Кечкенә чагымда авылыбызның гыйбадәт кылу урыны булып саналган бер йорт тирәсенә тәравих намазын тыңларга йөргәнебез хәтердә. Бәйрәм көннәрендә авыл урамы тәмле ризык исләре белән тула, ә без, бала-чага, белгән догаларыбызны күңелебездән кабатлый-кабатлый, кесәдәге кул бармакларыбызны бөкләп, санап барабыз. Андый чаклар күңелгә, ничектер, серле дә, тылсымлы да тоела, хәтта ниндидер хисси...
Кечкенә чагымда авылыбызның гыйбадәт кылу урыны булып саналган бер йорт тирәсенә тәравих намазын тыңларга йөргәнебез хәтердә. Бәйрәм көннәрендә авыл урамы тәмле ризык исләре белән тула, ә без, бала-чага, белгән догаларыбызны күңелебездән кабатлый-кабатлый, кесәдәге кул бармакларыбызны бөкләп, санап барабыз. Андый чаклар күңелгә, ничектер, серле дә, тылсымлы да тоела, хәтта ниндидер хисси югарылыкка күтәрелеп алган кебек буласың.
Намаз укырга җыелган картлар исә, әле авыл халкы бик авыр яшәгән ул чорда да, гаҗәеп пөхтәләр, сарык йоныннан бәйләнгән оекбашларының чисталыгы аеруча күзгә ташланып тора иде. Ишег- алдында картларның аяк киемнәре матур гына тезелешеп кала, ә үзләре шул ак оек-башлары белән йомшак кына басып, йортның түренә үтәләр. Дин кешеләре, дога кылучы картлар минем күңелемдә менә шундый матур, үрнәк алырлык чиста, пөхтә, тәртипле булып калганнар. Изге юлда йөрүче кеше шундый булырга тиеш тә инде, билгеле. Без татарларда дин тоту гадәттә менә шулай гаҗәеп матур төстә бара торган иде. Һәрхәлдә, пычрак урамнарда намаз уку, дога кылу очракларын безнең күргәнебез булмады. Мондый нәрсәләр белән мин Татар иҗтимагый үзәгендә берникадәр вакыт җаваплы сәркатип булып эшләгәндә беренче тапкыр очраштым. «Кинәт кенә дини булып киткән» кешеләр тизрәк үзләрен күрсәтеп калырга ашыктылар ул чакта. Моның өчен урам иң уңайлы урын иде, күрәсең... Хәзерге вакытта да теләсә кайда урынлы-урынсыз дога кылып, үзләрен изгеләргә тиңләп, тирә-юнендәгеләргә акыл сатып, урынсыз кисәтүләр ясап йөрүчеләрнең ниятләре чисталыгына карата ирексездән күңелдә шик туа. Вакытында тормышта үзләрен күрсәтеп калырга өлгермәгән, сәләте җитенкерәмәгән килеш хакимлек, өстенлеккә омтылучылар, минемчә, бүгенге көндә үз урыннарын сәясәттә һәм дин өлкәсендә табарга тырышалар. Әле күптән түгел генә өстәл артында хәмер чөмереп утырганнар, инде сакал үстереп, яулык бөркәнеп, чын дини булып кыланалар.
Исебезгә төшерик әле, нинди акчаларга салынды соң хәзерге мәчетләр? Үзем белгән бер авылыбыз кешесен мисал итеп китерә алам. Советлар чорында кибет хуҗасы булып эшләп, алдап сатып, күп акчалар, зур байлык туплады ул. Белгәнебезчә, кирәк әйберләр «итәк астыннан» гына сатылган ул заманда, андый кешеләр алдында «тезләнүчеләр» бихисап күп иде бит. Көне-төне хәмер эчеп йөргән, авызыннан сүгенү сүзләре төшмәгән әлеге кеше, үзгәреш чорлары килгәч, дәрәҗәсен арттырырга тагын җай тапты. Олыгаеп беткәч, эчүдән туктамаса да, динле булып кыланды, мәчет төзергә акчалар биргән булып, исемен мәңгеләштерергә кереште. Менә шундый кешеләрнең акчаларына салынган мәчетләргә хуҗа булырга да шундый ук нәфесле кешеләр тартылдылар түгелме соң? Эшләп киткән мәчетләргә «яңа татарлар» сәдака ташыйлар, аларның сәдакалары да үзләре кебек «симез»ләр, «ялтырап» торалар! Дин юлына баскан, башкаларга үрнәк булырга тиешле кешеләр ул хәрам акчаларны бер дә чирканмыйча кабул итеп ала торалар, һәм алдакчы, бозык, угрыларны туры юлга күндерергә тиешле динчеләр үзләре үк шулар рәтенә баса баралар. Ә шул хәлләрне күреп торган мескен халык әле сәдакасын һаман биреп тора, боларның Ходай каршында кайчан да булса җавап тотачагына ышана. Тик, күпме генә керсә дә, мәчет байлыгы күренми... Югыйсә ул акчалар зиратларны төзекләндерергә, вафат булганнарны бушлай күмәргә, мескеннәргә булышырга, авыруларны дәваларга китәргә тиеш бит! Ирексездән юлдан язган күпме яшьләр төрмәләрдә җәфа чигә, шуларга ярдәм итү нишләп мәчетләрдә гамәлгә кермәгән?
Әлеге сүзләрем белән һич кенә дә ихлас мөселманнарны үпкәләтәсем килми. Андыйлар динне лозунг урынына күтәреп йөрмиләр, үз күңелләренең чисталыгын саклап, гыйбадәтләрен тыйнак кына үтәп, үз фикерләрен башкаларга такмыйча, изгелек кылып яши бирәләр.
Редакциядән: Кызганыч, мондый фикерләрне җәмгыятьтә әле шактый ишетергә туры килә. Ә сез Әлфия ханымның фикерләре белән килешәсезме?
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар