек булсам, мине дә шулай ук яратырлар һәм сокланып караячаклар», – дип уйлый ул. Көн саен тутый кош кебек йөри башлый, аның кебек аваз чыгара, шуңа бөтен вакытын багышлый. Әмма ничек тырышса да, тутый кош шикелле була алмый һәм үзенең дә кем икәнлеген оныта. Чит халыкка карап, алардан үрнәк алып яшәсәк, без дә үзебезнең милләтебезне, телебезне һәм гореф-гадәтләрне онытачакбыз. Үз кадерен белмәгән кеше бүтәннәр тарафыннан ихтирамга ирешә алмый. Шуның өчен без үз тарихыбызны белергә тиешбез. Чөнки тарихны белү – элекке халыкның хатасын кабатламау була. Күренекле мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин тарафыннан ел саен Болгарда мөселманнар җыены уздырыла. Бу безгә үзебезнең кем икәнлегебезне белү һәм әби-бабаларыбызны исенә төшереп, аларның кемнәр булуы, тарихта нинди эз калдырулары хакында аңлар өчен кирәк.
– Сез, белүемчә, шәһәрдә туып-үскәнсез, шулай да татар телен камил беләсез.
– Җәйге каникулларда әти-әнинең туган авылына кайтып, шунда татар телен хәйран гына яхшы итеп өйрәнеп килә идем. Мәдрәсәне тәмамлагач, авылга имам булып хезмәт итәргә кайттым. Шунда инде, Аллаһка шөкер, татар телен камил рәвештә үзләштердем. Авыл белән элемтәне беркайчан да өзмәскә кирәк, чөнки тел, гореф-гадәтләр авылларда саклана. Аннары авылда намазга әйтелгән азанны гел ишетеп торасың, кешеләрнең мәчеткә йөрүен күреп, дин белән кызыксына башлыйсың, дингә якынаясың.
– Гореф-гадәт дигәннән, мәет ашларын үткәрү мәҗбүри түгел дип сөйли башладылар хәзер. Безнең әлеге гореф-гадәт шул динне саклап калырга ярдәм итмиме?
– Безнең татарларда мәет ашын да, Коръән ашларын да уздыралар. Өйгә кунак җыярга, вәгазь сөйләтеп, Коръән укытып, дога кылдырырга яраталар. Раббыбыз Аллаһ каршында бу гамәл бик мәртәбәле һәм саваплы булып санала. Аннары мондый мәҗлесләр – туганнарның бергә очрашу, хәл белешү, үз нәселендәге кешеләр белән танышу-аралашу, туганлык җепләрен саклау да бит. Мәҗлестә тыңлаган вәгазе аңа, бәлки, дингә килергә этәргеч булыр. Менә шушы матур гамәл динне сакларга да ярдәм иткәндер әле.
Комментарийлар