Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәр намаздан соң тәсбих тартуы билгеле. Шул рәвешле ул безгә Аллаһны зикер итүнең никадәр мөһим булуын күрсәткән.
Бу хакта Коръәндә дә искә алына: «Мине (зикер итеп) искә алыгыз, һәм Мин дә сезне истә тотармын. Миңа шөкер итегез һәм Миңа көферлек кылмагыз» («Бәкара» сүрәсе, 2:152).
Бүгенге сәхифәбездә “Мәрҗани” мәчете имамы Мансур хәзрәт Мифтяхов белән дисбе тартуның савабы турында сөйләштек.
– Тәсбих тарту ул – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте. Ул үзе дә һәрдаим тәсбих тарткан, шәкертләрен дә шуңа өндәгән. Белүегезчә, намазны укып бетергәч, утыз өчәр тапкыр “сөбханаллаһ”, “әлхәмделилләһ”, “Аллаһу әкбәр” дип әйтеп тәсбих тартабыз. Ни өчен утыз өч дигән сорау туарга мөмкин. Пәйгамбәребезнең бер хәдисеннән күренгәнчә, “Расүлебез, һәрбер фарыз намаздан соң, утыз өч тәсбих, ягъни сөбханаллаһ, утыз өч тәһмид, ягъни әлхәмделилләһ, утыз өч тәкбир, ягъни Аллаһу әкбәр, дип әйтүчеләрнең әлеге сүзләре әҗереннән өмете өзелмәс, ди” (Мөслим җыентыгыннан). Бу сүзләрне әйтүчеләргә, иншаллаһ, Аллаһ Тәгалә савабын да, әҗерләрен дә насыйп кылыр. Пәйгамбәребез үзенең сәхабәләреннән бервакыт, арабызда көн саен Өхед тавы кадәр игелекле гамәл кыла алырлык берәрегез бармы, дип сорый. Сәхабәләр аңа, йә Расүлаллаһ, аңа кемнең генә көче җитәр икән, диләр. Аларга җавап итеп, Аллаһ илчесе: “Моны эшләргә һәркемнең дә көче җитә. “Сөбеханаллаһи” кәлимәсенең савабы Өхед тавыннан зуррак, «Лә иләһә иллаллаһ» кәлимәсенең савабы Өхед тавыннан олырак, “әлхәмделилләһ” кәлимәсенең савабы Өхед тавыннан күбрәк, “Аллаһу әкбәр” кәлимәсенең савабы Өхед тавыннан биегрәк, ди”. Изге Китапның “Әхзаб” (“Гаскәрләр”) сүрәсенең 41-43 нче аятьләрендә дә: “Ий мөэминнәр, Аллаһны күп зекер итегез. Иртән дә, кичен дә Аны мактап тәсбих әйтегез.
Аллаһ Коръән белән иман яктылыгын вә һидәят юлын күрсәтер, фәрештәләр исә Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәр өчен Аллаһыдан ярдәм сорап дога кылырлар, Аллаһ Коръән белән гамәл кылучы мөэминнәргә рәхмәтле булды”, – диелә.
– Динебездә мәетне сакларга килгән кешеләр дә тәсбих тарта. Бу нинди нияттән эшләнелә?
– Бездә аларны төн әйтүчеләр диләр. Алар тәсбих кына тартмый, салаватлар да әйтәләр, вәгазь дә тыңлыйлар. Ни өчен дигәндә, мәрхүм юылганчы, аның янында шәригатебездә Коръән уку рөхсәт ителми. Коръән укылмагач, тәсбих әйтәбез. Җыелган якыннары Аллаһтан гөнаһларын ярлыкауны сорап, мәрхүм өчен дога кыла.
– Күпләр машинада яки үзләре белән кулларында дисбе йөртә. Динебез моңа ничек карый?
– Шәригатебездә ул тыелмаган. Һәр нәрсә нияттән тора. Пәйгамбәребез, һәрбер гамәлләр ниятләр белән кабул кылына, ди. Дисбе мине хәвеф-хәтәрләрдән саклый дип аны машинага элеп кую – ярамаган гамәл. Ә инде кирәк булганда алып куллану өчен дигән нияттән эленсә, монысы – хәерле гамәл.
– Тәсбих булмаганда, бармаклар белән дә саныйлар. Анысы да пәйгамбәрдән килгәнме?
– Расүлебезнең бер хәдисендә “Абдуллах ибн Амр, мин Пәйгамбәребезне Аллаһны зикер иткәндә тәсбих урынына исәпне изге куллары белән алып барганын күрдем” диелә (Тирмизи җыентыгыннан). Күрүебезчә, тәсбих булмаганда бармаклар белән генә дә ярый.
– Бармакка киеп куя торган электрон тәсбихлар да тыелмаган, димәк?
– Юк, тыелмый. Ул бит төгәл исәпләп барырга гына булыша. Хәзер аның өчен телефондагы кушымта да кулланыла.
– Дисбе бүләк итеп савап алырга буламы?
– Мөселманнарда тәсбих бүләк итү гадәте бар. Хаҗ сәфәреннән кайтучылар да бүләккә тәсбих ала. Коръән мәҗлесләрендә дә тараталар. Бүләк итеп алган кеше аны кулланса, савабы, иншаллаһ, бүләк итеп бирүчегә дә бара.
Фото: http://dumrt.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар