16+

Казанда ял көннәрендә 200дән артык автомобильне штрафстоянкаларга озатканнар

Алар тиешсез урыннарга куелган һәм кар җыюга комачаулаган.

Алар тиешсез урыннарга куелган һәм кар җыюга комачаулаган.

30 гыйнвардан 1 февральгә кадәр Казан урамнарыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып куелган 226 автомобиль эвакуацияләнгән. Хокук бозучылар арасында өч йөк машинасы да булган. Барлык транспорт чаралары штрафстоянкаларга җибәрелгән. Тиешсез урыннарда калдырылган машиналар кар җыю техникасына комачаулый.
Шәһәр хезмәтләре автомобильчеләрне машина кую кагыйдәләрен төгәл үтәргә, юл билгеләренә игътибар итәргә һәм транспорт чараларын вакытында күчерергә чакыра. Бу махсус техникага шәһәр урамнарын кардан тизрәк һәм сыйфатлырак чистартырга мөмкинлек бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, җомгадан Казанда "Буран» планы гамәлдә. Ял көннәрендә кар чистартуда рекордлы санда – 1353 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading